поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2015 Җәмгыять

Салаватка 1001 сорау

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тормышының 55 яшьлегенә килеп җиткән Салаватка нинди сорауларыгыз бар? Ул һәр сорауга да ачыктан-ачык җавап бирергә әзер, дип мөрәҗәгать иткән идек. Шөкер, җырчының иҗатына, тормышына берәү дә битараф түгел. Конвертларга салып та, электрон почта аша да редакциягә күп хат алынды.

Хатларда исә кимендә 3-4 сорау һәм аларның барысы да Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ихлас котлаудан, аңа, әнисенә, хәләл җефете Ләйсәнгә, балаларына, киявенә, оныкларына саулык-сәламәтлек теләүдән башлана. Ихлас теләкләргә “Ватаным Татарстан” газетасы да бик теләп кушыла.

Редакция Самара өлкәсенең Похвистено районы, Новое Мансуркино авылының Колхоз урамы, 3 нче йортында яшәүче Бәдия Әүхәди кызы Кәримовадан посылка да алды. Эче тулы йон оекбашлар, барысы да чуклап-чәчәкләп бизәлгән. Бер төргәге Салаватның үзенә, икенчесе – Ләйсәнгә, өченчесе – Рөстәмгә, кызларына, киявенә, оныкларына. Иң зур төргәк, авылда яшәвен искә алып булса кирәк, әнисе Тәклимә апага. “Мөселман кардә­шем Салават, аякларың гел җы­лыда булсын, – дип тели Бәдия апа. – Йөргән юлларыңда Хозер-Ильяс, Җәбраил фәрештә канаты астында сакласын. Ходай каршында без барыбыз да туганнар. Барыбызны да Ходай яратып дөньяга китергән. Бу күчтә­нәч­ләремне, үзебездә дә бар ул, ник җибәргән инде, дип тә әйтә­сездер. Әмма ихлас күңе­лемнән якын итәм үзегезне. Салават улым билен авырттыргач та бик сызландым. Миннән шундыйрак сораулар:
 
– Автоузышта тән җәрәхә­те алганнан соң сәхнәгә сү­рәлеп кенә чыга идең, хәзер хәл­ләрең ничек соң?
– Илһам, Әлфияләр ни хәл­дә?
– Самара бездән 180 километр ераклыкта, Богырыслан җитмеш километрда гына, кон­­цертларыңны туган-ту­ма­ча белән шунда барып карый идек, әмма соңгы вакытларда килми башладың, берәр сә­бә­бе юктыр бит?”
 
Салават: Минем туган көн­не шулай күңелегезгә якын итү­егез, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Бәдия апа. Аяк-кул­ларыгыз сызлауның ни икән­леген белмәсен, оекбашларыгыз чын сәнгать әсәре дип бәя­лә­нерлек. Казандагы концертларым көннәрендә мин алар­ны киеп тә йөрдем, Ләйсәнгә дә, балаларга да бик ошады, авылдагы әнәй, бу оекбашларны киеп пычратмам, карап кына торырмын инде, диде. Аның дә рәх­мәтен җит­керәм.
 
Әлфия апа да, Илһам абый да, Аллага шөкер, таза-сау. Алар бе­лән гел элемтәдә торам. Алар без­нең өчен буй җитмәслек би­еклектә. Алардан өйрәнергә дә өйрәнергә инде безгә. Илһам абый “Татар моңы” фестиваленә дә килгән иде, февраль аенда аңа сиксән яшь тула. Казаннан читтә гастрольләр вакытында әлеге ике олуг шәхес хакында сорауларны бик еш бирәләр. Ходайдан алар­ның исән-сау, һаман да көр күңелле булуларын сорыйбыз.
 
Богырысланны бераз онытып торуыбызның бернинди җитди сәбәбе дә юк, бары тик вакыт җитмәү генә бар, хәзер инде без Россия күләмендә чыгышларыбызны башлыйбыз һәм, Бәдия апа, сезнең төбәк тә исемлектә булыр. Сәхнәгә хәзер сүрәлеп чыкмыйм инде, таякларны да таш­ладым. Ходай тарафыннан җитди бер кисәтү булды, ахры, ул миңа. Спорт та, эстрада сәнгате дә җитдилекне таләп итә. Гому­мән, һәр һөнәр осталык сорый.
***
Сәхнәгә чыгуыңның беренче елларында концертларны үзең бик кызык итеп алып бара идең. “Тагын берәрне сылаеммы?”– дип әйтүең генә дә залны җан­ландырып җибәрә иде. Ике тычкан кочаклашып кереп бара ти­шеккә, ике тычкан кавышканны кавышырбыз ничек тә, дип җыр­лавың да үзеңә гел килешле иде. Хәзер концертларыңа бара алмыйбыз, олыгайдык. Үземә 80 яшь тула. Салават дус, җырла, кар­тайма, өлкәннәрдән сиңа те­ләк шул.
 
Хәлим бабай Хәлиуллин.
Казан. Камышлы урамы
 
***
Салаватның бер генә сезон концертын да калдырганым юк. Аның концертларында кайгы-хәсрәт, борчылулар, хәтта акча җитмәүчелек тә онытыла. Зә­вык­лы, мәгънәле җырлар үзенә тарта мине. Сезгә, Салават, Ходай тарафыннан акыл, сәләт бирелгән, булдыклылык, эшчән­лек, халыкка хезмәт итү кебек сыйфатлар хас. Шулай да илаһи көчкә ия бул­саң, иң беренче итеп ниләр эшләр идең?
 
Роза Әлмиева.
Казан. Волгоград ур.,
1 нче йорт
 
Салават: Кыйблам барыбер халыкка хезмәт итү белән бәйле булыр иде.
 
***
Ике яшьлек оныгым Данияр Закиров “Юк, юк” җырына төше­рел­гән клипны карый да: “Ә Салават үзе кайда?” – дип сорап куя. Балакаем ике тапкыр операция ки­черсә дә, хәтере шундый яхшы, күпчелек җырларыгызны яттан белә, үзе­гезне таный. Улыгыз Рөс­тәмчә итеп: “Яратмасаң яра­тырсың, мин бераз көтеп торам”, – дип җыр­лый. Дәү әни буларак (Сез дә дәү әти бит) шуны сорыйм әле: “Үз балаңа куелган та­ләпне ни өчен оныкларга куеп бул­мый икән?”
 
Салават: Безнең халык: “Баланың баласы балдан татлы”, дип юкка гына әйтмәгән инде.
 
***
Салават өлкән буын артистларны да үзенә ияртә. Безнең кебек авыл әбиләренә дә шундый мөмкинлек тудырмас микән? Шулай була калса, моңнары белән безгә яшәү көче өстәгән Са­ла­ватның иңнәреннән аналарча кочып, туган көне белән котлап үзенә дә бер җыр бүләк итәргә иде. Җырның сүзләре исә болайрак булыр иде:
Сабыр түгел мин, дип әйтмә,
Аяз көндә Син – яшен.
Котлы булсын – Моң иясе
Синең 55 яшең.
 
Тәнзилә Хәбибуллина.
Әгерҗе районы,
Салагыш авылы
 
Нәрсә булды соң әле безгә? Концертларга барасыңмы, телевизорны борып куясыңмы, бер-бер­сенә охшаган, игезәк, күңел кайтаргыч җырларны тыңлыйм да, без нинди хәлгә калдык, дип куям. Җыр сәнгатендә моң бетте. Син үзең дә кайвакытта кон­церт­ла­рың­да моңсыз җырлар җырлый­сың. Танылган башка җырчыла­рыбызның да шушы тайгак юлга кереп барулары бик аяныч. Алга таба да эшләр шулай барса, татар телсез генә түгел, моңсыз да, җырсыз да, көйсез дә калачак. Салават халык җырла­рын, мәшһүр компо­зитор­ла­рыбызның көйлә­рен онытты, тамашачылар аның концертларына йөрми башлады, дисәләр, ни дип әйтер идең?
 
Син, Салават, күп еллар элек, бер концертыңда, тамашачы сорау биргәч, шундый вакыт җитәр, костюмнарны кибетләрнең арт ише­геннән түгел, алгы ишеген­нән генә кереп алырбыз, дигән идең. Андый заманнар күптән җитте, әмма ләкин кайбер җыр­чылар сәхнәгә кыршылып беткән джинсы чалбардан, элек әбиләр киеп йөри торган чуар чәчәкле күлмәктән чыгалар. Акчалары юкмы, әллә башка бер сәбәбе бармы? Бу бит тамашачыны хөрмәт итмәү. Концертка килгән кешеләр артист сәхнәгә чыгып басуга аның киеменә карый. Шул чак затлы киемнәр­дән сәхнәгә ел­маеп-көлеп чыгып баскан Рә­шит Ваһа­пов, Габдулла Рәхимкулов, Ил­һам Шакиров һәм башка кайбер җыр­чылар күз алдыма килә. Син, Салават, күлмәк яки шуңа охшаган ки­емнәр белән тамашачы каршына микрофон тотып чыккан ир җыр­чыларга карата нинди фикер­дә?
 
Ихтирам белән гармунчы егет Мөнир Абдуллин. Казан
 
Салават: Борчылуыгыз бик урынлы, гармунчы егет Мөнир абый. Моң ул – халыкны халык итүче. Халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен без һич онытырга тиеш түгел. Әмма, ни кызганыч, сәхнәне акрынлап чүп баса, бу хал­кыбызның зәвыгын да зәгыйфь­ли. Хәтта ки тамашачыдан һич уңай­сызланмыйча, оятсыз җырлар да җырлана башлады. Әзерлеге булмаган, әти-әнисе, туганнары куш­кан өчен генә сәхнәгә менү­челәр дә күп. Сәхнәнең чүп оясы түгел­леген халык алдына чыкканчы аң­ласын иде яшьләребез. Халкыбыз борын-борыннан тыйнак булган, гореф-гадәтләребез дә, динебез дә, денебез дә андый ямьсез­лек­ләр­дән азат. Без, безнең буын җыр­чылары, бездән өлкән буын җыр­чылар, әлбәттә, чаң сугабыз. Тың­лау, нәтиҗә ясау дәрәҗәсе генә без көткәнчә түгел. Бәлки, элеккеге сән­гать советларын ка­бат яңартыр­гадыр?
 
Шулай да җыр өлкәсендәге без­нең киләчәк алай ук өметсез түгел әле. Җыр фестивальләре, конкурслар оештыру – сәләтле яшь­ләре­безне барлау максатыннан. Һәм шатланып әйтергә тиешбез: чын мәгънәсендә талантлы яшьләребез күп, алар сәхнәдә үз урыннарын алып киләләр. Килде-китте җыр белән фес­тивальдә урын яулап булмый. Дәрәҗәле жюри җыр сәнгатенә килүчене иләк аша уздыра: тавыш мөмкинлекләре дә, сәхнәдә тотыш та, кием дә һ.б. искә алына. Без үзебез дә менә шундый сынаулар аша үтеп сәхнәгә кү­тәрелгән һәм хәзер дә бәйгеләр­дә катнашып килә торган җырчылар.
 
Бәйгеләрдә катнашмыйча этеп-төртеп кенә сәхнәгә күтә­релүчеләр бүген – бар, иртәгә – юк. Әмма, ни аяныч, ан­дый­ларның урыны тулыланып тора, берсе “сүнә”, үзенең бер көнлек икәнен дә аңламастан, аның урынына икенчесе калка.
 
Мин үземне җырчы дип түгел, җырлаучы дип саныйм. Җыр­чы­лар, инде әйткәнемчә, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова.
 
***
– Авыр вакытларда әниең янына кайтып киңәш-табыш итәсеңме? Әти-әниеңнең кыйнаганы булдымы?
 
Тәнзилә Шәрәфиева.
Теләче районы, Максабаш авылы
 
Салават: Гаиләдә без алты бала үстек. Хәзер өчебез исән-сау. Мин гаиләдә өченче бала һәм, зарланып әйтүем түгел, гаилә арбасына чын-чынлап җигелү, аны тарту күбрәк миңа эләкте. Тормыш, Аллага шөкер, авырлыкларны мулдан өеп бирде. Әмма аңа карап сынмадык, сыгылмадык, киресенчә, үзе­без­не тормышка яраклы икән­легебезне исбатладык. Монысы инде иң мөһиме. Әти – әти, инәй инәй урынында иде. Хәзер әнә нинди ямьсез күренешләргә юлыгабыз: әти-әниләрен судка биргән балалар да бар, үз балаларыннан кул селтәгән ата-аналар да җитәрлек.
 
Без әти-әнидән кыен ашап үс­мәдек. Аларның безне кыйнарга вакытлары җитмәде, гел эштә булдылар, без дә эштә идек.
Әти инде мәрхүм (урыны җән­нәт түрләрендә булсын), инәйгә көн дә шалтыратып хәл-әхвәл беле­шәм дип мактана алмыйм. Әмма аның миңа хәер-догада икән­леген белеп, сизеп торам.
 
Вакыт кысанлыгы сиздерә, оны­тып та җибәрәм. Быелдан башлап: “Инәйгә шалтыратырга кирәк”, – дип кәгазьгә язып кую гадәтен керттем. Бу ысулның файдасы зур, башкаларга да киңәш итәм.
 
Ни кызганыч, авылга сирәг­рәк кайтыла. Бу хәл ир-атларда үзен күб­рәк сиздерә: тормыш куабыз ди­гән булып, аклану сә­бәпләрен дә табабыз. Рәхмәт хатын-кызларга, алар кырык эшен кырык якка ташлый да әти-әнисе янына кайтып килә.
 
***
Казаннан Рәхилә Апакаева хаты Салават сүзләрен дәлилләп тора сыман. “Мин Ленин исе­мен­дәге мәдәният йортына якын гына урында сату итәм. Билет таратучылар якын танышларыма әй­ләнеп бетте инде. Шулай, гыйнвар аенда булачак бер концертка мак­тый-мактый билет тәкъдим итте бу. Билетка көлкеле тамаша дип тә язылган. 250 сум түләп билет алдым да күрсәтелгән вакытка мәдә­ният йортына килдем. Халык бик аз, шулай да тамаша дигәннәре баш­ланды һәм концертны алып баручы да, җырчы да шул бер кыз булып чыкты, ни генә кыланмый... Кө­мәнле халәттә килеп чыкты бу бер­мәлне, корсагы алагаем зур, күл­мәгенең итәге биленә менеп җит­кән диярлек. Янәсе, шушы кыяфәте белән тамашачыны көл­дерә. Ул да булмады: “Балага узуымны өй­дәгеләр белмәде, сез дә әйт­мәгез, – ди бу. – Менә хәзер әти­сен эзлим, залдагылар арасында булырга тиеш”. Китте шуннан эзләү, сәхнәгә әле бер ирне чакыра, әле икенчесен... Йә Алла, шушы да булдымы көлкеле тамаша? Ярый әле кызымны алып килмәгәнмен, дип шатланып утырдым. Тамаша бет­кәч тотындылар сәхнәгә чәчәк ташырга. Туганнары, таныш-белеш­ләре икән. Бу баланың әнисе дә сәхнәдә булып чыкты һәм халык алдына чыгып җырлады да әле. Көл­келе тамаша дигәннәре чыннан да көлке, мәсхәрә булды. Йә Раббым, сәләтең чамалы була торып нигә сәхнәгә чыгарга. Сәхнә изге урын, тәрбия урыны бит ул.
 
Салават белән юлларыбыз ки­сешкән чаклар булды безнең. Шу­ның бер ачык мисалы – архивымнан аның үзенә дә таныш булмаган фотосын җибәрәм. Күреш­кән, үр­тәшкән чакларга килсәк, беренчесе, Салават Зәкиевич җыр­лый баш­лаган чорында минем туган авылым Иске Карамалыга килгән иде. Залда нибарысы алты кеше. Талашып кайтып китте. Ышанмасагыз, клуб мөдире шул ук Ми­ләүшә – раслар, шәт.
 
Икенче мизгел – фото белән бәйле 2003 ел. Мөслимгә концерт белән килгән иде. Сабантуй мәй­даны урынында: “Мин монда Әхи­яр өчен генә килдем!” – ди бу. Анысы кем булгандыр, чуртым белсен. Ә мин үзем ул чорларда Әлмәт шәһәрендә “Город А” газетасы баш мөхәррире булып эшли идем. Исәп – әңгәмә кору. Салаватның җавабы кыска: “Ниемә кирәк ул Әлмәтләр. Мин Мөслимдә ич!” Ярый әле качып-посып фотога тө­шерә алдым.
Тагын бер “чәкәләшү” – 20 нче юбилей сезоны концертларын Камал сәхнәсендә карап, идән тулы кәгазь битләре күреп шаккаткач мәкаләм дөнья күрде. Кыскасы, Салават Фәтхетдинов антигероем булды минем. Язмадым түгел яздым! Шәп һәм калкансыман кебек башкалардан бөек икәнен танып, шул ук вакытта гади җир кешесе кебек хаталардан хали булмавын ассызыклап яздым. Соравым шул – сез миңа үп­кә саклыйсызмы?
 
Үземчә ярату белән
Гөлназ Шәмси
 
Салават: Һич юк. Миләү­шәгә дә, үзе­гезгә дә сәлам. Фотолар – шәп. Минем өчен яңалык булды. Ил-көннәр тыныч булып, сәх­нә­ләрдә күрешергә насыйп булсын. Алты кешегә килгәндә – мин үземнең киләчәкне халык тулы тамаша залларында күргәнмен инде. Ходай шуны насыйп итте дә.
 
***
– Үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?
 
– Унсигездә.
 
– Уйлап, санап карасаң, та­тар­ның бик күп талантлы ша­гыйрьләре, җырчылары Баш­кортстан ягыннан. Моның сә­бәбе нидә икән?
 
– Татар һәм башкорт аһәңен тыңлап үсүдәндер, дип беләм.
 
– Безнең илдә яшәү ошыймы Сезгә?
 
– Татарстанда яшәү ошый.
 
– Үткән елларыгыздан канә­гатьме?
 
– “Үткәнне каргамаек” дип җырлыйм мин. Әмма соңгы ун ел пассиврак, эзсезрәк үтте сыман.
 
– Машинада барганда нинди көй яки радио куясыз?
 
– Күп очракта телефоннан сөйләшәм һәм күзне йокы баса.
 
– Дан һәм популярлыкка мөнәсәбәтегез нинди?
 
–Алар икесе дә бик тиз узып ки­түчән. Иң мөһиме – кеше булып калу.
 
– Иҗат итәргә Сезне нәрсә илһамландыра?
 
– Халкым көч бирә.
 
Фәрдия Хәбибуллина.
Әтнә районы, Күәм авылы
 
***
Хәтерем ялгышмаса, элегрәк берәү сорау биргән иде: “Сез Илһам Шакиров җырлаган “Кара урман”ны җырлый алыр идегезме?” – дип. Сез: “Урманга керсәм йә адашырмын, ул урманда Илһам абый үзе генә йөрсен инде”, – дигән идегез. Гомумән, моң дигәннәре нәрсә ул?
 
Дәлия әбиегез Ханнанова.
 
Актаныш
 
Салават: Бу сорауга җа­вапны Илһам абыйның үзеннән үк бирдерик әле. Миңа аның моң турындагы фикерләрен тыңлау насыйп булган иде.
“Энекәш, моң дигәннәрен сизеп, тоеп, хәтта ки күреп тә була, әмма тәрҗемә итеп кенә булмый, – дигән иде ул һәм мисаллар да китерде. Әйтик, берәү урамга чыга да күккә, янәшә-тирәдәге матурлыкка карап моңлана. Бу халәт аның йөзенә дә чыга. Эңгер-меңгер кергәч яшь егетләр елга буйларында ат, сыер саклыйлар, шунда учак та ягып җибәрәләр. Бу инде шул хәтле гаҗәп күренеш – моңлы, йөрәкләргә тия, әллә кайларга китәсе, әллә ниләр майтарасы килә. Бу да моң! Безнең татар, башкорт җырларына бормалар, мелизмнар хас бит инде. Кай­берәүләр мелизмны моң дип аңлый. Алай гына түгел шул: күңелнең дә саф булуы кирәк, явыз, кабахәт кешедән беркайчан да моң чыкмый. Кайгы, сагыш булса гына моң була дию белән дә килешмим, мәйданда шатлык моң­нары яңгырады, дип әйтәбезме? Әйтәбез. Димәк, үзе шатлыклы, үзе моңлы. “Сәйдәш марш”ларын тың­лаганнан соң да моңланабыз. Үзе марш, үзе моң! Моңның иң мөһиме милли булуы кирәк. Моның өчен инде үз тарихыңны, музыкаль фольклорны, бүгенгене белү шарт. Без, җырлаучылар, барыбыз да менә шушы хакыйкатьне онытмаска тиеш”.
 
***
 
– Мине соңгы вакытта туган телебезнең хәле бик тә борчый, башкалабыз Казанда күп чаралар рус телендә үтә, яшьләр туган тел­ләрен оныта, аны куллануны ки­рәк тапмый, аннан ничектер ким­сенә дә кебек. Алар рус те­лен­дә сөйләшеп үзләрен “текә­рәк” хис итә, ахры. Сез саф татар телен­дә җырлаучы җырчы буларак, әй­тегез әле, туган телгә карата хөр­­мәтне ничек итеп кайтарырга? Якын киләчәктә хәлләр болай дәвам итсә, татар теленең авыл ке­шесенең кулланышында гына калуы һәм аннары бөтенләй үк юкка чыгу куркынычы да бар бит.
 
Сез инде күп еллар сәхнәдә чыгыш ясап киләсез, елдан-ел яңа сезоныгызны ачып безгә мавыктыргыч концертлар бүләк итәсез. Шул форсаттан әйтеп китсәгез иде, Сез ничек итеп үзегездә алга таба эшләргә ихтыяр көче табасыз?
 
Зөлфәт Закиров,
23 яшь.
 
Авылда туып үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче
 
Салават: Купшы сүз булып кабул ителмәсен – халкыма хез­мәт итүем белән мин бик горурланам. Халкым күтәрде, халкым мине бар да итә, юк та итә ала. Тел мәсьәләсе минем үземне дә борчый һәм үземне гаепле дә дип саныйм. Ник дигәндә, гаиләдә булмаган тәр­типне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе русча сөйләшә, икенчесе – инглизчә. Татарча рә­хәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: “Шулай булыгыз”, – дип әй­тә алыйм? Әйтергә кирәк. Чит­тән килеп безгә берәү дә: “Татарлыгыгызны югалтмагыз”, – ди­мәячәк. Без үзебезгә генә кирәк. Үзебезне үзебез сакларга тиешбез дә.
 
***
Мин инде сезгә 1000 ел яшә дип әйтә алмыйм. Яратмыйм әкиятне. Тик шулай да:
 
Их тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
70 тулсын, 80 тулсын
Сезгә минем теләгем.
 
Рус артистлары арасында хатын алыштыручылар күп. Сез тәртиплеме, әллә хатын чыдаммы?
 
Вансит Шәфигуллин.
Казан
 
Салават: Гаилә мөнәсәбәт­лә­рендә чыдамлык бик кирәк. Мә­хәббәтне мин өч төргә – җа­вапсыз мәхәббәткә, мәңгелек мәхәббәткә һәм дә бәхетле мә­хәббәткә бүләм – шул хакта 26 нчы сезон концертларында киңрәк һәм аңлаешлы итеп тамашачыга да сөйлим. Безнең мәхәббәт өченче төргә карый.
 
***
 
– Миңа бу хатны язарга “Татарстан – Яңа Гасыр” телеви­дение­сендә Миләүшә Айтуганова белән әңгәмә вакытында “Ләйсән пешер­гән кыстыбыйны ашарга яратам”, – дигән фразагыз этәргеч бирде. Ни өченме? Үзем белән булган хәлләрне языйм әле, шуннан барысы да аңлашылыр. Мин авылда бик дәрәҗәле ун балалы гаиләнең тугызынчы баласына кәләш булып килдем. Иремнең җиде кыз туганы, ике ир туганы бар иде. Каенанам да бик булган хатын, ир кеше эшен дә, хатын-кыз эшен дә бик булдырып, җиренә җиткереп эшли белә иде. Каенатам үлгәч, ел саен кыш торырга безгә килә башлады, аннан җәйгә кайтып китә иде. Бер елында үзебезнең урамда гына яшәүче кызларына кунакка төшкәч, тегеләр кыстыбый пешер­гәннәр. Әни (мин аны әни диеп йөрим) шунда: “И-и, килен пе­шергән кыстыбыйны ашатыр идем мин сезгә”, – дигәне минем кыстыбыйны була инде. Кызының ике килене бар, икесе дә ашханәдә пешекчеләр булып эшлиләр, кызы шул киленнәр алдында уңай­сызланып, үзенчә әнигә үпкәләгән иде. Ә мин, үз чиратымда, дөнья булгач, бик тәмле итеп кыстыбыйлар пешерүчеләр бардыр, әни мине яраткач гына шулай дигән инде ул дип, нәтиҗә ясадым. Чыннан да, “әнинең яраткан килене” дип йөрт­теләр үземне. Һәр эшемне ярата, мактый иде.
 
Беренче кышын 1985 елда килде ул. Авылда 80 яшьлек карчык ничек кенә югандыр инде үзенең эчтән кия торган ак күлмәген. Мин юып киерткәч, “Килен, ничек шулай ак була ул синең юган кер­ләрең?” – диде. Ә мин, икенче тапкыр юган вакытта, тагын да аграк булсын дип, әнинең эчке күлмәген үзенә күрсәтми генә икешәр тапкыр кайнатып, әллә нинди агарткычлар сала идем. Менә нинди хикмәт белән эшләргә өйрәткән ул мине. Шулай мактый-мактый, ә мин тагын да тырышып, 12 кышны килеп, 92 яшь тулгач үлеп китте каенанам. Һаман да сагынам, бик яхшы иде, 22 тиенлек батонны да: “Килен, бигрәк тәмле батон алып кайтасың”, – дияр иде. Бер кызы, әзрәк ачуы килептер инде: “Әйе, батонны да аңа аерым пешереп бирәләр инде, сиңа тәмлене алып кайтсын дип”, – дип әйтә иде.
 
Әйтәсе килгәнем шул: “кыстыбыйны: “Салават Ләйсәнне бик-бик яратканга гына шулай тәмле ул”, – диясем килә. Ләйсән дә моны күңеле, йөрәге белән тоядыр дип аңлыйм. Әлегә кадәр аңламаган икән, белсен, Салават аны ихластан ярата, хөрмәт итә икән, кыстыбый шуңа тәмле.
 
Мөнәвәрә апагыз.
Хәзер әби инде үзем дә.
Казан, Суворов урамы

 


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 19 | 06.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»