|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2015 Җәмгыять
Гомәр Усманов вафат (ФОТО)КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1982 - 1989) вазыйфасын башкарган Гомәр Усманов 83 нче яшендә вафат булды. 1989 - 1990 елларда ул КПСС ҮК секретаре, 1989 -1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булды. 1966 - 1982 елларда ТАССР Министрлар советы рәисе вазыйфасын башкарды. 1932 елның 16 мартында Чистай шәһәрендә туган. 1966 елда 34 яшендә Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлаган.
Гомәр Усманов җитәкләгән елларда Татарстанда актив рәвештә нефть эшкәртү, автомобиль сәнәгате үсеш алды.
Фото ЦГА ИПД РТ фондыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|