поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2015 Авыл

Кукмара районы Зур Сәрдек авылында күргәннәребез (ФОТО)

Яратам мин Кукмара ягын. Сәбәбен дә аңлата алмыйм, тик яратам. Хәер, бу урында татарның “Җан тартмаса, кан тарта” әйтеме урынлы булыр, чөнки бабамнар 300 елдан артык элек шушы яклардан хәзерге Башкортостан ягына күчеп киткән, аннан исә кире хәзерге Татарстан территориясенә кайтып утырган.

Татарлык

Безнең авыл гына түгел, бүгенге Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарындагы, Оренбург, Самара өлкәләрендәге, Башкортостанның Бүздәк, Туймазы, Шаран районнарындагы авылларның күпчелеген бүгенге Кукмара төбәгеннән чыккан татарлар нигезләгән. Әйтик, Самараның Камышлы районындагы билгеле Ярмәк авылына нигез салган Ярмәк карт -  Кукмара районының Уразай авылы кешесе. Үзе генә дә берничә авылга нигез салган, Русиянең беренче нефть промышленнигы, дала ягыннан килгән тарханнар нәселе дәвамчысы  старшина Нәдер Уразмәтов - Адай авылы кешесе.
 
Кукмара районына кергәч, керәшен татарлары яши торган зур гына, чиркәүле Чура авылы янәшәсеннән сулга борылдык та Бөр елгасы буе авыллары буенча киттек. Зур Сәрдек авылына керергә исәп. Авылга кергәч, урамда басып торган бер абый янына туктадык. Без сорамадык, ул әйтмәде дигәндәй - исемләшеп тормадык. Пенсионер абзый шактый сүзчән булып чыкты үзе.
 
- Апагыз белән икәү генә торабыз инде, - диде ул,  сөйләшергә кеше очравына шатлануын яшермичә. - Балалар Казанда. Маллар юк диярлек, кәҗә генә асрыйбыз. Заманында мал күп иде. И-и-и, элек авылда ике көтү –Югары очныкы аерым, Түбән очныкы аерым иде. Хәзер көчкә бер көтү җыялар. Октябрьдә  колхоз малларын да бездән алып киттеләр, фермалар ятим калды. Заманында миллионер колхоз иде бит бу. Камил Шакиров вакытында ну эшләде, ну төзеде инде... Әнә, безнең агач клубны гына карагыз сез. 1959 да төзетте бугай ул аны. Ничек яшибез? Соң, пенсия акчасына. Газга-утка түләргә җитә, кала да әле. Барыгыз, бар, әйләнегез авылны.
 
Авылны әйләндек. Халык үз көче белән яшәргә өйрәнгән биредә, хуҗалык юк дип тормыйлар, кем ничек кәсеп итә, йортлары төзек, нык. Хәер, бу якларда төзек булмаган  татар авыллары авыллары юк бугай ул.
 
Ферма тирәсенә барып җиткәч, исебез китте: төп-төзек мал абзарлары биналары  бар да буш... Казан-Кукмара арасында гына да болардан нык кайтыш биналарда маллар асрап яталар, ә монда?! Бүген бер иш Сәрдек халкы Киров өлкәсенең Смәил авылына барып эшләп йөри ди...
 
Фермалардан ерак түгел элекке колхоз, дөресрәге,  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе. Анысының бер ягы янган. Авылда документларны юк итү өчен махсус ут төрткәннәр дигән сүз дә йөри. Утны төнлә урамда йөрүче яшьләр күреп чаң суккан, имеш. Тик шул документлар сакланган ягы янып өлгергән диләр. Коймалары сынган, кар каплаган элекке “Игенче” колхозы идарәсе бик мескен тоелды, авыр хисләр белән кире авылга кереп киттек.
 
Зур Сәрдектә кибетләр күп. Сигезне санадык бугай. Исемнәре дә чат татарча: “Хыял”, “Бәхетле”... Кара-каршы ике даруханә эшли. Зур Сәрдектә  авылның тормышын яктырткан тагын бер нәрсә күрдек: ул да булса авыл үзәгендәге бер йорт коймасына ябыштырылган белдерүләр.  Әлеге белдерүләрнең саф татарча язылган булуын күргәч,  татар телен, әллә нәрсә булса да, шушы яклар саклап калачак икән, дигән уй туды.  Белдерүләрне җентекләп укып без шуларны белдек:  Ибраһимов Рамазан бодай көрпәсе сата икән. Күрәсең, икмәге булгандыр да үзе тарттырып сатадыр. Димәк, колхозда маллар булмаса да, кеше эшли, җаен табарга тырыша. Белдерү элгән икән, димәк, алучы булачагына ышана Рамазан Ибраһимов. Г.Фарил хуҗалыгында санлап үгез ите сатылу да күңелле күренеш. Үзебездә җитештерелгән ит теге чит илдән керткән ГМОлы мал ите түгел инде ул. Чукынышып бетсеннәр санкцияләре белән - бездә үгез ите санлап (ботлап) сатыла әле. Ач калмабыз. Шушында ук Ринат чистартылган казлар сатуы турында язып элгән. Ә менә Гарипов Фәнис хуҗалыгында “сыйланган” (?!) үгез һәм тай итләре сатыла! “Сыйланган” - тәмле ашаткан дигән сүзме икән?  Чираттагы белдерү безгә Зур Сәрдектә очсыздан  яхшы хәлдәге автомат кер юу машиналы сатылу һәм аларны ремонтлау турында хәбәр итә. Тагын бер белдерүдә Айдар исемле әфәнденең кибеттән калган кара һәм ак ипиләрне сатуы язылган. Китереп бирү шарты белән бер килосын 12 тәңкәгә генә. Ипи кадере шулай була ул. Эзләнсәң, мондый татарча белдерүләр шактый ябыштырылган икән Сәрдектә. Тик ятмый авыл халкы.Урамда очраган берничә кешедән авылда итек басучылар бармы дип сораган идек, андыйларның, нигездә, Җуҗида һәм Куакада булуын, монда берничә кешенең генә әлеге борынгы кәсеп белән шөгыльләнүен әйттеләр.
 
Зур Сәрдек уртасында “Бәхетле” кибетенә кердек. Матур гына кибет. Ашарга да, эчәргә дә җитәрлек,  кем әйтмешли. Киштәдә 1450 сумлык виски тора. “Алалармы?” - дип сорыйм кибетче кыздан. “Алалар”, - дип җавап бирде ул тыйнак кына...
 
Авыл уртасында, зират янында хоккей мәйданчыгы. Ныклап корылган, төннәрен яктыртыла торган чын шугалак.  Бозы да ялтырый, буш тормаганы күренә. Аның коймасына да татарчалап: “Яшьләр хоккей лигасы. Харламов кубогы “Барс” өчен җан атабыз” дип язып куелган. Тагын бер сөендек: татар теленең киләчәген бу юлы да милләт дип зар елап, үз балаларын татарча өйрәтмәгән “татар интиллигентлары” түгел, ә шул татарча көрпә, каз, ит, автомат кер юу машинасы сатучы абзыйлар белән хоккей уйнаучы,  “Барс” өчен җан атучы егетләр саклаячак, минемчә.
 
Эшләгәнгә эш бар ул
 
Авыл кешесе турында ни генә әйтмик, ул барыбер авырлыктан чыгу юлын таба, һәрнәрсәгә үзенчә җайлаша белә. Элеккеге тимерче Ринат Шәйхетдиновны гына алыйк. Колхоз таркалганчы, тимерчелектә эшләгән.  Эше булса, бүген  дә тимерче булып барыр идем, ди.
 
Тик Ринат эш көтеп ятып, югалып калмаган: үз ишегалдында тимер-томыр эшләре белән шөгыльләнү өчен остаханә  ачкан. Тырма, сукаларны ремонтлый, радиаторлар ямый, башка вак-төяк әйберләрне эретеп-ябыштыра ул остаханәсендә. Бу эшләр белән, гадәттә, яз-җәй айларында шөгыльләнсә,  кышка тагын бер эше бар аның. Хатыны Зилә белән, кышын маллар суйган чорда, ит ыслыйлар.
 
Ринатның сөйләвенә караганда, бу эш бер дә уйламаганда килеп чыга.
 
- Ит бик майлы булганда, аны ашап булмый. Берсендә  итебез майлы булып чыккач, хатын белән уйлаштык та аны ыслап карадык. Күршеләрне дә сыйладык. Алар да ошатты, шуннан безнең ит ыславыбызны авылда да белеп алдылар. Авылдашлар, күрше тирә-авыллардан, акрынлап башка районнардан да килә башладылар.
 
Ит ыслауның үз хикмәтләре бар икән. Ысларга дип китерелгән итне Ринат иң элек чаба, ит кисәкләре якынча уч төбе хәтле булырга тиеш, ди ул. Аннары итне махсус тозлыкта тота. Тозлык ясау өчен суга сарымсак, борыч, тәмләткечләр сала. Тәмләткечнең дә теләсә кайсысы түгел, үләнлерәге кирәк икән.
 
- Дәфнә яфрагы белән укроп салмыйбыз, алар итнең тәмен ала. Итне тозлыкта ун-унике тәүлек тотабыз. Аны салкынча урында тотарга кирәк. Җәй көне инде подвалга куябыз. Тозлыктан алып, һәр ит кисәген бәйләп, элеп куябыз. Үзем ясаган махсус мичтә унике-унөч сәгать ысланып тора. Мичтә берьюлы егерме килограмм ит ыслана. Башта иткә төтен исен сеңдерәм, аннары аннары пешерәм, - дип сөйләде хуҗа.
 
Яңа ел алдыннан Шәйхетдиновларның эше аеруча кызу барган. Бәйрәмгә дип күпләр каз алып килә икән. Берәү хәтта унбиш каз түшкәсе алып килгән. Туйга, никах мәҗлесләренә дә каз ыслата халык. Теләгән кешегә каз белән үрдәккә кара җимеш, алма да тутырып ыслыйлар. Сыер, тана итен килограммлап та, боты белән дә күтәреп киләләр, ди гаилә башлыгы. Без килгәндә Ринат заказга китерелгән куян итен ыслаган иде. Бәясенә килгәндә, бер килограммына алтмыш сум сорый ул. Ыслау өчен иң җайлысы ат ите,  ул бик тәмле дә килеп чыга ди.
 
Итне ыслау өчен пычкы чүбе төтене яхшы. Анысын да Ринат үзе әзерли. Усак, каен утыны файдаланыла, миләш, шомырт, алмагач утыны да куллансаң, ит тәмле һәм хуш исле була икән. Ылыслы агачныкы ярамый, чөнки аның сагызы итнең тәмен дә югалта. Пычкы чүбен Ринат чүмечкә сала, аны ике сәгать саен өстәп тора. Төтен әкрен генә күтәрелеп, элеп куелган итне пешерә. Итнең мае эреп ут өстенә таммасын өчен, махсус тимер савыт та куелган. Ысланганнан соң, ун килограмм майлы итнең ике килограммы югала ди.
Киләчәктә Ринат тагын бер мич ясап, анда балык ысларга хыяллана.  
 
Ринатның әнисе Фәйрүзә апа да тик тормый. Шәлләр, күлмәкләр, кофталар, береткалар бәйли. Аның да заказы күп икән. Без килгәндә коңгырт төстәге бик матур күлмәген бәйләп бетереп утыра иде ул. Өйнең бер почмагында сарык җебеннән бәйләнгән ак төстәге йон оекларны юып киптерергә элгәннәр.
 
Эшлегә көн җитми дип менә шундый булган кешеләр турында әйтәләрдер инде ул.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8

Илфак ШИҺАПОВ, Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»