поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.04.2009 Җәмгыять

ЗӘҺӘР ЕЛАН БЕЗНЕҢ ЭЧЕБЕЗДӘ...

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә илдә 20 миллион кеше аяк терәп эчә. Татарстанның наркология диспансерында "алкоголизм" диагнозы белән 40 меңләп кеше исәптә тора. Чынбарлыктагы картинаны тулы рәвештә күзаллау әлеге саннарны бишкә тапкырларга кирәк. Ялган аракы эчеп, токсин матдәләр белән агуланып вафат булучылар саны да елдан ел арта бара. Узган ел гына да илдә 300 мең кеше якты дөнья белән хушлашкан. Шушы араларда Русия Дәүләт Думасы спиртлы эчемлекләрне 18 яшьтән түгел, ә 21 яшьтән узганнарда гына сату турында закон проектын укылышка куярга планлаштыра. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында эчеп йөрүчеләргә карата штраф күләме дә 5 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Хәзер ул 300 сумнан алып 500 сумга кадәр.

Ике авыл арасы...

 

Башкортстан республикасының Октябрь районы. Районның Московка авылы  Татарстан территориясе чигендә урнашкан. Бормаланып агучы Ык елгасының икенче як ярында Ютазы районының Әпсәләм авылы. Республикаларда вакыт аермасының уңай яклары санап бетергесез: якын-тирә башкорт авылларында кичтән барлык кибетләр, сату нокталары ябылып беткәч, Московка ир-атлары аракыга Әпсәләмгә бара.

 

"Бездә бөтен авыл халкы диярлек эчә, – дип сөйләп китте Габдулла абзый. – Күпме кеше кырылды инде. Берәү, әнә, машина йозакларын җебетү өчен кулланыла торган "Максимка" эчеп "ычкынды".  Хатын-кызлар да ирләрдән калышмый хәзер. Түбән очтагы Гөлчирә әби тугызынчы дистәсен тутырып килә. Гомере буе эчте. Килене дә эчә. Пенсиясен алу белән эчеп бетерә дә, авыл буйлап бурычка акча яки "бер чәркә" салып бирүләрен теләнеп йөри.

 

Шәһәрнең бандит риэлторлары авылга алкашларны китереп тутырды. Ялгызы гына яшәүче эчкечеләрне каладагы фатирларыннан чыгаралар да, авыллардагы буш өйләрне сатып алып, шунда "китереп ташлыйлар". Тегеләренә кайда эчсәләр дә барыбер. Ә безгә барыбер түгел. Авыл халкын юлдан яздыра бит алар. Өстәвенә, ир-егетләргә эш юк. Кем ничек булдыра, шулай тарта тормыш дилбегәсен".

 

Сүзгә авыл сәрхүше Хатип кушыла: "Бүгенге көндә кешенең мораль йөзе – җәмгыяви мәсьәлә түгел, ә фәкать шәхси эш, – ди ул тәмәкедән саргайган бармагын югарыга төбәп. –  Икенче төрле әйткәндә, ничек телим – шулай яшим! Советлар заманында да болай эчмәдек. Хәзер исә, дәүләтнең халык аңына тәэсир рычаглары юк. Көмешкә кайнатучыларны да, ясалма аракы сатучыларны да җитди җавапка тарту юк. Телевизор экранына күз салсаң, бөтен ил эчә дигән уй туа: артистлар да, "ментлар" да, яңа татарлар да, сәясәтчеләр дә, бандитлар да чәркә күтәргән".

 

Сәрхүшнең фәлсәфи монологыннан һушымны җуя язганымны күреп, шешәдәше Габдулла абзый мине тынычландырырга ашыкты: "Син,  кызым, Хатипнең тышкы кыяфәтенә карама, ул безнең ике югары уку йорты тәмамлаган гыйлемле кеше. Гаилә тормышы җайланмады аның, ике хатыны да ташлап чыгып китте. Хәзер балалы бер марҗа белән яши..."

 

Ата – улны, ана – кызны белми...

 

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 7 айныткыч эшли, шуларның һәрберсендә тәүлеккә уртача 20 кеше, шул исәптән, хатын-кызлар да кунып чыга. Казанда эчкече хатын-кызларның уртача яше – 25-30.

 

Узган ел исерек килеш җинаять кылган өчен илдә 400 мең кеше хөкемгә тартылган. Бу – барлык хокук бозуларның 37 проценты.

 

Эчкечелек аркасында илдә меңләгән гаиләләр җимерелә, йөз меңләгән хатын-кызлар сәрхүш ирләре тарафыннан тукмалып, кимсетелеп яши, күпме нарасыйлар ятим калып, балалар йортларында интегә. Ир-ат эчсә әле бер хәл, хатын-кыз иренең шешәдәшенә әверелсә йортта икеләтә фаҗига.

 

Казан шәһәренең Идел буе районы. Эчке эшләр бүлеге участок инспекторы Айрат Кыямов хокук саклау органнарында исәптә торган эчкече гаиләләрне тикшерү максатыннан чираттагы рейдын үткәрә. Газ урамында урнашкан биш катлы йорт фатирына үтәбез. Ачык ишек бусагасын атлап керү белән борынга көмешкә, әбрәкәй һәм башка әшәке исләр катыш һава килеп бәрелә. Тагын бер мизгелдән, әлеге торакта (шулай дип атарга яраса) озак еллар антисанитария шартлары хакимлек иткәнлеген аңлап аласың. Бүлмә түренә урамдагы чүп савытларында казынып табылган ярым-ватык савыт-сабалар, иске-москы кием-салымнар һәм башка вак-төяк чүп-чар өелгән. Фатир хуҗаларын эзләп табу нияте белән кухняга үткәндә, юлны тараканнар армиясе бүлә. Әлеге чирканыч җан ияләре ишек борысларында, газ плитәсендә, өстәлдәге пычрак стаканнарда, фатир буенча аунаган аракы шешәләрендә дә күренеп китәләр. "Бу йортта – 65 яшьлек пенсионер хатын, аның 35 һәм 31 яшьлек ике улы яши, – ди Айрат Кыямов, өстәл астында  йоклап ятучы исерек иргә ишарәләп. – Әлеге гаиләнең бердәнбер кереме –  инвалид ананың пенсиясе тулысынча аракыга китә. Аналы-уллы эчәләр. Күп вакытта ашарларына каткан ипи сыныклары да юк".

 

Тәнем түгел, җаным җәл...

 

"Мин яхшы сыйфатлы, кыйммәтле аракы гына эчәм димәк, үз куркынычсызлыгым турында кайгыртам", – дип күпләрнең акланганын ишеткәнем бар. Әмма, сыйфатлы хәмердә дә агулы матдә – этанол бар. Бер утыруда 400 грамм сыйфатлы спирт эчү күпләр өчен "аяк сузу" белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да, чит илләрдә кеше организмы өчен куркынычсыз дип исәпләнгән микъдарлар кабул ителгән. Америка һәм Англиядә ирләргә тәүлеккә – 24, ә хатын-кызларга 16 грамм чиста спирт эчәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исә, 30 грамм спирт куллануны мөмкин дип таба. Хәер,  әлеге мәгълүматның, ни кызганыч, русиялеләргә бернинди катнашы да юк. Бездә аракыны граммлап түгел – литрлап чөмерәләр. Участок милиционеры белән бер "культурный" сәрхүшнең фатирына кергәч, 87 аракы, шәраб, сыра шешәләре санадым. "Боларның барысын да сез үзегез генә эчтегезме?" дигән соравыма урыс абзые  телен көчкә әйләндереп: "Тотсыннар учлап калганнар!" – дип җавап бирде.

 

"Безнең үзәктә рухи тернәкләндерүгә нигезләнгән "12 адым" программасы буенча гына да елына берничә йөз кеше дәвалана. Шактые – аракы белән мавыгудан тыш, әфьюн, токсин матдәләр кулланучы катнаш авырулар, – ди Казанның "Преодоление" медицина-социаль реабилитация үзәгенең бүлек җитәкчесе Ирина Хәмидуллина. Арада 17 яшьлек алкоголиклар да бар. Эчкечелек – социаль, рухи проблема, аны медицина гына җиңә алмый".

 

"Рухны дәвалау, җанны пакъландыруның бердәнбер ышанычлы ысулы –  дингә тартылу. Иманга килеп, чын күңел белән Аллаһы Тәгаләгә табынучыларны әлеге бәла, һичшиксез, читләтеп үтә", – ди "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

 

Биектау районы Константиновка авылы. Үз йорты белән яшәүче Сәлим абзыйның хуҗалыгына үтәбез. Кирпич белән тышлатып салынган йортның ишек алдында төзелеш  бара. "Иске өй алдын сүтеп, таштан зур веранда корырга булдым", – дип аңлата хуҗа. Мин хәзер пенсиядә инде. Яшь чакта тормышның асылын тоеп, тәмен татып яши белмәдем. Менә шушы чәнти бармак кына кеше итте мине, – дип хуҗа миңа дүрт бармаклы сул кулын күрсәтә.  – Чәнти бармакны 48 яшемдә балта белән чабып ташладым. Үзем чаптым. Исерек баштан түгел. Киресенчә, эчүдән гарык булганлыктан. Үз-үземне "кодировать" иттем дисәң дә була. 16 ел дәвамында бертуктамый диярлек эчтем мин ул "зәһәр елан агуын". Тәнне генә түгел, җанны да томалый ул. Һөнәрем буенча төзүче мин. Яшьрәк чакта әһәмият бирелмәгән, эштән арып кайткан саен кичке аш алдыннан йөз грамм салып куя идем. Эчә белеп эчәм, имеш. Тора-бара гадәт чиргә әверелә диләр. Шешә гаиләне дә, туган-тумачаларны да алыштырды. "Белая горячка"га кадәр барып җиткән вакытлар булды. Эштән кудылар, балалар алдында абруем бетте, хатын түзмичә аерылып китте, дөрес, аларга кул күтәргәнем булмады. Бармакны чапкан көннән алып, авызга бер тамчы да капканым юк. Эчкән кешеләрне дә өнәмим. Гаиләм алдында тезләнеп гафу үтендем. Улларыбызның икесе дә, Аллага шөкер, тәртипле булып үстеләр. Эчкечелек – зәһәр елан. Ул гасырлар дәвамында безнең эчебездә утыра. Бөтен ил белән көрәшеп тә чыгара алмадык бит без аны..."

 

Илгә "аек башлар" кирәк...

 

Михаил Горбачевның биш ел дәвамында – 1985 елдан алып 1990 елга кадәр СССРда аек тормыш өчен көрәшүен күпләр әле дә яхшы хәтерлидер.

 

"Дәүләт эшлеклеләре трибуналар артыннан эчкечелеккә каршы бармак янап нотык сөйли, ә мөнбәрләрдән төшкәч, "тыелган ләззәткә" бирелә. "Алкогольсез кичәләргә" чәй термосына көмешкә, кефирга спирт кушып алып керә идек", – дип сөйләгәне бар үсмерлек еллары шул дәвергә туры килгән танышларымның берсе.

 

Спиртлы эчемлекләр җитештерүне киметүдән ил бюджеты 40 миллиард сумлык табыш югалткан. Аның каравы, җинаятьләр саны, эчкечелек, алкоголь психозы очраклары бермә-бер кимегән, психиатрия сырхауханәләренә, наркология бүлекләренә кабул ителүчеләр саны азайган. 1986-87 еллар эчендә генә дә, соңгы 46 ел белән чагыштырганда, 600 мең бала артыграк туган. Эшкә сәләтле яшьтәге ир-атларның үлеме 37 процентка түбәнәйгән.

 

Рәсми мәгълүматларга нигезләнгәндә, бүгенге көндә илдә аена 10 миллион декалитр күләмендә спиртлы эчемлекләр җитештерелә. Җан башына 25 литр чиста алкоголь туры килә. Бу – хәвефле саннар. Әлеге кырыс чынбарлык артында халыкның деградацияләнүе, милләтнең үз-үзен югалтуы тора. Чөнки, алмашка килүче яшь буынның шактый өлеше авыру, акыл ягыннан зәгыйфь, эшкә һәм яшәүгә сәләтсез булып туарга мөмкин.

 

Бүген дөньяда химик һәм биологик коралларга каршы көрәш бара. Сүз, тимер цистерна һәм баллоннарга урнаштырылган, герметик ябылган көчле агулы матдәләр турында бара. Шешәләргә агызылган, кибет киштәләрендә тезелеп торучы сыекча – шулай ук агу. Һәм ул кешелек җәмгыятенә әкренләп, Дарвин әйтмешли, сугыш, ачлык һәм чума авыруы –  барысы бергә китергән зарардан да көчлерәк зыян сала.


Камилә ӘХМӘТ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»