поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2015 Мәгариф

Киләчәк буын алдында без җаваплы

Мәгариф системасын оптимизацияләү сәбәпле, байтак кына авылларда – русларында да, татарларында да мәктәпләр ябыла килә, я булмаса башлангыч мәктәп кенә булып кала, анысының да көннәре булмаса да, еллары санаулыдыр. Татар авылларында мәктәп ябылу икеләтә аяныч – беренчедән, балалар рус мәктәбендә укырга мәҗбүр, икенчедән, алар татар телен бик аз күләмдә өйрәнә. Нижгар өлкәсе Сергач районында җиде татар авылы бар.

Шуның өчесендә – Мөтеравылда, Андыда һәм Грибанда мәктәпләр бөтенләй ябылды, Печә белән Шөбиледә башлангыч, Кочко-Пожар белән Камкада тугыз еллык уку йортлары бар, әмма алары да рус мәктәпләренең филиаллары гына. Димәк, районда бер генә милли мәктәп тә юк. Әлбәттә, уйланырга урын бар һәм уйланучылар да байтактыр. Әмма бу ситуациядә кул кушырып утыру килешми, хәрәкәт итәргә, чаң сугарга кирәк. Һәм Камка мәктәбе мөдире Рафаил Әбүбәкиров шул хакта борчуларын белдереп, татар балаларын туплаган этно-мәдәни компонентлы мәктәп булдыру кирәк дигән тәкъдим белән өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясенә хат юллаган.
 
Автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов шушы мәсьәлә буенча авыл администрацияләре башлыкларын, мәктәп директорларын җыеп, “Туган як” редакциясендә “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү алып барды. Анда администрация башлыклары Хәсән Бәдретдинов (Мөтеравыл), Рөстәм Абдуллин (Кочко-Пожар), Мөнир Шәймәрдәнов (Камка), мәктәп директорлары Рафаил Әбүбәкиров (Камка тугыз еллык мәктәбе), Фаилә Курамшина (Кочко-Пожар тугыз еллык мәктәбе), Арсланбек Аляутдинов (Шөбиле башлангыч мәктәбе), Лопатин мәктәбенең татар теле укытучысы, печәле Равилә Османова бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерделәр. Сөйләшүдә автономиянең Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин да катнашты. 
 
Көн кадагында торган төп сорау – телебезне саклап калу иде, ә моңа әлегә бер генә юл – ул да булса баланы татар мәктәбендә укыту. Әңгәмәне Рамил Әхмәтович башлап җибәрде.
 
- Хөрмәтле дуслар, иң беренче барчагызны да Яңа ел белән котлыйм, бәхет, саулык, гаилә тынычлыгы телим.
 
Без бүген биредә мөһим мәсьәлә буенча җыелдык – ул да булса татар телебезне саклап калуны, балаларыбызга ана телен өйрәтүне хәл итәр өчен. Бу утырышка Камка мәктәбе директоры Рафаил Әбүбәкировның автономиягә язган хаты этәргеч булды. Чынлап та, хәзер Сергач районында ситуация уйланырлык – Печә, Грибан, Мөтеравыл, Анды балалары рус мәктәпләрендә укый, ә анда татар теле дәресләре тулы күләмдә укытылмый. Кайдадыр безме хата җибәрепбез, әти-әниләргәме бик күп хокук бирелгән, әмма хәзер ул хатаны ничек тә төзәтергә кирәк һәм Рафаил Османовичның хаты вакытлы һәм урынлы. Ул Кочко-Пожар мәктәбе базасында район татар авыллары балаларын туплап, этно-мәдәни компонентлы мәктәп булдырырга тәкъдим итә. Әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк.
 
Мөнир Шәймәрдәнов: Бу хакта иң беренче әти-әниләр белән сөйләшергә кирәк. 2011 елда безнең Грибан мәктәбен япканда мондый сорау туган иде инде, нәтиҗәдә, Янау мәктәбе директорының укыту буенча урынбасары ике төрле расписание төзүдән баш тартты, ә әти-әниләрнең күбесе информатикага өстенлек бирде. Шулай итеп, татар теле дәрес буларак бетте, түгәрәк формасында гына калды һәм хәзер 17 татар укучысының җидесе генә йөри ул түгәрәккә.
 
Үз телендә укыган бала акылы, фикер йөртүе, белеме белән бүтәннәрдән бер дә калышмый, киресенчә, туган телен белүе аның үсешен арттыра, күзаллавын киңәйтә – бу фәнни исбатланган факт. Әти-әниләр, шуны истә тотыгыз һәм балагызны ана телен өйрәнүдән мәхрүм итмәгез. Ә Кочко-Пожарда база мәктәбе булдыруга мин тулаем риза, анда коллектив көчле, мәктәпнең потенциалы зур.
 
Хәсән Бәдретдинов: Мин тулаем Мөнирнең сүзләре белән килешәм. Бүгенгә безнең Мөтеравылдан 12, Андыдан 2 бала Богородск мәктәбендә белем ала, әмма шуларның берсе генә татар телен укый, аңа дәрес тулы күләмдә атнага 4 сәгать укытыла, калганнары информатикага өстенлек биргән. Телебезне дә белмәгәч, без соң нинди татарлар? Шуңа да әти-әниләр белән зур эш алып барырга, бу мәсьәлә белән район мәгариф бүлегенә чыгарга кирәк. Этно-мәдәни компонентлы мәктәп булдыру – яхшы фикер, мин аны тулаем хуплыйм.
 
Арсланбек Аляутдинов: Без инде Кочко-Пожар белән гомер буе бергә – элек тә урта белемне анда алдык, хәзер дә 5-9 классларда Шөбиледән 21 бала укый. Әмма башлангыч мәктәпне үз авылларыбызда саклап каласы иде.
 
Равилә Османова: Лопатино мәктәбендә укый башлагач, безгә мәктәп администрациясе ягыннан бернинди киртәләр булмады – ике төрле расписание төзелә, татар теле кабинетына аерым бүлмә бирелде, мин дүрт балага тулы күләмдә татар телен укытам, ә калганнарының әти-әниләре информатиканы сайлады. “Татар теле бүтән фәннәр белән беррәттән укытылса, сүзебез дә юк иде, ә болай информатика кирәгрәк”, - диләр алар.
 
Рамил Салихҗанов: Менә шуларны истә тотып, карар кабул иткәндә безгә мәсьәләнең берничә чишелешен булдырырга кирәк, аннан соң гына тәкъдимнәр белән мәгариф бүлегенә чыгарга. Күп арасыннан берне сайларга була һәм районда бер генә булса да татар мәктәбен саклап кала алыр идек.
 
Рөстәм Абдуллин: Безнең авыл район үзәгенә якын урнашканга, күп халык анда йөреп эшли, шулай да замана җилләре читләп үтмәде авылны, яшьләр китә бара һәм балалар саны кискен кимеде. Ә бу тәкъдим мәктәпне саклап калуга бер шанс һәм безгә аны коткармаска кирәк. Әйе, безнең мәктәптә коллектив көчле, барысы да югары белемле, тәҗрибәле белгечләр, әмма бу гына аз, алар команда булып эшләргә, алга максат куярга һәм шул максатка омтылырга тиеш. Аннары, безнең авылдан каядыр ике дистәгә якын бала күрше рус Пожары мәктәбендә укый, Сергачта укучылар да бар, бу мәсьәлә өстендә дә эшләргә кирәк. Мәгариф бит ул шул ук хезмәт күрсәтү базары һәм ул хезмәт кая яхшырак күрсәтелә, ата-ана шул җирне сайлый.
 
Фаилә Курамшина: Әти-әни-ләрнең балаларын бүтән мәктәпкә бирүенең сәбәбе бер – безнең мәктәп ябылудан куркып, күчереп йөртмәснекен шулай эшлиләр алар. Ә инде этно-мәдәни компонентлы мәктәп булып, бөтен район татар балаларын туплап эшли башласак, безгә ябылу куркынычы янамас һәм киткәннәр дә кайтыр дип ышанабыз. Мәктәпнең материаль базасы нык һәм яңалыкларга без әзер дип ышандырып әйтә алам.
 
Рафаил Әбүбәкиров: Без бүген моны эшләмәсәк, киләчәк буынга ни җавап бирербез? Алар бит бездән: “Ник соң сез кул кушырып утырдыгыз, ник чарасын күрмәдегез?” – дип сорарлар һәм хаклы булырлар. Шуңа да бергәләшеп бу мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк.
 
Илдус Абдуллин: Әлбәттә, бу яхшы фикер һәм кирәкле эш, әмма сүз белән генә аңлату аз, аргументлар кирәк. Татар телен укытудан гайре, Кочко-Пожар мәктәбе балага тагы нинди өстәмә хезмәт тәкъдим итә алыр, нәрсә белән кызыксындырыр, әти-әни баласын авыллар бас-тырып ни өчен нәкъ шул мәктәпкә йөртергә тиеш – менә шулар өстендә эшләргә кирәк.
 
Рамил Салихҗанов: Әйе, эшлисе эшләр, хәл ителәсе сораулар күп. Без дә үз ягыбыздан барысын да эшләрбез, кирәк җирдә үз сүзебезне әйтербез, материаль ярдәм дә күрсәтербез, әлбәттә. Барыгызга да бу сөйләшүгә килгән өчен рәхмәт, җиң сызганып эшкә тотыныйк. 
  
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар авыл башлыкларыннан һәм мәктәп директорларыннан торган совет төзеделәр һәм этно-мәдәни компонентлы мәктәпне Кочко-Пожар мәктәбе базасында булдыру тәкъдиме белән Сергач район мәгариф бүлегенә чыгарга булдылар. Ә әлегә максат итеп әти-әниләр белән эшләүне куйдылар һәм бу эшнең нәтиҗәләре турында якынча 10 февральдә кабат җыелып сөйләшергә дип килештеләр.
 
Хәзер районның җиде татар авылында 120гә якын мәктәп яшендәге бала бар, аларны бергә туплап укыту, тәрбияләү милли йолаларыбызны саклап үстерүгә дә зур этәргеч булыр иде. Һәм шуңа да хәерле сәгатьтә диясе генә кала. Бу эшнең нәтиҗәләре белән без сезне даими таныштыра торырбыз, хөрмәтле укучылар, иң мөһиме – битараф булмыйк, милләтебезнең киләчәген бергәләп кайгыртыйк.
 
 

Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»