поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2015 Спорт

Пожардан йолдыз кабына ("Рубин"да татар уенчысы Камил Муллин турында)

Нижгар төбәге татар авылларыннан байтак танылган спортчылар чыккан – Шазам Сафин, Зиннәтулла Билялетдинов һәм башкалар. Спорт күгендә бүген аларга охшаш тагын бер йолдыз кабынып килә - Камил Муллин. Ул Мәскәүдә туып-үскән, әнисе Алсу Кочко-Пожардан. Хәзер Камил Казанның “Рубин” клубы һөҗүмчесе. Яңа ел бәйрәмнәрен ул, гадәттәгечә, Пожарда үткәрде, 21 яшен дә бишенче январь көнне биредә билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, без аның белән очрашып сөйләштек.

- Камил, Пожарга ешмы кайтасың?

- Җае чыккан саен, чөнки бала чакта җәйләрне гел биредә уздырдым. Кизләү янындагы мәйданда һәр көн футбол уйный идек. Еш кына Равил Сурмеев, Илдус Гафуров, Руслан Османов белән команда тупладык. Профессиональ футболга күчкәч, сезоннар арасындагы тукталышлар вакытында гына кайтырга мөмкинлек чыга, әле менә нәкъ шундыйларның берсе. Яңа ел кичне яңартылган клубка бәйрәм чарасына килдем, дусларым белән очраштым, балачакны искә төшердек.
 
- Камил, “Туган як” укучыларын үзеңнең спорт биографияң белән таныштырсаң иде.
 
 - Спорт белән профессиональ рәвештә 2001 елда Мәскәүнең “Смена” спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. 2009 елда мине “Москва” футбол клубының академиясенә алдылар. Бер елдан Мәскәүнең “Локомотив” клубына күчтем һәм аның составында премьер-лига уеннарында катнаша башладым. Үткән елның 1 февралендә “Рубин” белән дүрт ел ярымга контракт төзедем. Көзен Европа Лигасы ярышларында Испаниядә җирле “Бетис” командасы белән уенда Европада беренче тапкыр чыгыш ясадым.
 
- Милли җыелма команда өчен уйнаганың бармы?
 
- Яшьләр милли командасының киңәйтелгән исемлегенә керәм. Аның өчен ике матч уйнадым инде, хәтта Норвегия белән очрашканда гол да керттем. Иң зур хыялым – 2018 елда Россиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатында катнашу.
 
- Спортчыларның яшәү рәвеше гади халыкныкыннан катлаулырактыр?
 
- Җиңел түгел инде. Һәр көн берничә сәгатьлек тренировкалар, уеннарда катнашмасаң да, команда белән ерак шәһәрләргә очарга туры килә. Мәсәлән, бүген Себергә, Томскка очасың, аннары кире Казанга кайтып, өч көннән чит илгә очарга туры килә. Һәр очракта акклиматизация узарга кирәк, җәрәхәтләнүләр дә була. Ләкин футболчы булганыма бер дә үкенмим. Аеруча әниемә ярдәме һәм яхшы тәрбия биргәне өчен рәхмәт. Барча тренерларымны да гел яхшы сүзләр белән генә искә алам.
 
- Камил, әңгәмәң өчен рәхмәт. Профессиональ карьераңда уңышлар теләп калабыз.
 
Фотода: Камил әнисе һәм туганы Илгиз белән.
 

И. САДЕКОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»