|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2015 Мәгариф
Укытучылар бәхәсләшә – укучылар ни әйтер?Газетабызның 30 гыйнвар санында дөнья күргән “Укытучының яшен сорамыйлар” дигән язма зур бәхәс уятты. Биектау районындагы Мәмдәл мәктәбендәге хәлләр бәян ителгән мәкалә газета укучылар арасында да, “Матбугат.ру” сайтында да бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Әлеге язма чыккач, Мәмдәлнең мөхтәрәм пенсионер укытучыларыннан канәгатьсезлек белдергән тагын бер хат килде. Алар язма авторы Сәрия Садрисламованы директор ягына авышуда гаеплиләр. Шунысын әйтергә кирәк: газета пычрак атышу яки кемнедер дуслаштыру, дошманлаштыру урыны түгел ул. Без үз чиратыбызда ике якның да фикерен җиткердек. Нәтиҗәне укучы чыгара, ә дөрес карар кабул итү белән район мәгариф бүлекләре, ахыр чиктә, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы шөгыльләнә. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Моннан тыш, хезмәт инспекциясе, инде эшләр зурга китсә, суд бар. Ә журналистларның андый вазыйфасы юк. Хәтерләсәгез, мөхтәрәм укытучы Зөмәрә Шәрәфетдинова аларны эштән җибәргәндә, директор хезмәт кенәгәләрен селкеде, дип язылган иде. Директордан сорагач, ул моны инкяр итә. Ә инде директорның, укытучыларга бүләк бирдек, очрашуларга чакырдык, диюен пенсионер-укытучылар булмаган факт итеп кабул итә. Мәгълүмат технологияләренә килгәндә дә, директор укытучыларның белеменә карата бер начар сүз дә әйтми, мәгълүмат технологияләрен белмәүдә гаепләми. Бары лаборатор эшләрдә куллану җитми, ди. Укытучылар бу яктан проблема булмавын җиткерә. Ике якка да үз фикерләрен җиткерергә мөмкинлек бирелде кебек.
Без олы яшьтәге укытучыларның белем дәрәҗәсенә карата да шик белдерә алмыйбыз. Югыйсә газетабызда Рәис абый Саттаровның хезмәте, сәләтле укытучы булуы, районда бердәнбер экологик музей оештыруы турында язма бастырган булыр идекме? Бу укытучыларның берсе дә начар белем бирде дигән сүз юк. Кәүсәрия апа Саттарова “Иң яхшы укытучы” грантын откан, Нурания апа да – тәҗрибәле укытучы, аның укучылары да төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган икән. Лаеклы ял вакыты җитеп тә, һаман да эштән аерылырга теләмәү – бу үзе үк эшне ярату билгесе.
Хатта әйтелгәнчә, мәктәп директоры укытучыларны район башлыгы исеме белән куркытып гариза язарга мәҗбүр иткән икән. Зөмәрә апа әйтүенчә, ул район башлыгына кергән, җитәкченең бу хакта эштән җибәрергә дигән күрсәтмәсе булмаган. Игътибар итсәгез, язмада район мәгариф бүлеге башлыгының да бу мәсьәләгә карата фикере бар. Белгәнебезчә, кыскарту эшләре директорларның үз белдекләре белән генә башкарыла торган эш түгел. Инде укытучыларны гариза яздыруга килгәндә, аларны беркем дә кулыннан тотып яздырмагандыр. Язган очракта да Хезмәт кодексында, ике атна дәвамында алар фикерләрен үзгәртергә хокуклы, дип язылган.
Мәкалә “Матбугат.ру” сайтына куелгач, Интернетта әлеге язма турында фикер алышулар башланды. “Сәрия, бәлкем, син алдыртырсың мәктәп директорын”, – дип яза берсе. Икенчесе: “А” дип әйткәнсең икән, давай “Б”сын да әйт! Тузгыттың осиное гнездоны, давай дальше ачыкла, әль боишсә? Наверное!! Куркаклар күбәйде, прсидәтел дә катнашкан, куркырлык шул”, – дип куркаклыкта гаепли. Тик директорны эштән алдырту безнең вәкаләтләргә керми шул. Мәгариф министры газетабызда басылган язмаларны укып бара дип беләбез, шуңа күрә ул хакта күптән хәбәрдардыр инде...
...Гадәттә, лаеклы ялга чыккач, мәктәп пенсионер укытучылар белән элемтәдә тора. Укучылар белән очрашулар оештырыла. Бу очракта хәлләр күңелле түгел. Үпкә саклаудан файда юк. Инде укытучылар эштән киткән. Бу очракта кемдер юл куярга, гаепсез булган очракта да эшне тыныч юл белән хәл итәргә тырышырга иде. Ярый, директор тарафыннан игътибар җитмәгән булсын, ди. Әмма өлкән укытучылар күпкә тәҗрибәлерәк бит. “Мин җиңдем” дигән түгел, “мин юл бирдем” диюе күпкә акыллырак гамәл түгелме? Бу сорауга җавапны һәркем үзе таба. Мәктәптә һаман да тикшерүләр дәвам итә. Монысы да укучылар файдасына түгел. Ә газетада чыккан язма ике якка уртак тел табарга ярдәм итмәсә дә, аның файдасы барыбер бар. Башка мәктәпләрдә мондый гауга чыкмасын иде. Ахыр чиктә, сезне укучыларыгыз күреп тора бит, хөрмәтле укытучылар! Сез аларга белем генә түгел, тәрбия бирү белән дә шөгыльләнәсез түгелме?
|
Иң күп укылган
|