поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.02.2015 Тарих

72 елдан соң туган авылына “кайтучы” солдат

22 февральдә Татарстанга 1943 елның суык кышында Бөек Ватан сугышы чорында Орлов өлкәсендә һәлак булган кызылармеец Иван Шестериковны алып кайталар. Эзтабар отрядлар сугышчының гәүдәсен узган ел тапты. Ватан өчен гомерен биргән кызылармеец 72 елдан соң туган авылының туфрагында сыену табачак...

Тумышы белән Иван Шестериков Татарстанның Лаеш районы (элеккеге Столбище) Тарлаш авылыннан. 41 яшьлек кызылармеец 1943 елда Орлов өлкәсенең Болхов районы Кукуевка авылы янында барган сугышларда 22 февральдә һәлак була. Аның исеме Татарстанның Хәтер китабында да урын алган. Әмма күмелгән урыны моңа кадәр билгеле түгел иде. 2014 елда 20 июльдән 5 августка кадәр Болхов районында оештырылган чираттагы халыкара “Хәтер вахтасы”нда Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан буенча идарәсенең “Ак Барс” эзләү отряды да катнашкан иде. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырына әверелгән бу җирдә Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчесе Артур Парфенчиков бер сугышчының үлем медальонын тапты. Татарстанның эзтабар отрядларын берләштерүче “Отечество” берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы белгечләре әлеге медальонның кәгазен укырга булышты. Нәтиҗәдә, аның иясе – 356нчы укчы дивизиядән рядовой кызылармеец Иван Гаврилович Шестериков икәнлеге ачыкланды. Туганнары белән сөйләшкәннән соң, сугышчының җәсадын быел туган авылы Тарлаш зиратына аның һәлак булган көнендә – 22 февральдә җирлиячәкләр.
 
 
Татарстанда эзтабарлар отрядлары эшчәнлек алып барганга инде 50 елга якын. Аларның иң өлкәне – Казан дәүләт университетында оешкан “Карлы десант” отряды. 1993 елда аның нигезендә “Отечество” берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы төзелде. Бүгенге көндә ул Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зәй, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Яшел Үзән, Аксубай, Алексеевск, Кукмара, Лаеш, Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Әлки районнарыннан барлыгы 52 эзтабар отрядны һәм клубны берләштерә. Эзтабарлар Новгород, Ленинград, Волгоград, Смоленск, Псков, Ростов, Мурманск өлкәләре, Краснодар крае, Карелия Республикасы һәм Белоруссиягә экспедицияләргә йөри. 1994 елдан “Отечество” берләшмәсе инде 213 экспедициядә катнашып, Совет Армиясенең 8160тан артык сугышчысын табып җирләде, медальоннар, исемле әйберләр һәм архив документлары буенча аларның 1400нең исемнәрен ачыклады. Бөтен мәгълүматлар “Солдат медальоннарындагы исемнәр” китабында тупланып бара. 2005-2014 елларда 6 том дөнья күрде. Аларда 14280 сугышчының исеме мәңгеләштерелде. “Отечество” берләшмәсе Татарстанда Бөек Ватан сугышы елларындагы каберлекләр каталогын да төзеде. Болардан тыш, эзтабарлар сугыш вакытында Татарстан территориясендә һәлакәткә очраган хәрби очкычлар һәм аларның экипажлары турында мәгълүматлар туплау белән дә мәшгуль.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 21.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»