|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2015 Медицина
15 ел эчендә 9 мең сабыйга туарга ярдәм иткән Айрат Шәмсетдинов бүген үзе ярдәм көтәРеспублика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендәге бала тудыру бүлегендә эшләүче акушер-гинеколог Айрат Шәмсетдиновка ярдәм кирәк. Ул – 15 ел эчендә 9 меңнән артык сабыйга дөньяга аваз салырга булышкан кеше. Айрат 2009 елда, тән тиресендә үзгәрешләр күреп, табибларга мөрәҗәгать итә. Әмма анализлар нәтиҗәсе сөендерми – тире меланомасы, ягъни яман чир дигән диагноз куялар. Ул бу турыда кешегә сиздерми, элеккечә яшәвен, эшләвен дәвам итә. “Мин төшенкелеккә бирелеп утыра торган кеше түгел. Гомеремдә авыруым өчен кайгырганым юк. Әле бит балаларымны аякка бастырасым бар. Алай гынамы, тагын бик күп сабыйларга дөньяга килергә булышырга кирәк бит”, – ди ул.
Мондый диагноз куелган кеше озак яшәми дисәләр дә, Айрат Фаил улы аның киресен раслый. Менә 6 елдан артык әлеге чир белән көрәшеп, моңа кадәр аның турында кешегә дә сиздермичә яши ул. Россия табиблары да, чит илнекеләр дә ярдәм итеп караган. Ул бик күп операцияләр кичерә, тик яман чирне туктатып булмый.
“Бу хакта кешеләргә сиздерәсем, башкаларны борчыйсым килмәгән иде. Әмма дарулар кыйммәтләнгәнгә, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым”,– ди ул. Авыруны дәвалау өчен дакарбазин дигән дару тәкъдим иткәннәр. Әлегә табиб шушы дару белән яши. Тик аның тәэсире көннән-көн кими бара икән. Алман табиблары Айратка кейтруда дигән препарат тәкъдим итәләр икән. Әлеге даруны өч атнага бер тапкыр кулланырга кирәк икән. Ә ул бик кыйммәт – 957 мең 600 сум. Бу бит бер айга гына. Елына 12 миллион сумга якын акча кирәк дигән сүз бит бу. Табибның гаиләсе, туганнары, дуслары моны үзләре генә күтәрә алмый. Ярдәмгә 15 ел дәвамында Айрат Шәмсетдиновта бала табучы хатыннар алынган. “ВКонтакте” социаль челтәрендә аларның уй-кичерешләрен укып белергә була. Аларга Айрат Фаил улы җавап та язган: “Сезнең изге теләкләрегезне укып, сабыйларыгызның фотосурәтләренә карап, яшәргә көч алам. Мондый теләкләр булганда, мин яшәргә тиеш. Авырыйм дип булмый, мин яраткан эшемне ташлый алмыйм. Барыгызга да рәхмәт, тагын очрашырга язсын!” Әлеге табибта бала тапкан Габидә Шаһиева менә мондый сүзләр язып калдырган:
“Айрат Фаилевич! Сез бит 11 ел элек баламны иң беренче үз кулыгызга алган КЕШЕ. Шушы елларда без сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләп яшәгән идек бит. Нишлисең, тормыш сынаулар белән бара шул. Сез бу сынауларны җиңәрсез, Аллаһ ярдәм итәр.Безнең ярдәмнең игелеген күрергә насыйп булсын дип теләп калабыз!” Айрат Шәмсетдиновның язмышына битараф калмаучылар газета укучылар арасында да табылыр. Андыйлар өчен исәп-хисап счетлары:
+7(987)227-85-05. МТС
+7(917)269-72-73. МТС
+7(906)322-83-35. Билайн
Карта Сбербанка
6761 9600 0355 7064 59
Карта Энергобанка
5398 5085 2157 3122
Карта Татфондбанка
4232 1730 0264 5106
Карта Спуртбанка
4197 8150 1105 8738
Карта Связнойбанк
5203 3907 0599 9992
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|