поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2015 Шоу-бизнес

“Җырчы була алмыйсың, авылга кайтып, урман кис” дип Вадим Захаровны укудан куганнар

Вадим Захаровның татар эстрадасында үз юлы бар. Яшьләр аны ритмик җырлары өчен үз итсә, өлкән буыннар аның моңына шакката. Ә мин исә эчкерсезлегенә таң калдым.

– Вадим, әнә, Рифат Зарипов: “Мин сәхнәдә күренмим дә”, – дип сөйләнергә ярата. Синең ул яктан бәхетең бар! Чыгып бассаң, сәхнәләр тулыланып китә. Бу буй-сыныңны җырчы булыр өчен махсус үстердеңме? Артистлыкка юллар кайдан башланды?

– Кечкенәдән мондый (гәүдә торышына күрсәтә – Авт.) түгел идем мин, соңгы елларда гына... Мәктәптә укыганда ук җырлап йөрдем. “Тәңкәләр” керәшен-фольклор ансамбле солисты идем. Конкурсларда катнаштым. Җыр-моңга сәләт –  әти-әнидән. Сәхнәгә чыкмасалар да әти баянда уйный, әни бик матур итеп җырлый. Бабай 5 яшьтә гармун алып биргән иде, шунда үзлегемнән уйнап-җырларга өйрәндем. И-и, бабай сөенде инде! “Колагыңа аю басмаган икән, улым”, – диде. Мин әле байтак вакыт “Кемнең колагына аю баскан икән”, – дип, күргән бер кешенең колагына үрелеп карый идем. Күп җырчылар: “Без Илһам абыйны, Әлфия апаны тыңлап үстек”, – диләр. Ә мин Салават абыйны тыңлап үстем. Без – Салават буыны.
 
– Колагыңа аю басмагач, музыкаль белем алу нияте белән янгансыңдыр инде?
 
– Әйе, музыка училищесында укыдым. Ике ел. Кызганычка каршы, укып бетерә алмадым. Анда мине: “Җырчы була алмыйсың, авылга кайтып, әтиең белән урман кис”, – дип чыгарып җибәрделәр. Гаеп миндә дә бар инде. Ике ел беренче курста укыдым. Вокалдан имтихан куймадылар миңа. Тагын бер ел укыдым, анда да куймагач, чыгып китүдән башка чарам калмады. Мин бит инде артистны кулына микрофон тотып,  сәхнәдә басып җырлап торуына ияләшкән. Училищега килеп кергәч, бер бүлмәдә опера җырлыйлар, икенчесендә гармун уйныйлар, башка бүлмәләрдә тагын әллә ниләр. Шуларны ишеткәч: “Кайда килеп эләктем? –  минәйтәм. Укудан азат ителгәч тә артык көенмәдем бугай. Күрше авылдан гаилә дустыбыз Сәвия апа мине җитәкләп диярлек Мәдәният һәм сәнгать университетына алып килде.  Бәхетемә, Венера Ганиева классына тыңлану мөмкинлеге насыйп булды. 2010 елда университетны тәмамладым.
 
– Бик үзенчәлекле син, Вадим. Җырчылар арасында тормыш иптәшен радиодан тапкан кеше дә син үзең генә бугай?
 
– Кем белгән? Шулай язылган инде. Бервакыт концерттан кайтып барганда радиодан танышу смслары укыдылар. “Керәшен егетләре, языгыз”, – дигәне колакны ярып керде. Бераз шаярып алу максатыннан гына номерын җыеп, шалтыраттым. Мин – колхозчы, тракторда йөрим, фермада да хезмәт куям, тирес чыгарам, минәйтәм. Бу кыз Казанныкы булып чыкты. Әмма ни хикмәт, минем белән сөйләшүгә нокта куярга ашыкмады. Шулай сөйләшеп киттек, очрашырга сүз куештык. Мин Казанны белмим, минем анда Вадим Захаров дигән дустым бар, ул каршы ала дидем. Ярар, – ди бу, – мин сиңа аннары нинди автобус белән безгә кадәр киләсен аңлатырмын, – ди. Очрашасы көнне “Мин килдем”, – дип шалтыраттым. Ярты сәгать узгач кабат: “Мин автобуста йоклап киткәнмен. Төштем. Монда ниндидер зур мәчет, каршында “Цирк” дигән. Мин адаштым, дим. Шуннан соң ике атна аралашмый тордык. Уен белән башланган, уен белән бетсен, минәйтәм. Әмма күңелемә шул кызның җитмәвен аңладым. Кабат аралаша башладык. Күрешеп сөйләштек, аңлаштык, әзрәк үпкәләүләр дә булды инде анда. Шулай итеп, 1,5 ел йөргәч, өйләнештек. Ульяна исемле кыз үстерәбез.
 
– Начар гадәтләрең бармы?
 
– Начар гадәт бөтен кешедә бардыр инде ул. Минем начар гадәтем – тәмәке тартам. Ул начар гадәтме, гадәти хәлме, белмим. Артистларның күбесе тарта инде.
 
– Хыял канатында очасыңмы?
 
– Хыялланырга яратам. Шулай да, максат куеп, шуңа ирешү юллары яхшырак.
 
– Соңгы елларда тазарып киттең. Хатын әйбәт ашатамы, әллә тормыш җиңелме?
 
– Соңгы елларда дип, студент вакытта гына ябык идем мин. Тормыштан зарланырга яратабыз инде. Эшләмәсәң, чапмасаң, кемгә кем китереп бирә? Хатын тәмле ашатамы дип? Үземә дә пешереп ашарга туры килгәли әле...
 
– Кайда яшисең?
 
– Әби йортка кертте. Аның фатирында яшим.
 
– Бала тәрбияләүгә өлешең керәме?
 
– Артык мактана алмыйм. Ларисага рәхмәт инде! Кирәк чакта тәрбияче дә була, табиб та.
 
– Акча тота беләсеңме, Вадим?
 
– Күләменә карап. Кайвакытта гастрольгә чыгып киткәндә Ларисага әйтәм: “Менә, сиңа 150  сум акча, ни в чем себе не отказывай!” –  дим.
 
– Эстрадада җырчылар буа буарлык, үзеңнең урыныңны таптым дип уйлыйсыңмы?
 
– Эстраданың киләчәге белән белмим ни булыр? Үземнең юнәлешем, юлым бардыр дип уйлыйм инде.
 
– Янаганнары бармы?
 
– Янау дигәннән, бер вакыйга искә төште. Бервакыт әти машинасында төнлә Сабантуйдан кайтып барам шулай. Ике “Волга” машинасы туктатты да машинаны “дубинка”лар белән җимерделәр. 2010 елда бу хәл. Өйләнергә бер ай калган иде. Нәрсәгә икәнен белмим. Соңыннан ул егетләрне эзләп тапкач, “Машинаңны бутадык”, – диделәр. Белмим. Андый кеше бит инде машинаны җимерә дә тизрәк таю ягын карый. Болар мине “Корстон”га кадәр куып бардылар. Юлда йөргәндә менә шундыйрак хәлләр дә була икән. Ходай саклаган инде үземне. Ул мизгелдә үземне кинода кебек хис иттем.
 
– Хәзер юлга чыгарга курыкмыйсыңмы?
 
– Аллага тапшырып чыгам инде. Күңелдә барыбер курку хисе бар, юк түгел.
 
– Вадим, җырчылар хәзер Хәйрия концертларында, мәчет ачылу тантаналарында да катнаша. Сине чакыралармы андый җиргә?
 
– Ике-өч ел элек кайсыдыр бер мәгълүмат чарасында болай дип язганнар иде минем турында: “Мәчет төзү өчен оештырылган Хәйрия концертында җырчы, керәшен егете Вадим Захаров та катнашты. Акча күп кергәч, ул теләк теләп: “И, Ходаем, шушы концерттан кергән акча мәчет файдасына булсын дигән дә чын күңеленнән чукынып куйган”, – дип. Мәчет белән бәйле хатирәләр күп минем. Бервакыт Самара өлкәсенең Камышлы районында бер мәчеткә 250 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәгә чакырдылар. Инде җырларга минем чират җитте дигәндә утлар бетеп, аппаратура сүнде. Көйләгәч, тагын чыгыйм гына дигән идем, мулланың азан әйтү сәгате җиткән. Белмим, бәлки, очраклылык кынадыр бу. Әллә Ходай керәшен егете мәчет янында җырларга тиеш түгел дигән нәтиҗә чыгарды микән?
 
– Вадим, тиздән Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга җыенасың. Быелгы концертның үзенчәлеге нидә?
 
– Һәр концертны намус белән, чын сәнгать дәрәҗәсендә эшләргә тырышам. Аллага шөкер, фонограммага җырлаганым юк. Фольклор ансамбльләре булачак. Башкортстанда яшәүче бик күп иҗатташ дусларымның чыгышы да көтелә

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»