• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Июнь Вадим Захаров
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Марсилия
  • 24 Июнь Николай Никифоров
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • Казанда савин районында 2 булмэле фатир арендага бирэм.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар .Кибетлэр ,мэктэп,остановка якын.Без посредников,татар кызлары булса яхшы. тел.89520460614
  • Казан Совет районында балконлы зур булмэ сатыла 18 кв.м 89509469991
  • Граммпластинкаларны да, заманча компакт-дискларны да уйната торган патефон сатыла. Илүзәгә мөрәҗәгать итәргә: 89172467252
  • Жинел машинага б\у прицеп сатып алам. 89083436877
  • Вахитов р-да снимать итеп торырга (суточно) бар унайлыклары булган 2 булмэле фатир сдавать итэм ял көннәренә тел 89393318928
  • Эксковатор очен ковш сатып алам, 1 м3. Казан, 89372895876
  • Зеленодольский шэхэрендэ мебельлэре белэн эр Яна гостинка сатыла:релтор тугел хужа узем;телофоным 89625521877 шалтыратыгыз;бэясен килешэбез.
  • Казан шэхэрендэ яшь гайлэ снимать итеп торырга бар унайлыклары булган 1 булмэле фатир эзли!10000+Ку. 89061113153
  • Казан шэхэрендэ снимать итеп торыр очен яшь гаилэ бар унайлыклары булган 1 булмэле фатир или студия эзли, 15000 кадэр . 89083482424
  • Казан, М.Гафури урамында тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Шкаф, диван, телевизор, холодильник, кер юу машинасы бар. Якында гына автовокзал, институт. Бэя уртача. 89172696290

 

 

 
Архив
 

               

10.02.2015 Матбугат

"Татмедиа" утырышыннан соң уйланулар

"Ватаным Татарстан" мөхәррире Миңназыйм Сәфәров "Татмедиа" коллегиясендә татарча чыгыш булмауга борчыла, ниһаять хөкүмәтнең татар китабын тарату, сату челтәренең юкка чыгуын, ТНВда тулы канлы тапшырулар кирәклеген аңлавына куана. "Мәгариф" журналы мөхәррире Илдар Миргалимов утырыштагы чыгышлар "бетәбез, үләбез" дигән кәеф белән түгел, ә "ярый эшләп карыйбыз" дигән фикердә узуын әйтә.

9 гыйнвар, дүшәмбе көнне "Татмедиа"нең еллык коллегиясе узды. Татарстанда 1143 мәгълумат чарасының 161-е татарча газетлар, 52-се татар журналы дип белдерелсә дә, республикадагы ике дәүләт теленең берсе татар теле булса да, татарча чыгыш ясаучы булмады. Бу җыелешта чыгыш ясаган ТНВ җитәчесе Илшат Әминов республикадагы барлык телевидение тапшыруларының бары тик 15%ның гына татарча булуын әйтеп узды.  

"Ватаным Татарстан" газеты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та коллегиядә татарча чыгыш булмауга борчыла хөкүмәтнең татар китабын тарату һәм сату челтәренең юкка чыгуын, ТНВда тулы канлы тапшырулар кирәклеген ниһаять аңлавына куана. 
 
"Бу коллегия вакытында һәр елдагыча мәгълүмат чараларының бөтен төр эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясалды. Мин үзем сүзне басма матбугаттан башлауларына сөендем. Татар юрап китерер дигәндәй, басма матбугатның көннәре санаулы дип, Русия почтасында да, төрле дәүләт оешмаларында да безгә ясин чыгарга әзер кешеләр җитәрлек. Бу җыелышта "басма матбугат булды һәм булачак" дип бастырып әйтелү күңелемә сары май булып ятты. Аллага шөкер, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда тиражларыбыз ким-хур булырлык түгел. 
 
Җыелышта сүз Татарстан китап нәшрияты, китапларны сату турында да барды. Мин моңа сөенеп утырдым. Хөкүмәт ниһаять китап таратуда безнең кибетләребез булмауны таныды. Билгеле булганча, аларны заманында бетердек. Киләчәктә ул кибетләрне барлау, булмаган урыннанда китапханәләрдә китаплар сату өчен эш башланырга тиеш дип аңладым мин. Китапны укырга өйрәтергә кирәк. Бу хакта "Татмедиа" коллегиясендә чыгыш ясаган Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да әйтте. "Укымыйлар, алмыйлар – бетәбез", дип әйтү бик җиңел. Әмма китапны укыту, газет-журналларны алдыру шартларын булдыру, миңа калса, хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.
 
Телевидениегә килгәндә дә, һәркемнең үзенчә тапшыру әзерләргә маташуы, бер-берсен кабатлаулары – хөкүмәттәгеләрне дә, тамашачыны да канәгатьләндерми дип аңларга кирәк. ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов бу җыелышта сыйфатлы тапшырулар әзерләү турында сүз алып барды. Моның өчен матди-техник җирлек тә кирәк. Татар тапшыруы дип кенә ике кешенең чыгып сөйләшеп утыруы, яки интервью алып һаман бер сүзне туглау – әле ул сыйфатлы тапшыру дигән сүз түгел. Мин бу өлкәдә дә боз кузгалырга тора дип уйлыйм. 
 
"Татмедиа" коллегиясендә бер генә татарча чыгыш булмау күңелемә тиде, чөнки без татар теле турында, татарча тапшырулар турында сүз алып барабыз. Татарча тапшырулар турында сөйләгәндә, ничек инде, татарча сөйләүче булмаска тиеш? Булырга тиеш! Ул техник, тел белән турыдан-туры эш итмәүче министрлыкларда да  соңгы вакытта бер кешенең татарча сөйләве гадәти хәлгә әйләнеп бара. Татарча чыгышларга килгәндә, безнең җитәкчелек тарафыннан да "булырга тиеш" дигән күрсәтмә бар дип уйлыйм мин. Ләкин, ни кызганыч, "Татмедиа"да татарча чыгыш булмады", ди Сәфәров.  
 
“Мәгариф” журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов бүгенге коллегия утырышы узганнары белән чагыштырганда кыска булды һәм күбрәк мәгълүмат чараларының гомуми торышына басым ясалды дип саный.
 
“Уйланулар инде коллегия утырышына кадәр үк башланган иде, чөнки безне кризис көтә һәм авыр ел булачак дип кисәтеп барысына да әзер булырга куштылар. Шуңа без үзебезчә итәкләрне җыябыз планнар корабыз. Әгәр бер урында торсаң син артта каласың. Тырышырга-тырмашырга кирәк, шуңа күрә без алга төзелгән планнарда прогресстан баш тартмыйбыз. Барыбер үзебезчә яңа проектлар булдырырга тырышабыз.
 
Бүгенге коллегия шул ук вакытта безгә өметле хәбәрләр дә бирде, чөнки президент идарәсе җитәкчесе Әсхәт Сәфәров үз чыгышында әлегә мәгълүмат чаралары тармагын финанслауны киметү карары кабул ителмәгәнен әйтте. Президент әлегә уйлана ди һәм хәзергә элеккечә финанслау барачагын белдерде.
 
Шәхсән мин моны яхшыга юрыйм, чөнки быел шактый җаваплы чаралар көтелә. Ул җиңүнең 70 еллыгы, Казанда үтәчәк су спорты дөнья чемпионаты, шуның белән бергә Татарстан дәүләтчелегенә караган чаралардан ТАССР төзелүе юбилее һәм президент сайлаулар. Бик җаваплы чаралар һәм мәгълүмат чараларына шактый гына эш артачак һәм аны финанслаудан башка гына эшләп чыгу авыр булыр дип уйлыйм. Шуңа җитәкчелек финанслауны киметмәү чараларын эзли дип аңладым.
 
Гомумән алганда, бүгенге коллегия башкаларга караганда кыскарак булды. Анда барлыгы өч-дүрт чыгыш кына иде. Анда басма матбугат чаралары турында сүз әз булды, күбрәк телевидениегә һәм мәгълүмат чараларының вазгыяте, гомуми торышы турында чыгышлар каралган иде. Алар тыйнак кына, сабыр гына, ягъни "бетәбез, үләбез" дигән кәеф белән түгел, ә “ярар барыбер эшләп карыйбыз” дигән фикер белән сугарылган иде", ди ул.
 

Наил АЛАН, Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 09.02.2015
Азатлык печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№6 (901659) / 10.02.2015 16:36:52

Нигэ "Ватаным Татарстан"гэзитен чуаш миллэте кешесе житэкли,хищ шуны анламыйм.

№5 (901658) / 10.02.2015 16:35:17

Бу журналисттар тугел,бу пропагандисттар,хэзерге режимдын пропагандисттары.Алар да суд скамьясында закламый утырачаклар,Гаага судында,за пособничество.

№4 (901631) / 10.02.2015 11:50:26


Татарча мәгълүмат чаралары барлыгы:
161 татарча газетлар + 52 татар журналы = 213.

1143 мәгълүмат чарасының бу 18 %, яки биштән бере.

Ике теллелек законының бизмәне дөрес эшли микән?

№3 (901627) / 10.02.2015 11:34:23

Аха, клоннармы?

Нечистоплотно! шакшылык...Ну, татжурдан ни көтәсең?...

№2 (901623) / 10.02.2015 11:23:43

Алар тыйнак кына, сабыр гына, ягъни "бетәбез, үләбез" дигән кәеф белән түгел, ә “ярар барыбер эшләп карыйбыз” дигән фикер белән сугарылган иде", ди ул.

№1 (901617) / 10.02.2015 10:44:59

Татарстанда 1143 мәгълүмат чарасының 161е -татарча газетлар, 52се - татар журналы... Татарча шуның кадәр газета дөнья күрүенә күпмедер дәрәҗәдә ышанырга була әле, ә менә 52 журналга килгәндә, бик шикле. Бу түшәмнән алынган саннар, башка берни дә түгел. Миндә булган мәгълүматлар буенча, бүген татар телендә 26 журнал (шуның икесе - Уфада) нәшер ителә. Кызыксынган кешеләргә аларның исемлеген дә китерә алам: “Әллүки” (Уфа), “Безнең мирас”, “Гаилә учагы”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Гасырлар авазы”, “Идел”, “Казан утлары”, “Күчтәнәч”, “Мәгариф”, “Мәйдан” (Чаллы), “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Сәхнә”, “Сөембикә”, “Татарстан”, “Татарстанда җирле үзидарә”, “Тулпар” (Уфа), “Түгәрәк уен”, “Тылсымлы куллар”, “Фән һәм мәктәп” (Чаллы), “Фәнни Татарстан”, “Хокук һәм хәят”, “Чаян”, “Шура”, “Ялкын”, “Яшьлек”.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом