поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.02.2015 Матбугат

Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы 25 еллык юбилеен билгеләде (ФОТО)

Россия төбәкләрендә демократия җилләре исә башлагач, илле еллар чамасы тукталып торган татар басмаларыннан беренчеләрдән булып 1989 елның 30 декабрендә Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасының тәүге саны дөнья күргән иде. Аның артыннан бер-бер артлы башка өлкәләрдә дә – Самарада - “Бердәмлек”, Кировта - “Дуслык”, Оренбургта - “Яңа вакыт”, Төмәндә “Яңарыш” газеталары нәшер ителә башладылар.

Беренче булу бик җиңел түгел, әлбәттә. Тик менә Ульянның “Өмет”е беренчелеген әле беркемгә дә биргәне юк һәм бирергә дә теләми. Газетаның бүген дә элеккеге кебек үк укучылары саны кимеми, гел тотрыклы булып, 6 мең данәдән дә артыграк тәшкил итә.

“Өмет” үзенең 25 яшьлек юбилеен да беренчеләрдән булып билгеләп үтте. Бу көнне өлкә үзәгенең Нариманов урамында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә аның күпсанлы укучылары җыелган иде. Юбилярны тәбрикләргә өлкә җитәкчеләре – губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе Сергей Иванович Морозов үзе һәм законнар чыгару җыелышы рәисе Анатолий Александрович Бакаев килде.
 
Өлкә губернаторы бәйрәм сәхнәсенә чыгып, 25 ел буе “Өмет” газетасын җитәкләүче Исхак Хасибулла улы Хәлимовка үзенең зур рәхмәтен белдергәннән соң, басманың өлкәдә беренчеләрдән булып “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнүе турында шатлыклы хәбәрне җиткерде. Аннан соң ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульян өлкәсе массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре исемнәрен йөртүче баш мөхәрриргә редакциягә яңа заманча компьютер техникасы комплексын сатып алу өчен сертификат тапшырды. “Өмет” журналистлары - җаваплы секретарь булып эшләүче Рузия Хәлимова, Кулаткы районы буенча газетаның үз хәбәрчесе Римма Алькаева губернаторның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 
“Өмет” газетасы менә күп еллар инде өлкә губернаторы һәм хөкүмәте канаты астында автономияле өлкә учреждениесе буларак яши һәм өлкә бюджетыннан финанслана. Әнә быел да, бөтен илдә финанс кризисы күзәтелгәндә, күп урыннарда массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү киметелгәндә, “Өмет” газетасына өлкә бюджетыннан акча 30 процентка күбрәк бүлеп биреләчәк. Баш мөхәррирнең бу турыда әйткән сүзләрен бәйрәмгә килүчеләр көчле кул чабулар белән каршы алдылар.
 
Казаннан килгән җырчыларның берсе Татарстанның халык артисты Равил Харисов рус телендә бөтенебезгә дә – русына да, татарына да, башка милләт халыкларына да яхшы таныш булган композитор Александра Пахмутованың “Надежда” җырын башкарганда халык шулай ук тамаша залын көчле алкышларга күмде. “Өмет” русчага тәрҗемә итсәң, нәкъ “Надежда” дигәнне аңлата да бит инде. Чыннан да, “Өмет” газетасының киләчәге шактый өметле күренә бүген.
 
Юбилей кичәсендә җирле шагыйрә Наҗия Шагаева, композитор Илдар Сәлахетдинов иҗат иткән Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульян өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен йөртүче Әлфия Рамазанова башкаруында “Өмет” газетасы гимны да бик тә урынлы яңгырады.
 
Татарстан башкаласы Казаннан килгән мөхтәрәм кунакларның – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат идарәсе җитәкчесе, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең, “Шәһри Казан” һәм “Без - бергә” газеталарының баш мөхәррире Гөлнара Сабированың тәбрикләүләрен дә Ульян тамашачысы бик җылы каршылады. Гөлназ ханым Исхак әфәндегә Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – "Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен" медален, ә Гөлнара ханым "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 
Ульян өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, баш имам-ахун Илдар хәзрәт Сафиуллинның әле шушы көннәрдә генә Исхак әфәнде Хәлимовка Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең истәлекле медален бирү турында карар кабул ителүе турында хәбәрне ирештерде һәм бу бүләкнең милли бәйрәмнәребезнең берсендә бөтен халык алдында тапшырылачагын белдерде.
 
Ә сәхнәгә күтәрелгән татар эшкуарлары, хәйриячеләре үзләренең яраткан “Өмет” газетасына, аның журналистларына күп зур бүләкләр алып килгәннәр иде. Мәсәлән, Иске Кулаткы районында туып үскән, Саратовның “ГЭКСАР” заводы генераль директоры, шулай ук туган районының башлыгы булып та эшләүче Эдуард Әнвәр улы Ганиев “Өмет”кә саллы акчалата ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, илледән артык мохтаҗларны яраткан газеталарына яздырырга да өлешен чыгарды. Өлкәнең Фәрит Әюпов, Расих Гатауллин кебек танылган эшкуарлары да бу изге гамәлдән читтә калмадылар. 
 
“Өмет”не котлау өчен Ульян өлкәсе татарларының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, районнарның һәм шәһәрләренең алты-җиде җирле автономияләре вәкилләре дә күп җылы сүзләр табып, саллы бүләкләрен тапшырдылар.
 
Без, “Өмет” газетасының дуслары, Самара өлкәсенең “Бердәмлек”, Оренбургның “Яңа вакыт”, ульянлыларның ут күршеләре Татарстан Республикасының Чүпрәле районы газетасының баш мөхәррирләре Рәфгать Әһлиуллин, Фәннүр Гайсаров, Резеда Җамалетдинова да каләмдәшләребезгә яхшы теләкләребезне алып килгән идек, бүләкләребезне дә бирдек.
 
Тәбрикләүләр, котлаулар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан башкарылган җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Яңа Малыклы районының танылган мәдәният хезмәткәрләре – ирле-хатынлы Гакыйль һәм Рәисә Шәкүровлар бүләккә шулай ук матур җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр иде. Гакыйль Шәкүров юбилей кичәсендә үзенең “Өмет”кә багышланган яңа җырын башкарды.
 
Николаев районының педагогия хезмәт ветераны, шагыйрь Мәүлүт Саюков “өмет”леләргә теләкләрен шигъри юллар аша әйтеп бирде. Аның әйткән сүзләре, фикерләре “Өмет”кә югары бәя, киләчәктә тагы да текәрәк үрләр яуларга этәргеч буларак яңгырадылар. Бигрәк тә егерме биш ел буе коллективка җитәкчелек иткән Исхак Хәлимовка карата әйтелгән сүзләр игътибарга лаек, минемчә. 
 
Син капитан, Исхак, рулевой
                       да,
Синең кулда "Өмет" язмышы.
Яшәт үзен, маяк булып 
                    янсын
Халкым күңелендә балкышы.
 
Менә шулай Ульян өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, өлкә һәм җирле хакимиятләр белән берлектә кулга-кул тотынышып, яраткан “Өмет” газеталарына ныклы терәк булып, аны киләчәктә саклап калу өчен зур эшләр, изге гамәлләр башкаралар. Шуңа да “Өмет” газетасының киләчәге бүген өметле күренә дә инде. Безгә, самаралыларга да, ут күршеләребезгә тигезләнергә кирәктер, мөгаен.
 
СҮЗ АХЫРЫНДА: губернатор Сергей Иванович Морозов Ульян өлкәсенең югары бүләген - "Халыклар дуслыгы" медален икенче көнне 1200 кеше сыйдырышлы Ленин мемориалында үткәрелгән зур очрашуда тамашачыларның алкышлары астында "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимовка тапшырды. Моңа кадәр мондый зур бүләкнең өлкәнең бер генә басмасына да бирелгәне булмаган.
 
Югарыдагы фотода Фәридә-Алсу дуэты буенча таныш булган Татарстанның танылган җырчысы Алсу СӨНГАТУЛЛИНА.
 
 
Сергей Иванович МОРОЗОВ Исхак ХӘЛИМОВны тәбрикли.
 
 
Күрше төбәкләрдән килгән мөхәррирләр – (уңнан сулга) Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Фәннүр ГАЙСАРОВ, Резеда ҖАМАЛЕТДИНОВА каләмдәшләрен сәламлиләр.
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 8 | 21.02.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»