|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2008 Шоу-бизнес
БАРЫГЫЗ КАРГАЛЫГААртист тормышының зур өлешен сәхнә түгел, ә юл тәшкил итә. Нишлисең, үзең сайлаган язмыш, сәхнәгә даими чыкмасаң, эшләвеңнең мәгънәсе калмый. Ә шул сәхнәгә чыгар өчен, юл һәм юл кирәк. Татар – сибелеп яшәүче милләт. Илнең кайсы гына почмагына барма – татар бар. Татар бар икән, димәк, концерт куярга була. Ә концертлар – артистның төп чыганагы. Бөтен иҗатын “бай” абзыйларның туган көннәрендә һәм бәйрәмнәрендә җырлауга кайтарып калдырмаганнары өчен, әлбәттә. Татар эстрадасын күпме генә сүксәләр дә, бүгенге көндә артистларны татар милләтен берләштереп торучы һәм (иң мөһиме!) моның өчен дәүләттән акча алу түгел, үзләре күпмедер акча эшләүчеләр дип әйтү һич ялгыш булмастыр. Әнә “безнекеләр”, тамашачы эзләп, Омск, Новосибирск, Иркутск якларындагы татар авылларына кадәр бара бит. Җәвит Шакировтан соңгы вакытта кай якларда йөрүләрен сорашып торам. “Әле менә Башкортстанның көньягында – Зилаир, Зианчура якларында булдык, халык бик шәп кабул итте”, – ди ул. Соң, болары бит чиста башкорт яклары, аларның теле дә башка, ә артист бара. Бара һәм татар телен алып бара. Күптән түгел без дә Илсөя Бәдретдинова төркеме белән “һава алыштырып” кайтырга дип ераккарак, Оренбург якларына ук чыгып киттек. Булган җирләр түгел, танышлар юк диярлек, ләкин барырга кирәк. Йөрмәсә, артист артист булудан туктый, Баулы–Оренбург арасы 400 чакрымнар. Юлда Абдулино, Шарлык, Мостафа кебек татар авыллары бар. Тирә-як – чын дала. Әз-мәз калкулыклар, бик сирәк елгалар. Оренбургка җитәрәк мәшһүр Каргалы... Безне каршы алучы Ринат әфәнде Рафиков үзе дә шушы яклардан, Икенче Иманкол авылыннан. Ул, гомумән, Каргалыга (Сәет бистәсе дип тә билгеле) мең яшьләр тирәсе, ди. Рәсми рәвештә исә Каргалы XVIII гасырда татар сәүдәгәрләре тарафыннан нигезләнгән. Ләкин Каргалыны өлкәнрәк диючеләргә дә ышанырга нигез бар – мондагы зиратта XIV гасырда ук куелган кабер ташы табылган. Урын да шәп: Каргалы белән Сакмар сулары кушылган җир. Болгар дәүләтенең көньяк чикләрен саклаучылар нигезләгән бу авылны диючеләр дә бар. Ә хәзерге Саба, Тәтеш якларыннан килгән сәүдәгәрләр исә монда Урта Азия, Казакъ халыклары белән сәүдә итү өчен килгән. Бүген Каргалыда 1220 йорт, 4 меңләп кеше яши. Мәктәптә 450ләп бала. Карап торышка гап-гади зур татар авылы. Урамнарда татарча сөйләшәләр, кибетләрнең кайберләренә “Кибет”, кайберләренә “Магазин” дип язылган. Шул “Магазин” янында “салмыш” татар абзыйлары да утыра. Авылда мәчет бар. Ләкин халык егылып дин тота дип булмый. Яшәү мәшәкате күп. Оренбург янәшәдә генә. Каргалылар мал асрый, сөтен-итен калага илтеп сата. 4-5 сыер асрау – монда гадәти хәл. Яшьләр дә шәһәргә йөреп эшли, тик менә соңгы вакытта күбесе йортны монда сала. Урта Азиячә коттеджлар салучылар да шактый. Ә нәрсә, балчык бушка, салам бар... Салам дигәннән, Каргалыда колхоз әле дә яши. 100ләп кеше анда хезмәт куя. Каргалыда иң гаҗәпләндергәне – зираттагы борынгы кабер ташлары һәм элекке таш биналарның саклануы. Чын татар архитектурасы үрнәкләре булган келәтләр, кибетләр әле дә исән. Каргалы – саннар рейтингындагы иң зур татар авылы. Хәер, татар авыллары шактый бу якта. Яңа Муса, Чебенле, Биккол, Типтәр Алабайтал... Мәктәпләрдә әлегә татар теле укытыла, тик менә... тик менә бу як татарларына Казанның игътибары җитеп бетми шул. Әйтик, Каргалыдан ерак түгел ике Иманкол авылы бар. Берсе башкорт авылы, икенчесе – татар. Хәер, бу як башкортлары да, нигездә, кайчандыр башкорт сословиесында булган үз милләттәшләребез. Телләрендәге башкортлык шул ук “бәй”, “әсәй” һәм “әлбиттә” белән чикләнә. Тик шулай да Уфадан килеп, башкорт Иманколына БСТ каналын карасыннар өчен бушлай кабельле телевидение үткәреп киткәннәр бит. Ә без?! Хәер, татар нефтенең акчасы “зу-ур” абзыйларга башка нәрсәләргә кирәгрәк шул. ... Каргалы клубы мөдире Рөстәм Әбҗәлилов хатыны Галия ханым белән концертка килүчеләрне каршылый. Иске генә клуб тулып килә. Илфат Фәйзрахманов бер кочак “Безнең гәҗит”не биргән иде, залга шуларны тараттык. Кергән берсе газетага ябыша. Алыша-алыша укыйлар. Казан бәясе белән сатылучы дискларны да чүпләп бетерделәр. Татар сүзенә, татарлыкка сусаган шул монда халык. Әнә, шул ук башкортлар “үз” авылларына газета-журналны, китапларны бушлай “КамАЗ” белән китерә, ди, дә бит... Без башкорт түгел шул... Өч сәгатьләп барган концерт вакытында залдан тәмәке тартырга чыгучы да булмады. Алкышларны да жәлләми мондагы халык. 80дәге әбиләр дә, 8-9 яшьлек балалар да сәхнәгә текәлгән... Концерт беткәч, сәхнә артына берничә абый-апа килде. “Көзләргә тагын килегез инде, нишләптер, артистлар безне читләтеп үтә бит”, – диде алар. Даласын дала, тик киләбез язган булса. Әлбәттә, киләбез. Илфат газета бирсә, машина йөреп торса...
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|