поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2015 Мәдәният

Мәхәббәт һәм сөю. Камаллылар күзлегеннән

Бу атна башында Самараның Максим Горький исемендәге драма театры бинасында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Гастрольләрне ачып җибәрү өчен сәхнәгә Казан театры директоры Илфир ЯКУПОВ һәм Самара театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав ГВОЗДКОВ чыктылар. Алар унбиш ел эчендә бу ике театр арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килүе, бер-берсенә кунакка йөрешеп, иҗади табышлар белән уртаклашулары турында сөйләделәр, ә соңында туган телебездә спектакль карап ләззәт алуыбызны теләделәр.

Казанлылар бу юлы да ике спектакль алып килгәннәр иде. Беренчесен, “Мәхәббәт FM” дип аталган комедияне, яшь автор Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәгә куйган. Ә “Сөясеңме-сөймисеңме” пьесасы Флорид Бүләков авторлыгында. Аны Радик Бариев сәхнәләштергән. Бу ике пьеса да мәхәббәт турында, ләкин берсеннән-берсе нык аерылып торалар. 

“Мәхәббәт FM”, исеменнән үк күренгәнчә, яшьләр өчен куелган эстрада-джаз комедия. Баш рольне башкаручы бик талантлы яшь актер Эмиль Талипов сүзләренә караганда, пьеса Фәрит Бикчәнтәевнең актерлык-режиссерлык курсында укыган актерлар төркеме өчен махсус язылган. Чөнки бу төркемнән Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов кебек бик талантлы актерлар чыккан. Хәзер алар бергәләшеп театр алласы Мельпоменага хезмәт итәләр. 
 
Спектакль - җиңел, күңелле, бер тында карала торган тамаша. Өч сәгать вакыт үткәнен сизмисең дә. Тормышыбызның бөтен тискәре якларын көлкегә күтәргән спектакльне халык эче катканчы көлеп, авторның очкынлы юморына сокланып, актерларның оста уенын, режиссер табышларын гаҗәпләнеп карый. Ахырда, әлбәттә, олы хисләр һәм саф мәхәббәт тантана итә.
 
“Сөясеңме-сөймисеңме” әсәре исә “моңсу комедия” дип атала.  Ул гади татар авылында яшәүче гади татар гаиләсендәге тормышны тасвирлый. Ләкин тормыш кайсы күрексез ягы белән борылса да, хатын-кыз иреннән сөю сүзләре, назлы караш көтә. Кызганычка, ирләр моны бик соң аңлый. Комедияәне караган хатын-кызлар залдан күз яшьләренә буылып, ә ирләр уйланып чыктылар. Күпләр бу спектакльдән соң үз гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне яхшы якка үзгәртергә тырышыр, дигән өмет уяна. 
 
“Мәхәббәт FM” комедиясен караганда яшь артистлар уенына сокланган Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов аларны мәктәпкә чакырган. Балалар, каршыларына тезелеп утырган сәхнә йолдызларын күргәч, бераз каушадылар бугай. Шулай да “Абый, сез ничек артист булдыгыз?”, “Моңа ничек әзерләнергә кирәк?” дигән кыюсыз сораулар яңгырады. Театр йолдызларына әверелеп баручы яшь труппа егетләре-кызларының җавабы, гомумән, балачактан китап укып, шигырь сөйләп, үзешчән театрларда уйнап һәм биеп үсәргә кирәк, дигән фикергә барып терәлде. Мәсәлән, Алмаз Гәрәев яшүсмер чагында галәмәт озын “Шүрәле” әкият-поэмасын ятлап сәхнә юлына баскан. Бу очрашуда да ул бик мәзәк шигырь укып күрсәтте. Шулай ук җырчылар да бар икән араларында – Ирек Кашапов “Кара урман”ны,  ә Раил Шәмсуаров “Тулганай”ны бик моңлы итеп җырладылар. Артист кеше һәрьяклап талантлы була бит ул.  Ләкин “яктылык”лылар да бирешмәде, җавап итеп Казан турында җыр җырлаган Альбина Мингалиеваның акапелло башкаруы артистларныкыннан ким түгел иде.
 
Ахырда кунаклар мәктәп китапханәсенә Камал театрының 110 еллыгына багышлап нәшер ителгән зур һәм бай эчтәлекле китаплар бүләк иттеләр һәм мәктәпне карап чыктылар.
 
Фотода: Илфир ЯКУПОВ һәм Вячеслав ГВОЗДКОВ гастрольләрне ачып җибәрәләр.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 7 | 14.02.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»