|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2015 Шоу-бизнес
Гүзәлия концертын Фәрхәд һәм Фәрхәт алып барачак20 мартта Казанның "Уникс" концертлар залында татар эстрадасының популяр җырчысы, талантлы композитор - Гүзәлиянең иҗат кичәсе узачак. Концертның исеме "Гүзәлия дусларын җыя" дип тикмәгә генә аталмаган, чөнки бу бәйрәм кичендә, чыннан да, җырчының Казандагы, Мәскәүдәге, Уфадагы якын дуслары - татар эстрадасының иң яхшы җырчылары җыелачак. Алар үзләренең хит булган җырларын һәм күтәренке язгы кәеф бүләк итәчәкләр. Катнашалар: - Айдар Галимов
- Иркә
- Айрат Сафин
- Сөмбел Билалова
- Радик Юльякшин (Elvin Grey)
- Алсу Әбелханова
- Илназ Баһ
- Булат Нигъмәтуллин
- Гөлсирин Абдуллина
- Лилия Хайруллина
- Лия Шәмсина
- "Казан егетләре"
- Флера Шәрипова
- Илшат Вәлиев
- Ләйсән Ветрова-Сөләйманова
- Илдус Шәйдуллин
- ANN SU
- "Салават күпере" бию коллективы.
Концертны алып баралар: Фәрхәд һәм Фәрхәт.
Тамашачылырны кызыклы, матур шоу-программа, төрле сюрпризлар, хитлар һәм шулай ук табадан яңа төшкән җырлар көтә.
Гүзәлия - Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар эстрадасының танылган җырчысы, композитор, продюсер, концертлар һәм төрле чаралар оештыручы.
Гүзәлиянең иҗатын Мәскәүдә генә түгел, ә илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез дә белә, ярата, тыңлый. Аның җырлары йөрәк түренә үтеп керә, күңел кылларын тибрәтә, җанга тынычлык һәм рәхәтлек бирә!
БИЛЕТЛАР САТУДА:
Касса:8(843)2927006
Кассир.ру: kzn.kassir.ru/kassir/event/view/24630
Концерт.ру: www.concert.ru/Order.aspx?ActionID=51396
--- |
Иң күп укылган
|