|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2015 Җәмгыять
Вәхшиләрчә үтерелгән 8 яшьлек Василиса Галицынага һәйкәл куелдыМоннан ике ел элек Чаллыда вәхшиләрчә үтерелгән 8 яшьлек Василиса Галицынаның мәете табылган урынга (Сарман белән Зәй районнары чигендәге юл буенда) билгесез булып калырга теләгән игелекле кешеләр кызның портреты һәм уенчыклары сурәтләнгән мәрмәр плитә куйганнар. Василисаны үтерүдә гаепләнгән үзбәк кешесе Фаррух Ташбаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителеп, хәзер Оренбург өлкәсендәге төрмәдә утыра. Халык телендә “Кара дельфин” дип йөртелүче аеруча кырыс режимлы бу төрмәгә эләгүчеләр гел видеокүзәтү астында, биредә утны беркайчан да сүндермиләр, җинаятьчеләрне иртәнге алтыда уяталар һәм кичке унга кадәр аларга ятып тору тыела. Интернет мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, гаебе кирекаккысыз дәлилләр белән исбатлануына карамастан, Фарук Ташбаев җинаятен танымый һәм эшен яңадан карауларын сорап, төрле җирләргә шикаятьләр җибәреп ята икән.
|
Иң күп укылган
|