|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2015 Җәмгыять
Тарих кисәтүеФранциянең «Шарли Эбдо» дип аталган сатирик журнал хезмәткәрләре белән булган фаҗига берничә атна бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торды. Матбугат хәбәрләренә күз салсак, бу вакыйгага карата карашлар төрлелеге күзгә ташлана. Америка һәм Көнбатыш илләре матбугаты, билгеле инде, бары тик бу канлы вакыйгаларда төп гаеплеләр, Ислам экстремистлары дигән карашны яклап чыгалар. Алар чыгарган нәтиҗә бик тә яхшы аңлашыла имеш, Көнбатышта чын демократия - хокуклар иреге хөкем сөрә, без гарәп илләреннән килгән эмигрантларга үз илебездә яшәргә, Ислам динен тотарга мөмкинлек бирдек, ә алар изгелеккә явызлык белән җавап бирәләр... Бәлки бу карашта күпмедер дөреслек тә бардыр, ләкин ул әле чын дөреслекнең бер өлеше генә. Ә менә башка караш тарафдарлары үтерүчеләрне, һичшиксез, гаепләп чыксалар да бу трагедияне башка вакыйгалар белән дә бәйләп карау ягында торалар. Билгеле булганча, инде бер елга якын Украинаның Көньяк-Көнчыгыш өлешендә гражданнар сугышы бара. Анда инде, берләшкән милләтләр оешмалары (ООН) мәгълүматларына караганда, 5 меңләп кеше һәлак булган. Украина армиясе Донецк һәм Луганск өлкәләрендә авылларны һәм шәһәрләрне артиллерия һәм авиация ярдәмендә җимерә. Тыныч халыкка карата геноцид (кешеләрне күпләп үтерү, юк итү) сәясәте алып бара. Менә монда инде Көнбатыш “демократиясенең” чын йөзе күренә.
«Шарли Эбдо» вакыйгаларыннан соң күп кенә Европа илләрендә (аеруча Германиядә) мөселман эмигрантларга каршы протест демонстрацияләре һәм митинглары үтә башлады. Митингларда мөселманнарга карата төрле кискен гаепләүләр, аларны Европадан куып чыгару һәм Европа илләре гражданлыгыннан мәхрүм итү кебек тәкъдимнәр яңгырый. Дөнья җәмәгатьчелеге бу тавышларга колак салмыйча, булдыра алмый. Күпләр ирексездән шундый сорауларга җавап табарга тырышалар: элек Европада Ислам тарафдарлары бик аз иде бит, хәзер кайдан соң миллионнар белән исәпләнүче гарәпләр, төрекләр, пакистанлылар һ.б. барлыкка килде һәм алар елдан-елга көчәя баралар. Җитмәсә, Европа тормышын үзләренчә үзгәртеп корырга тырышалар. Алар инде урам себерүче яки җир казучы роле белән генә чикләнеп калмыйча, үз вәкилләрен властька да кертергә телиләр.
Бу сорауларга җавапны тарих күптән бирде. Барысына да капитализмның теләсә нинди юл белән котырып баерга тырышу, хезмәт өчен аз акча түләп, күп табыш алырга омтылу һәм хурлыклы колониаль система гаепле.
Колонияләрдән көчләп китерелгән ул кешеләр бары тик тамак хакына эшли торган коллар булып,митрополияләргә күп хезмәт куялар. Әгәр бүген алга киткән Көнбатыш илләре үзләренең байлыклары һәм фән казанышлары белән мактаналар икән, ул казанышларда йөз елдан артык элек колонияләрдән көчләп китерелгән колларның да өлешләре бихисап. Ул коллар инде (әллә ничә буыннан соң) хәзер Европа илләренең тулы хокуклы гражданнары булып исәпләнәләр. Ләкин аларга караш бүген дә “икенче сортлы” кешеләргә булганча. Шуңа күрә еш кына кимсетелгән, хокуклары кысылган бу кешеләр хөкүмәткә каршы шау-шулы протест акцияләре оештыралар.
Берничә ел Париж шәһәре читендә күтәрелгән шундый стихияле бунт бөтен дөньяның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Анда шактый күп кеше үтерледе, йөзәрләгән машиналар, күп кенә йортлар яндырылды.
Ни гаҗәп, мондый акцияләрнең күбесе Франциядә оештырыла. Билгеле, моның үз сәбәпләре бардыр һәм алар аз да түгелдер. Без берничәсенә генә тукталып үтик. Бөтен дөньяда икътисад кризисы барганда, Европа инде читтән эш көчләре кертми, ә киресенчә, эшсез калган кайчандыр бабалары Африка һәм Гарәп илләреннән. Бабалары көчләп китерелгән эмигрантларны үзеннән куып чыгарырга тели. Ә беркая да китәргә теләмиләр, үзләрен тулы хокуклы Европа гражданнары итеп сизәләр һәм үз хокукларын, диннәрен суд залларында да, протест акцияләрендә дә якларга тырышалар.
«Шарли Эбдо» журналының Мөхәммәт (с.г.в. с) пәйгамбәргә карикатура бастыруын дөньядагы Ислам җәмәгатьчелеге гаепләп чыкты. Бу Ислам дошманнарына тарихның катгый кисәтүе булды.
Ижау шәһәре.
Гыймран САФИН |
Иң күп укылган
|