|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2015 Мәдәният
“Урын юк бу Казанда бөек Сара апага”1995 ел азагында скульптор Рада Нигъмәтуллина композитор Сара Садыйковага “Җидегән чишмә” дигән һәйкәл-ансамбль проекты тәкъдим иткән иде. Ниһаять, 1997 елда ТР Мәдәният министрлыгының монументаль-декоратив сәнгать әсәрләре буенча экспертлар комиссиясе утырышы булды. Утырышта әлеге проект каралып, Р.Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге бер төркем скульпторлар эшенә югары бәя бирелде. Фикер алышуда рәссамнар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның 13 мартындагы Указы нигезендә Казан шәһәрендә күренекле композитор Сара Садыйковага һәйкәл кую турында карар кабул ителде. Татарстан башкаласы Казанда җырчы татар хатын-кызына, тәүге татар операсында Сания ролен башкарган, беренче татар хатын-кызы – композиторга һәйкәл кую карары, әлбәттә инде, бик гадел һәм дөрес иде. Гариф Ахунов рәислегендә Мәдәният фондының банктагы счеты әле ачылмаса да, гади кешеләр С.Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерү өчен үзләренең соңгы тиеннәрен китерә башлаган көннәр бүгенгедәй хәтердә.
2004 елда исә Сара Садыйкованың тууына100 ел тулуны үткәрү турында Рөстәм Миңнеханов имзалаган ТР Министрлар Кабинеты карары (№2205-р) дөнья күрде. Анда бу эшне төп башкаручылар сыйфатында Мәдәният министрлыгы һәм Казан хакимияте билгеләнеп, һәйкәл-ансамбльнең Юныс мәйданында урнаштырылырга тиешлеге, башка күп кенә нәрсәләр күрсәтелде. Тик болар кәгазьдә генә калып, берсе дә үтәлмәде. Шушы бер кочак кәгазь әле дә минем архивымда тузан җыеп ята. Чыннан да, Роберт Миңнуллинның шигырь юлларында әйтеп үтелгәнчә:
“Сарага урын табылмый, башкалабыз Казанда, Моңсарабыз кебекләргә никтер урын аз анда. Сарага урын табылмый, Казан зур ул, урын бар! Казандагы урын түгел. Күңелдәге урын тар! “Яшә, Казан, яшә!” – дип җырлаган Сарабызга Казанда урын табылмый... Сыймый ул арабызга. Казанда һәйкәл бар хәтта. Мәчегә һәм Бакага... Тик урын юк бу Казанда бөек Сара апага”, кебегрәк килеп чыга.
Ни өчен һәйкәл, проектта күрсәтелгәнчә һәм Хөкүмәт карары нигезендә расланганча, әле һаман Юныс мәйданына урнаштырылмый? Бүген барчабызны да әнә шул сорау борчый.
Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сара апага һәйкәл куюда теләктәшлек итүләрен сорап, Казан һәм Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Бүген аның мөрәҗәгатенә 531 кеше имза салды инде. Татарстан һәм Казанда гына түгел, Россия шәһәрләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләрнең дә имзалары бу.
Җитәкчеләребез халык сүзенә битараф калмыйча, бераз уйлансын иде. Скульптор-авторларның 18 ел буе һәйкәлне куйдыра алмыйча изалануларына кемдер җавап тотарга тиештер бит?! Халык, проектта күздә тотылганча һәм Хөкүмәт карарында расланганча, “Җидегән чишмә” һәйкәл-ансамблен нәкъ менә Юныс мәйданына урнаштыруларын таләп итә. Әлеге урын С. Садыйкованың 100 еллыгына бүләк ителде ләбаса (бу скверны кайчандыр кемгәдер сатканнар икән, дәүләт аны кире сатып алырга тиеш). Мәдәният министры урынбасары Персова Мәскәү татарларының, Чаллыда яшәүчеләрнең һәм минем бу җәһәттән бирелгән сорауга җавап йөзеннән һәйкәл-ансамбльнең Казан үзәгендә урнаштырылачагы, эшләрнең инде башланачагы турында җавап җибәрде. Тик җавап түгел, миннән китсен, иясенә җитсен диеп җибәрелгән кәгазь кисәге генә бу. Һәйкәл Казан үзәгендә түгел, бәлки Иске Татар бистәсе үзәге – Юныс мәйданында урнаштырылырга тиеш!
Мәдәният министры белән Казан хакимияте дистәләрчә еллар буе кул кушырып утырган бер мәлдә, Юныс мәйданындагы скверны ниндидер бер миллиардерга сатып җибәргәннәрдер, дигән сорау күңелгә тынгылык бирми. Персова: “Без сквер, мәйдан һәм урамнарны сатмыйбыз”, – дип җавап юллады юллавын. Шулай икән, эш нәрсәдә соң? Җырчы-композитор белән скульптор җитәкчеләребезнең кайсына ошамый? Юныс мәйданында җиде фонтан янында Сара Садыйкова музыкасы яңгырап торудан кемгә зыян? Ял урынына әверелеп, мәйдан халыктан өзелмәячәк дип куркалармы икән әллә? Ел саен 1 ноябрьдә Сара апаның кабере янына җыелып, чәчәкләр куеп, соңыннан табын янында аның җырларын көйләп, аның турында яңа шигырьләр укып утыручылар кайберәүләргә ошап җитми бит. Халык мәшһүр композиторны ярата икән, моннан кемгә зыян?
Кыскасы, мәдәният министры урынбасарының җавабы безне канәгатьләндерми. Бөтен җәмәгатьчелек, Рада Нигъмәтуллина мөрәҗәгатенә кул куйган барча кеше һәйкәлнең Иске Татар бистәсе үзәгенә урнаштырылуын таләп итә. Реставрацияләнгән архитектура ядкәрләрен күрергә дип бирегә килгән туристлар берочтан Сара Садыйкова һәйкәле белән дә хозурлана алыр иде. Янәшәсендә генә – Т.Гыйззәт, К.Тинчурин, С.Сәйдәш җитәкчелегендә 1930–1934 елларда легендар композиторыбыз хезмәт иткән Камал театры. Шунда ук – Тукай, Насыйри музейлары.
Һәйкәл-ансамбльне (ул өч сыннан – пианино, “Җидегән чишмә” фонтаныннан, С.Садыйкова җырларында җырланган чәчәкләр, агачлардан тора) башкалабызның Иске Татар бистәсе үзәгенә түгел, бәлки аның читенә генә куярга җан талашу нигә кирәк? Р.Миңнеханов имзалаган карар ни өчен дистәләрчә ел дәвамында үтәлмичә килә? Кемгә кирәк бу корткычлык? Моның өчен кем җавап бирергә тиеш? Сораулар күп, ә җавап юк. Хөкүмәт карарын вакытында үтәмәүчеләрне судка биргән очракта да судан коры чыгачак алар. Хәер, суд юлларын таптарга безнең акчабыз да, көчебез дә юк. Бердәнбер өметебез – Президентта. Без аннан үзенең саллы сүзен әйтеп, ике гүзәл татар хатын-кызын яклавын сорыйбыз. Моңның нәрсә икәнен белә ул. Татар моңына һәйкәл-композиция кую турында сүз бара лабаса.
Гадәттә югарыгы хакимият үзенең карарларын, указлар, законнарын беркайчан да юкка чыгармый, үзгәртми дә. Димәк, безнең очракта югары хакимияттән дә югарырагы бар. Югары бюрократик хакимият, ягъни мәсәлән. Халык әлегә дәшми. Әмма һич кенә дә татар халкының сөекле кызы һәйкәлен Иске Татар бистәсенең бер почмагына кую ягында түгел ул.
Тәүге татар хатын-кызы-композиторы Сара Садыйкова да, аның сынын мәңгеләштергән тәүге татар хатын-кызы – скульпторы Рада Нигъмәтуллина да – республикабызның бөек патриотлары. Аларның иҗатына сокланырга һәм иҗат җимешләрен ташта гәүдәләндерергә кирәк.
Әлфия АЙДАРСКАЯ |
Иң күп укылган
|