поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.02.2015 Мәдәният

Татарга опера кирәкме?

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.Шаляпин исемендәге ХХХIII опера фестивале (1-17 февраль) юбилей тантанасы белән башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“Шаляпин фестивале – зур бәйрәм, без аны зур түземсезлек белән көтәбез. Театрыбыз белән горурланабыз, аны бөтен җирдә беләләр. Кая гына барсак та, республикабыз, театр турында сөйлибез. Ул дөнья дәрәҗәсендәге коллектив. Биредә Россия йолдызлары, шулай ук дөнья күләмендә танылган артистлар да чыгыш ясый - бу безнең казанышыбыз. Ә иң мөһиме – тамашачы, театр залында беркайчан да буш урыннар булмый”, - диде үзенең котлавында Рөстәм Миңнеханов.

Татарда опера сәнгатенә караш бертөрле генә дип әйтеп булмый. Киң катлам халык опера театрын читләтеп уза. Опера – сәнгатьнең таҗы, катлаулы жанр. Аны музыкаль яктан әзерлекле тамашачы гына тыңлап бәя бирергә сәләтле. Сәбәп әллә шундамы икән?
 
Иң катлаулы жанр булган операны сәхнәгә кую өчен аның бар компонентларын да төгәл белергә кирәк. Биредә классик яисә заманча музыка, әдәби материал буларак либретто, күп тавышлылыкка корылган хор һәм ансамбльләр чыгышы, солистларның вокаль осталыгы, миманс һәм хореография, декорацияләрдә чагылыш тапкан рәсем сәнгатьләре очраша. Менә шушы компонентлар табигый рәвештә үзара үрелеп бердәм сәнгати тукыма тәшкил иткәндә генә опера әсәре туа ала.
 
Быел Казан операсына - 140 ел. Шул чордан бирле сәхнәдә утызлап кына татар операсы куелган. Соңгы дистә елларда татар әсәрләренең сирәк сәхнәләштерелүенә борчылучылар да җитәрлек. Җитмәсә, театрның яшь татар җырчыларын үз труппасына алырга ашыкмавын да әледән-әле язып торалар. Соң алайса Казанда яңа музыкаль театр ачып җибәрик. Андый фикер дә булды. Әгәр татар классик мәгънәдәге операны ят күрә икән, Сәйдәш заманында музыкаль драмаларга, комедияләргә халык агылып йөргән бит. Кадрлар бар. Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараен шушы театрга тәгаенләсәләр, ул бина һәр яктан моңа туры килер иде. Җәмәгатьчелек тә бу фикергә каршы төшмәс кебек.
 
Ә хәзерге гамәлдәге опера театры антреприза өчен хезмәт итсен. Ул оешкан дәвердә дә шулайрак булган, бүген дә шундый юнәлештә эшли бит инде. Дөньяның төрле театрларыннан килгән маэстроларны шунда барып тыңларбыз. Музыкаль театр исә татар халкына хезмәт итәр. Соңгы елларда куелган санаулы татар операларының берсе – Резидә Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” әсәре. Кайбер музыкантлар фикеренчә, анда бер генә такт та татарча көй яңгырамый. Ягъни ул пентатоник музыка түгел. Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкуловалар заманын сагынып сөйләргә генә калды. Югары профессиональлек, музыкаль талант һәм актер осталыгы белән үрелеп бару тулы залларны да тәэмин итте, татар тамашачысының зәвыгын да саклады.
 
Икенче буын – Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллиналар чоры. “Нияз Даутов балалары” дәвере бу. Гомумән, татар операсы турында бәян иткәндә җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нияз Даутовны телгә алмый мөмкин түгел. Нияз Даутов - музыкаль театр сәнгатенең күренекле вәкиле, нәзакәтле җырчы. Классик һәм заманча операларда истә калырлык лирик образлар галереясен тудырудан тыш, ул тирән фикерле режиссер сыйфатында күп кенә театрларда дистәләгән кызыклы спектакльләр дә сәхнәләштергән. Киң белемле, зур эрудицияле, тирән театраль культурага ия педагог, опера театры яшьләрен тәрбияләгән остаз. Бүген ул безнең күз алдыбызга әнә шулай килеп баса. Әлеге тармакларның һәрберсендә ул үз эшенең чын остасына әверелде.
 
Ул беркемне дә кабатламый торган матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка ия була. Башкару осталыгыннан тыш, Даутовка югары интеллектуаль культура да хас иде. Ул вокал һәм сәхнә сәнгатенең гармоник синтезын булдырырга омтылды, бербөтен сәнгати образлар иҗат итте. Нияз Даутов опера җырчыларында сирәк очрый торган пластикага, матур тышкы кыяфәткә һәм төгәл хәрәкәтләргә ия “җырчы актер” иде, ди аның хакында сәнгать белгечләре.
 
Мәшһүр татар композиторлары Нәҗип Җиһанов (“Алтынчәч”), Хөснул Вәлиуллин (“Самат”), Рәшит Гобәйдуллин (“Җиһангир”) Нияз ага иҗатының аерым сәхифәләрен тәшкил итә. Режиссер сыйфатында, Даутов Россиянең төрле театрларында 80ләп спектакль сәхнәләштерә. Татарстанның музыкаль сәхнә сәнгате үсешенә дә бәһаләп бетергесез өлеш кертә, республикадагы әйдәп баручы опера җырчыларының иҗатын үстерүгә булышлык итә. Казан консерваториясенең операга әзерләү кафедрасы мөдире буларак, Нияз Даутов күп кенә студентларга зур сәхнәгә юл ача. Шунысы кызганыч: мондый шәхес Татарстанда бүтән очрамады. Бүгенге көндә татар операсының пыскыбрак ятуының бер хикмәте дә шунда шикелле. Замандашлары маэстроны гамьле шәхес, шул ук вакытта гади, аралашучан, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән кеше буларак искә ала.
 
- Үзе сәхнәләштергән спектакльләрдәге төп рольләргә гел яшьләрне ала иде. Даутовның нәкъ шушы сыйфаты нәтиҗәсендә без үсеп китә алдык та инде. Консерваториядәге опера классында да яшьләр белән эшләде. Яшьләрне шунда ук күреп ала иде. Мәсәлән, Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева – татар җырчыларын ул театрга энҗе бөртекләре кебек җыйды. Ул данлыклы кеше генә түгел, бик зур педагог та. Аның белән аралашканда һәр көнне үзеңә нинди дә булса ачыш ясыйсың, мәгълүмат аласың. Энциклопедик белемгә ия иде, Россия күләмендә танылган музыка һәм әдәбият белгечләре белән аралашкан. Нияз абый, Хәйдәр Бигичев дөньядан китеп баргач, безнең театр үзенең дәрәҗәсен югалты, ят һәм буш булып калды,  - ди Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
 
Тарих битләреннән:
 
Казанда беренче театр тамашасы 1791 елда куелган. Тәүге спектакльләр 400 урынлы махсус залы булган гимназия театрында күрсәтелгән. Театрның беренче агач бинасы 1803 елда, хәзерге театр бинасы урынында төзелә.
 
«1842 елгы янгын шәһәргә коточкыч зыян сала, ул чордагы театр биналары турында белешмәләр дә сакланып калмаган», - ди опера театрының музей фонды караучысы Рәмзия Такташ. 1845 елда яңа таш бинага нигез салына. Ул кызыл кирпечтән хәзерге Ирек мәйданындагы сквер урынында (Ленин һәйкәле артында) төзелә. Яңа бинада беренче спектакльләр 1851 елда куела.
 
Чыннан да, Казанда опера сәнгатенең тамырлары шактый тирәнгә барып тоташа. Опера һәрчак драма һәм оперетта белән янәшә яши. Башалабызда төрле җирләрдән килгән, нигездә итальян опера труппалары чыгыш ясаган. Даими опера сезоннары П.М.Медведев антрепризасыннан башланган. 1874 елның 26 августында Казан опера труппасы артистлары тарафыннан беренче опера – М.И.Глинканың «Жизнь за царя» («Иван Сусанин») спектакле тәкъдим ителә. Сәнгать белгечләре раслаганча, Казанда даими опера сезоннары шушы көннән башланган дип санала да.
 
1874 елның 4 декабрь төнендә театр бинасында янгын чыга. 1875 елда ул шушында ук – хәзерге Ирек мәйданы скверы урынында яңадан торгызылып, 1919 елгы янгынга кадәр эшли, шуннан соң кабат торгызылмый.
 
1934 елда Казанда Татар дәүләт опера театры (нәкъ менә – опера, опера һәм балет түгел) төзү турында карар кабул ителә. Мәскәү архитекторы Скворцов проекты буенча 1936 елда театр бинасын төзү эшләре башланып китә. Соңрак Казан архитекторы Гайнетдинов проектка үзгәрешләр кертә. Бөек Ватан сугышы башлану аркасында театр бинасын сафка бастыру 20 елга сузыла.
 
1939 елның 17 июнендә тантаналы рәвештә Татар дәүләт опера һәм балет театры труппасы эшли башлый. Алар тамашачыларга Н.Җиһановның “Качкын” операсын тәкъдим итә. Театрның үз бинасы төзелеп бетмәгәнгә күрә, спектакльләр Татар дәүләт театрында, Рус Зур драма театрында һәм Казанның башка сәхнәләрендә үтә.
 
1956 елның 28 сентябрендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы белән ачыла. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое, 1939-1941 елларда театрның әдәби бүлеген җитәкләгән шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Ә «академия» статусына коллектив 1988 елда ия була.


Интертат.ру
№ | 11.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»