поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2015 Шоу-бизнес

Җырчылар үз балалары белән чыгыш ясаган концертның сәхнә арты хәлләре һәм ФОТОлар

31 январь көнне “УНИКС”та “Балалы солянка” булып узды. Концертын да карадым, сәхнә артына кереп, күзгә чалынган җырчылар һәм аларның балалары белән аралашып алырга да өлгердем.

Илдар Әхмәтовның улы төелгән бәрәңге ярата
 
Сәхнә артына керүем генә булды,  каршыма бер малай йөгереп килеп чыкты. Җырчы Илдар Әхмәтовның улы – Ислам икән. Әтисе күрмәгәндә, аулакта серләшеп алдык үзе белән. 
 
– Ислам, сиңа ничә яшь?
 
– 5. Энем дә бар әле. Айдар исемле. Аңа 2 яшь. 
 
– Садикта син яратмаган балалар бармы?
 
– Бар. Булат белән Станислав.
 
– Ник яратмыйсың?
 
– Алар әшәке. Станислав этә. Күземә сукты. Егылдым. 
 
– Нәрсә ашарга яратасың?
 
– Төелгән бәрәңге белән кәтлит.
 
– Әтиеңнең нинди җырларын яттан беләсең?
 
– “Дудый да дудый буран”. Бүген шуны җырладым.
 
– Үскәч кем буласың?
 
– Хоккейчы... яки артист. Кичә хоккейга бардым. “Ак Барс” җиңде. 2:1. 
 
– Кем белән бардың?
 
– Эльвир абый белән. Тагын ниндидер кыз бар иде. Мин аны белмим.
 
– Үзеңнең хоккей уйныйсың киләме?
 
– Үземнең дә шайба белән кәшәкәм бар, әти алып бирде. 
 
Илдар Әхмәтовка сүз каттым:
 
– Илдар, улың хоккейчы булам ди бит әле...
 
– Хоккей белән кызыксына шул. Капкачыны аеруча кызыксынып күзәтә. Уенчыларның исемнәрен дә белә. 
 
– Холкы белән кайсыгызга тарткан?
 
– Икебездән дә алган бугай. Хатын да, мин дә юашрак кешеләр. Әрсезләнә белмибез... “Ярамый” дигән сүзне артык еш кабатлыйбыз кебек. 
 
– Балалар бакчасында малаегызның күзенә сукканнар икән...
 
– Миңа анысын әйтмәде әле. “Сдача” бирә ул үзе, алай ук юаш түгел. 
 
 
Рөстәм Асаевның кызы үзен эгоистка саный
 
Аларны әтиле-кызлы дип тә әйтеп булмый кебек. Әйтерсең, яшь егет белән кыз. Рөстәм Асаев һәм аның кызы Гөлназ турында әйтүем. 
 
– Рөстәм, булачак киявегезнең нинди булуын теләр идегез?
 
– Иң мөһиме – кеше булсын. Акыллы кеше. Кызымны хөрмәт итсен, яратсын.
 
–  Гөлназ, үзең ни әйтерсең?
 
– Әти әйткәнчә, кеше булсын. Иң мөһиме – артист булмасын.
 
– Нишләп?
 
– Иремнең нормаль һөнәр иясе булуын телим. 
 
– Ник, артист нормаль түгелмени?
 
– Артистка бит аңа аерым игътибар кирәк. Ә җырчы кыз буларак, үземне назлап торуларын телим.
 
– Характерың нинди?
 
– Бик эгоист мин. Гаиләдә бер генә бала, мөгаен, шуңадыр. Үз-үземне яратам, тик тәнкыйть белән дә карый беләм. 
 
– Кайда укыйсың?
 
–  Казан музыка көллиятендә.
 
– 18 яшь тулдымы?
 
– Юк әле.
 
– Гөлназ, әтиеңнең икенче хатыны белән нинди мөнәсәбәттә сез?
 
– Әйбә-әт. Яшь арабыз да әллә ни зур түгел. Дус кызлар кебек без аның белән. Рәхәтләнеп серләремне дә сөйлим. Безнең гаилә  “Санта-Барбара”ны хәтерләтә.
 
– Әниең  шулай аралашуыгызны яхшы кабул итәме?
 
– Әлбәттә! Алар әнием белән дә әйбәт аралаша. Шундый тату гаилә инде без. Әниләр Казанга килгәндә ике әти бергә эшләре буенча чыгып китә. Кафеда утыралар. 
 
– Без Лилия белән аңлашып аерылыштык, – дип кызын тулыландырып куя  әти кеше. – Бер-берең белән туры килмәгәч, бернишләп булмый. Уртак кызыбыз үсеп килә менә, Аллага шөкер.
 
– Минем бер таныш сукыр әбием бар. Ул берничә җырчының иҗатын үлеп ярата. Шуларның берсе – сез. “Рөстәмнең тавышы бик көчле, тик үз өстендә эшләми”,  – дип борчыла шул әби...
 
– Эшлим. Авторлардан яңа җырлар алам да, студиядә эшләүчеләрнең кайчан вакыты була, шунда барып тиз генә җырны яздырып та кайтам. Әмма еш кына җыр өстендә әйбәтләп эшләп бетерергә өлгерми каласың. Аны нәрсә өчен яздырабызмы? Аранжировка өчен. Аннары шуңа  тере уен коралларын кушабыз. Менә шул эшләнеп бетмәгән җырлар кайвакыт автоматик рәвештә ротациягә китә. Бәлки шул вакытта тавышым тиешенчә яңгырамыйдыр. Ул әбине минем “сольный” концертыма алып килегез!
 
 
Закир Шаһбанның кызы җиләк сатып, “айфон” алган
 
Җырчы Закир Шаһбан гримеркада кайнашкан арада, хатыны Гөлүсә һәм 5 сыйныфта укучы кызы Алисә белән сөйләшеп алдык. 
 
– Алисә, сәхнәгә чыгарга куркасыңмы?
 
– Юк.
 
– Җырлыйсыңмы?
 
– Әти баянда, мин скрипкада уйныйм.
 
– Мәктәптә ошатып йөргән егетең бармы?
 
– Юк әле.
 
– Кулыңда – “айфон”. Әти-әниең алып бирдеме?
 
– Юк, – дип сүзгә әнисе кушылды. – Җәй көне үзе җиләк җыеп сатты. Күп җиләкле, шәп урыннарны беләбез.
 
– Сез дә булышкансыздыр инде, үзе генә җыймагандыр?
 
– Юк. Мин ашадым гына. Өйгә дип тә җыйдым. Бөтен кешедә “айфон” бит хәзер. Үзалдына максат куйды да телефон алды менә. Алисә акчаның каян, нинди юллар белән килүен яхшы белә. Үзенең бюджеты бар. Әбисе һәм без биргән акчаларны җыеп бара да, аннары  шуңа теләгән әйберен ала.
 
 
Равил Галиевның улы Сәйдәш кызларны рәнҗетүдән курка
 
Җырчы Равил Галиевның улы Сәйдәш белән кызы Әминә матур итеп җырладылар. Әминә һинд биюе дә башкарды. Сәйдәш белән сөйләшәбез:
 
– Сәйдәш, ничәнче сыйныфта укыйсың?
 
– 2нче гимназиянең 4Б сыйныфында. Болай яхшы укыйм. Ләкин бераз ялкаулык та бар. 
 
– Буш вакытың ничек уза?
 
– Әтинең концертларында җырлыйм.
 
– Концертта җырлау ошыймы?
 
– Әлбәттә. Кайвакыт алып та барам әле. 
 
– Әтиең аның өчен түлиме?
 
– Рәхмәт әйтә. 500 сум тирәсе акча да бирә. 
 
– Ул акчаны нишләтәсең?
 
– Җыеп барырга тырышам да, ләкин җыен чүп-чарга китеп бетә ул. Шоколад, сагыз ише нәрсәгә.
 
– Көндәлек режимың нинди?
 
– Кояш белән торам, кояш белән ятам. Иртән зарядка ясыйм. Җыр түгәрәгенә, атнага бер тапкыр футболга йөрим.
 
– Яраткан кызың бармы?
 
– Хәзергә юк, киләчәктә булыр дип ышанам.
 
– Мәктәптә кызларның чәчен тартасыңмы?
 
– Юк. Нигә аларны рәнҗетергә? Берәр җире авыртса?
 
– Әтиеңнең нинди җырын яратасың?
 
– Минемчә, “Әти карашы” –  иң матуры!
 
 
Булат Бәйрәмов үзе уйлап чыгарып әкиятләр сөйли
 
Булат Бәйрәмов белән дә рәхәтләнеп гаиләсе, кызлары турында сөйләшеп утырдык. 
 
– Олы кызыгыз Таңсылу – бик сәләтле бала. “Беренче театр” спектаклен сәхнәләштергәндә сокланып утырдым. Үз ролен шулкадәр ышандырып башкарды. Берәр театр түгәрәгенә йөриме әллә?
 
– Йөрми. Атнасына өч тапкыр биюгә бара. 3 сыйныфта укый. Ә артистлык сәләте каян килә дигәндә... Мультфильмнар карый да, геройларга пародия ясый, алар булып сөйләшә. Өйдә Ләйсән булып кыланырга ярата. Сеңлесе Зифа белән безгә курчак театры да куялар әле. 
 
–  Син таләпчән әтиме?
 
– Гаиләдә билгеле бер таләпләр куелган. Уку – беренче урында. Өйдә татарча гына сөйләшергә. Йокларга сәгать 10нан да соңга калмаска, уенчыклар белән уйнагач, бүлмәне җыештырып куярга һ.б. 
 
– Әтиләре кызларына әкиятләр сөйлиме?
 
– Сөйли. Әмма ни кызганыч, алып укырлык татар халык әкиятләре генә юк безнең. Тегесенең “башын чапканнар”, монысын “асканнар”... Ужас! Шуңа күрә тәрбияви әкиятләрне үземә уйлап чыгарырга туры килә. Бер китап язарлык булды инде алар. 
 
–  Сезне гел күзәтеп киләм. Интернетка элгән фотоларыгызга карасаң, сездән дә бәхетле, матур гаилә юк. Чыннан да шулаймы ул?
 
– Идеаль гаилә булмый инде. Бездә дә вак-төяк проблемалар чыгарга мөмкин. Ләйсән белән төчеләнеп сөйләшмибез. Ул да, мин дә төчелекне яратмыйбыз. 
 
– Соңгы тапкыр кайчан ачуланыштыгыз?
 
– Хәтерләмим дә. Яшь барган саен сабырлана барасың. Башка гаиләләр белән чагыштырасың да, шөкер итәсең. Авыру бала үстерүче ата-аналар бар, кайдадыр сугыш... 
 
– Гафу үтенә беләсеңме?
 
– Әлбәттә! Рәхәтләнеп! Ялгышымны таныйм икән, барам да гафу сорыйм. Ләйсән дә шулай. Тәкәбберлек, масаю, горурлык дигән нәрсә безгә хас түгел. Ул бит гөнаһ.
 
– Гаиләдә кем күбрәк акча эшли?
 
– Бу турыда сүз дә кузгатасым килми. Гаиләбездә акча турында сүз чыкканы юк. Әгәр ир яки хатын: “Мин синнән күбрәк эшлим”, – дип лаф ора икән, бу бик начар инде.
 
 
Илгәрәйнең кызы кар ашарга өйрәнгән
 
Кайтырга җыенып йөргәндә җырчы Илгәрәйне дә тотып алдым.
 
– Илгәрәй, хатыныңны күрдем әле. Икенче тапкыр әти булырга җыенасың икән... Монысы малаймы?
 
– Анысы сер. Срокны 16 мартка билгеләделәр. Безнең тормыш 16 санына бәйләнгән. Хатыным Айгөл белән 16 апрельдә йөри башладык. 16 июльдә өйләнештек, хатыным 16 гимназиядә эшләп алды, туган көне дә – 16 ноябрьдә. Кызыбыз Әдиләне дә 16 декабрьдә туачак дип әйткәннәр иде. Анысы бик үк туры килеп бетмәде, кәнишне. 
 
– Әдилә ниләр белән сөендерә?
 
– Быел беренче тапкыр кар кабып карап, аның нәрсә икәнен белде. Дөнья белән танышуын дәвам итә. 
 
– Балага кул күтәргәнең бармы?
 
– Гомеремдә дә!  Әнисе сугып ала инде, тыңламаганда. 
 
 
Фойеда кызы белән куышлы уйнап йөрүче Альбина Апанаевага да бәйләнеп аласы иттем. Ул әнисе һәм ире белән килгән иде. Миралиягә 1 яшь тә 9 ай булган. Исеменең мәгънәсе  – “бәләкәй принцесса” дигәнне аңлата икән. Бик шук бала. Рәхәтләнеп йөгереп йөри, әнисенә тоттырмый да хәтта. Фотога төшерәм дигәч тә, башта киреләнеп маташты.  
 
 

 


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»