|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2015 Җәмгыять
Татарстанда полиция хезмәткәрләренә ыргылган селәүсенне атып үтергәннәрҮткән төндә Зәйнең Иске Зәй бистәсе урамнарында полиция хезмәткәрләре шәхси секторга килеп чыккан селәүсен (рысь) белән көрәште, чөнки бистәдә яшәүчеләрнең йокысын качырган селәүсен полиция хезмәткәрләренә ыргылгач, аны атып үтерергә туры килә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”. 17 февральдә иртәнге 2 сәгать 30 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зәй бүлегеннән полициянең дежур частена Макаров урамындагы йортларның берсенең хуҗаларыннан ишегалларында ерткыч җәнлек булуы турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада чыкса да, аның эзенә тиз генә төшү мөмкин булмый. Яңадан селәүсеннең ишегалларында пәйда булуы турында иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә билгеле була. “Машинадан чыгуга, безне күреп алган селәүсен ыргылып безгә таба килә башлады. Инде иртәнге сәгать бишләр җитү сәбәпле, урамның теге башында эшкә барырга чыккан кешеләр күренә иде, кыргый хайваннан зыян күрү куркынычы булуын истә тотып, мин аңа аттым. Тик селәүсен сикереп куйды да тагын да ырылдап, минем өскә килә башлады, тагын бер тапкыр аткач, куркып биек койма ягына сикерде, әмма яраланып хәле киткән иде, койманы сикереп чыга алмады. Бер-бер артлы тагын ике тапкыр аттым, шуннан соң гына ул егылды”, - дип сөйли оперуполномоченный Алексей Муханов.
Әлеге вакыйганың шаһиты булган Иске Зәй бистәсе участок инспекторы Рамис Минһаҗев та хәлнең шактый кискен булуын әйтә. Ул селәүсенең шул дәрәҗәдә усаллануын, юлында кеше очраса өзгәләп ташлау куркынычы булуын ассызыклый. Ә кыргый җанварның кайдан килеп чыгуы белән кызыксынуга каршы ул: “Селәүсен безнең урманнарында бар. Бу турыда аучылардан еш ишетергә туры килә. Тик моңа кадәр әле аларның торак пунктларга килгәне юк иде. Моның сәбәбен ачыклау бик мөһим”, - ди.
Район баш ветеринария табибы Фоат Исламов әйтүенчә, җанварның шәхси секторга килүе юкка түгел. Аның фикеренчә, селәүсен я котыру чире белән авырый, я ул - ач. Ничек кенә булса да, ветеринарлар селәүсенне Чаллыдагы махсус лабораториягә илтеп тапшыралар. Анда ул тикшерү үтәчәк.
“Селәүсендә котыру чире ачыкланмаса да, ул тулысынча үтилләштереләчәк. Чөнки кыргый хайван чирләмәсә дә, ул әлеге вирусны йөртүче булырга мөмкин. Шуңа күрә аның тиресен дә кулланырга ярамый. Гомумән, соңгы вакытта Иске Зәй территориясендә без ике котырган төлкенең хуҗалыкларга килү очрагын теркәдек. Бистәдәге барлык этләргә дә алдан ук котыру чиренә каршы прививка ясалды”,- дип аңлатма биргән баш ветеринар.
|
Иң күп укылган
|