поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2015 Мәдәният

Бүген Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка медаль һәм "Форд Мондео" тапшырды (ФОТО)

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка Татарстан Республикасы “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлады, сәламәтлек теләде һәм таланты, татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Татарстан Президенты юбилярга “Форд Мондео” автомобиле ачкычын тапшырды.
 
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә ТР Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган.1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм шул елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы солист-вокалчы булып эшләгән.
 
Илһам Шакиров – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
1986 елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.
 
15 февраль көнне кичке 5 тә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсен уздыру ниятләнә.
 
13 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узачак.
 
 
 
 
 
 
 
 
Татарстан Президенты матбугат хезмәте фотолары.

---
Татар-информ
№ --- | 14.02.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»