|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2015 Җәмгыять
Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гүзәл ханым: Әти эшен дәвам итү – минем бурычБик саллы әсәрләр язып та онытылган язучылар бар. Ник дигәндә, мирасларын киләчәккә җиткерерлек дәвамчылары булмый. Ә Гыйззәтләр нәселенә кагылмый бу. Күренекле драматург Таҗи Гыйззәт эшен улы Казбек Гыйззәт дәвам итә. Хәзер бу эш Таҗи Гыйззәтнең оныгы, филология фәннәре докторы Гүзәл ханым кулына күчкән. Аның максаты – ата-бабаларының мирасын саклап калу. – Гүзәл ханым, күптән түгел матбугатта әтиегез, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Казбек Гыйззәтов турында истәлекләр басылып чыкты. Ялгышмасам, әтиегез дә заманында әтисе – язучы Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр язган. Ул да “Отец, каким я его помню...” дип атала иде. – Әйе, әти дәү әти турында бик күп язды. Шуларның берсен сез телгә алдыгыз да инде. Ул бу китапларга “Әти минем юлымда якты маяк булып яши” дигән эпиграф куя иде. Мин дә, һич икеләнмичә, шул сүзләрне кабатлый алам. Ул миңа тормышта һәр яктан үрнәк булды.
– Быел күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына – 120, әтиегез Казбек Гыйззәтнең тууына 90 ел тула. Россия күләмендә игълан ителгән Әдәбият елында бу олпат шәхесләргә игътибар җитәрлекме? Әлеге истәлекле даталар уңаеннан нәрсәләр эшләнә?
– Мәдәният министрлыгы бу даталарга зур әһәмият бирде. Әле бит быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да. Әти 18 яшьтә Бөек Ватан сугышына алынып, Совет Армиясендә 12 ел хезмәт иткән. Дәү әти каты авырып китеп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гомәр Бәширов СССР хәрби көчләр министрына үтенеч хаты юллагач кына әтине демобилизацияләделәр. Шулай итеп ул дәү әти белән бәхилләшергә өлгерде. Таҗи Гыйззәт, Казбек Гыйззәт халык хәтерендә. Моны күреп, сизеп яшәве рәхәт. Фән даирәсе кешеләре бигрәк тә игътибарлы. Әйтик, академик Рүзәл Йосыпов бик мәгънәле һәм кызык мәкалә язды. Декабрьдә мәдәният һәм сәнгать университетында Гыйззәтов укулары оештырылды. Шушы чара кысаларында Казбек Гыйззәтовка багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әтинең фәнни эшләре төрле яктан өйрәнелгән иде. Аның турында җылы хатирәләрне тыңлавы да күңелгә рәхәтлек бирде.
– Әти миңа һәр яктан үрнәк булды, дип язасыз. Үрнәк ир нинди булырга тиеш?
– Әти турында хатирәләрем, еллар узса да, бала чактагысына тәңгәл килә. Кабинет, язу өстәле, эшләп утырган әти. Ул һәрвакыт эшли иде. Ләкин янына кайчан гына килеп кермә, елмаеп каршы ала, хәлләрне белешә, киңәше белән ярдәм итәргә тырыша иде. Мин беркайчан да: “5 кенә минут көтеп тор, вакытым юк”, – дигәнне ишетмәдем. Бу үземне белә башлаганнан бирле шулай булды, соңгы көннәренәчә әти шундый булып калды. Алтмышынчы елларда ул аспирантурада укыды һәм гаиләбезнең матди хәле авыр булганга “Татария коммунисты” журналына эшкә керде, анда фәлсәфә бүлеген җитәкләде. Ә гаиләдә 9 кеше: әти белән әни, мин һәм сеңлем Гөлназ, әтинең энесе Рубин абый гаиләсе һәм дәү әниебез белән аның сеңлесе Әминә апа. Шушы 9 җаннан әти белән әни генә эшли иде. Мин аның өстенә нинди җаваплылык алуын, аңа ничек читен булуын күз алдына китерәм. Әмма әти сер бирә торган кеше түгел иде. Бар яктан да килгән, матур һәм матурлыкны күрә белә торган кеше булды. Аның Татарстанда беренче эстетика (әти аны нәфасәт дип атады һәм кулланышка кертеп җибәрде) фәннәре докторы булуы да, мөгаен, очраклы түгелдер. Әни һәрвакыт, ул мине иң бәхетле хатын-кыз итте, дип әйтә килде. Алар бик матур яшәделәр. Әти көчле, кабатланмас, батыр, шул ук вакытта нечкә күңелле иде.
– Аны ялганны, коррупцияне сөйми торган туры сүзле кеше дип әйтәсез. Бу сыйфатларны ул балаларында да тәрбияләгәндер.
– Аның холкы безгә дә күчкән. Ул беркайчан да кешеләрне бусы түрә, бусы гади кеше дип бүлмәде. Миңа да бөтен кеше дә бертигез. Ул ялганны күтәрә алмады. Аны ничектер җайларга тырышсалар, сүзне шундук кырт кисә иде. Әмма кеше хәленә керә белде, ярдәмчел булды. Бер генә мисал китерәм, аны ул үзе сөйләгән иде. Әти – офицер, 1953 елда гаиләсе белән Сахалиннан Казанга ялга кайткан. Пароходта Сталин үлеме уңаеннан амнистиягә эләккән тоткыннар баш күтәргән. Иректән башлары әйләнгән тоткыннар белән бер суднода 4 көн үткәр әле?! Ә тоткыннар кызганнан-кыза. Үзләренә куелган конвойны трюмга куып кертә. Алар шуннан чыгарга базмый, экипаж да авызына су капкандай дәшмәүне хуп күрә. Өске палубада хәрбиләрдән бер әти генә була. Ул зекларның үзе белән бик кызыксынуын сизә. Әтием каршына банда башлыгы Николай килеп баса. Ул үзен төрмәгә алып киткәндә өендә бәләкәй кызы калуын әйтә. Аның кызына да минем кебек бер яшь булган икән. Николай баласын бик сагынган, шуңа мине кулына алып кочаклыйсы килә икән. Әти борттан аска карый. Кораб бөтен куәтенә Амурның кара-кучкыл дулкыннарын урталай ярып алга омтыла. Шуннан соң карашын Николайга күчерә: аның пиджагында гаскәр-гаскәр бет йөри. Ләкин ул мине Николайга тоттыра. Банда башлыгының мине кочаклап үпкәндә күзеннән бертуктаусыз яшь ага. Мине әтигә кире тапшырганда: “Син чын егет, Казбек”, – дип әйтә.
– Әти ата-анага мөнәсәбәттә дә миңа үрнәк булды дидегез. Бу нәрсәдә чагыла?
– Ул үз мисалында өлкәннәр фикере белән исәпләшергә өйрәтте. Демобилизациядән соң дәү әти янында аның соңгы көннәренәчә булды. Алар аның киләчәге турында да сөйләшкәннәр. Әти офицер һәм техник фәннәр белгече буларак (ул Ленинград артиллерия училищесын тәмамлаган), техник югары уку йортына керергә теләгән иде. Әмма үлем түшәгендә яткан әтисе янында ике ай тору тормышын кискен үзгәртә. Соңыннан: “Әти гомере буе шөгыльләнгән эшкә мөнәсәбәте булган өлкәне сайларга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, мине гуманитар өлкәгә илткән юл бераз ураурак булды”, – дип язды. Аның әти-әнисенә булган мөнәсәбәте безгә дә тәэсир итми калмады. Әти хезмәт сөючәнлек, гаиләгә тугрылык җәһәтеннән дә үрнәк булды. 1970 нче елларда ул МДУ каршында белем күтәрү институтында укыган. Анда остазы – бөтен илнең махсус факультетлары студентлары укый торган “Оратор осталыгы” дәреслеге авторы – Грант Апресян булды. Әти – өметле укучыларының берсе. Бервакыт Грант Захарович аңа: “Казбек Таҗиевич, сезнең урын МДУда”, – дип әйтә. Ул бу тәкъдим белән үзенә бик зур ышаныч белдерүләрен аңлый, шуңа рәхмәтен җиткерә. Әмма, минем урыным Казанда, чөнки анда әти-әнием кабере, дип әйтә.
– Казбек Гыйззәтнең татар телендәге фәлсәфә дәреслеге Кытайдан килеп укучы, рус телен бөтенләй белми торган татар студентлары өчен бердәнбер уку әсбабы булган.
– Дөрес. Моннан берничә ел элек әтинең югары уку йортлары өчен язылган “Философия” һәм “Нәфасәт” дәреслекләре басылып чыкты. Һәркайсы ике китаптан торган күләмле хезмәт (барлыгы ике меңгә якын бит), һәркайсы – зур һәм мөһим иҗади проблема. Бу эшкә ни өчен алынуы турында ул болай яза: “Дәреслек язарга тотынуга татар теленә үсү өчен мөмкинлекләрне юкка чыгара бару, язуда латиницаны тыюдан күңелдә эчке каршылык этәргеч бирде, дияр идем. Татар теле Татарстанда дәүләт теле статусы алса да, фәннең бөтен өлкәсендә дә милли телдәге дәреслекләребез җитәрлек дип булмый бит. Ә минем үзем хезмәт куйган өлкәдә туплаган тәҗрибәм бар: без Көнбатыш философларын, аларның хезмәтләрен өйрәнәбез, ә үзебезнекеләр гел күләгәдә кала. Философия тарихына, фәнни хезмәтләрдә беренче мәртәбә буларак, татарларны да шул рәткә кертәм. Мәсәлән, Курсави, Мәрҗани, Күлтәси...” Әлеге дәреслекләрне өйрәнгән галим Рүзәл Йосыпов, “мондый зур эшне академик тикшеренү институтлары гына” җиңеп чыга ала, ә аны бер кеше башкарган, дип язган иде. Китапны тәкъдим иткәндә галимнәр, бу – татар халкы алдында кылган батырлык, дип бәяләделәр. Дәреслекләр Министрлар Кабинеты заказы буенча эшләнде. Чөнки татар студентлары без фәлсәфә фәнен үз телебездә укыр идек, дип мөрәҗәгать иткәннәр. Бүген исә Кытай татарлары белән кыенлык килеп чыкты. Татар студенты рус дәреслегеннән файдалана ала әле. Ә менә Кытайдан килгәне – юк. Университетта фәлсәфә фәнен укыткан сеңлем, аларга китапханәдән әтинең дәреслекләрен алырга киңәш итә. Бәхеткә, бу китаплар КФУ китапханәсендә бар булып чыкты. Алар имтиханнарны бик яхшы биреп чыгалар. Шулкадәр аңлаешлы, гади тел белән язылган дип, сеңлемә кат-кат килеп рәхмәтләрен әйтәләр. Әлеге студентларның сеңлемдә укуларында да мин бер мәгънә күрдем. Бу хәлне әтинең фәнни хезмәтләренең яңа сулыш алуы дип бәялим.
– Мин гаилә традицияләрен дәвам итүне үз өстемә алдым дидегез. Конкрет нинди эшләр башкардыгыз?
– Әти гомере буе Таҗи Гыйззәт мирасын өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнде. Бу аның юбилей кичәләрен оештыру, спектакльләрдән соң фикер алышуларда катнашу, әсәрләрен укучыга җиткерү кебек эшләр иде. Әтинең соңгы китабы “Заман һәм кешеләр” дип аталды. Анда ул Таҗи Гыйззәт – кем иде ул, ни өчен аның иҗатын күрмәмешкә салышалар кебек сорауларны күтәрде, иҗатын, тормыш юлын бәян итте. Әти шулай ук сәнгать проблемаларына аерым тукталды. Берничә дистә эшен иҗтимагый проблемаларга багышлады. Әлеге уникаль китапны без үз көчебез белән чыгарган идек, быел аны Татарстан китап нәшрияты кабаттан бастырырга җыена. Чөнки Таҗи Гыйззәтнең дә, Казбек Гыйззәтнең дә юбилей еллары. Өстәвенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әти исә сугыш кичкән офицер. Әти һәр биш ел саен Таҗи Гыйззәтнең юбилеен үткәрүне башлап йөрде. Бу эшне мин дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Гаилә традицияләрен дәвам итү мине татар телен саклап калу проблемаларын өйрәнүгә этәрде. Мин үзем Аграр университетта чит телләр кафедрасын җитәклим. Белемем буенча чит телләр белгече булсам да, тора-бара татар мәдәнияте белән күбрәк кызыксына барам. Соңгы елларда инглиз телендә татар мәдәнияте, теле турында фәнни эшләр яза башладым. Ул Амстердам һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә нәшер ителәчәк монографиядә урын алачак. Анда тугыз автор катнаша. Татар теленең юкка чыгу проблемалары турындагысын мин яздым. Быел Парижның Сорбонна университетында да татар теле фразеологиясе һәм телне саклап калу чаралары турында доклад ясадым.Дөньяның иң алдынгы университетларының берсендә татар телендә чыгыш беренче тапкыр яңгырады. Июньдә Испаниядә оештырылачак фәнни конференциядә дә татар милләте, аның теле турында чыгыш ясаячакмын. Татар теленең “Фразеологик идеографик сүзлеге”н төзи башладым. Аны безнең атаклы галимнәребез Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов бик кирәкле эш дип бәяләгәннәр иде.
– Татар телен ничек саклап калырга? Сез нинди юллар күрәсез?
– Бу җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, махсус зур программа нигезендә эшләнә торган эш. Мин монда безнең татар галимебез Рүзәл Йосыпов фикеренә кушылам: “...мәгълүмат чараларында, әдәбиятта татар халкының, аның тарихының, мәдәниятенең, теленең, традицияләренең күркәмлеген, уңай якларын, казанышларын калку итеп күрсәтеп тору кирәк”, – дигән иде ул. Әтинең дә бер фикерен китерәсем килә: “Ниһаять, тагын бер мәсьәлә. Безнең Казан урамнарыннан үткәндә, үзеңне теләсә нинди чит дәүләт шәһәрендә кебек тоя башлыйсың. Кибетләрнең исемнәрен генә алыйк. Анда “Торис”, “Олгуд”, “Скво”, “Фэймос”... тагын әллә нинди шайтан таягыдай атамалар хөкем сөрә. Без кайда соң? Рио-де-Жанейродамы яисә Детройтта, Калькуттада, Сиднейда яки Нью-Йорктамы? Нишләп безнең Татарстан башкаласында татарча исем белән аталган кибетләр, ашханәләр, рестораннар юк диярлек? Без нәрсә, Мольерның Журдены булып беттекмени инде? Кайда соң безнең милли хисебез, милли горурлыгыбыз?..” Таҗи Гыйззәт теленең образлыгы турында китап язу эшенә дә алындым. Болар барысы да – әти үрнәгендә эшләнә торган эшләр. Әлбәттә, әти турында истәлек китабы да дөнья күрер дип ышанам. Әти үз әтисе турында гомере буе ничек язса, мин үз әтием турында язачакмын. Бу – баланың атасы алдындагы бурычы.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|