• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

09.02.2015 Җәмгыять

Ике көндә - миллион

Бу көннәрдә Интернет челтәре ташламалар кибете игълан иткән бәйгедә ижаулыларның 1 миллион сум отулары турында мәгълүмат белән тулы иде. Бәйгедә катнашу өчен “Ташламалар сайтыннан - миллион” дигән шигарьне кулланып, кызыклы видеоролик төшерергә кирәк була. Ижаудан 3 егет үз көчләрен сынап карарга булалар. Видеороликның режиссеры милләттәшебез - Айдар Миннәхмәтов. Аның белән якыннанрак танышыйк.

Айдар тумышы белән Кияс­тан. Тауҗамал авылында гомер итүче, дини тормышта актив катнашучы әбисе - Галия Мәҗитова белән мин яхшы таныш. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Ижауга югары белем алырга килә. Һәрвакытта да актив егет фән белән кызыксына, шул ук вакытта КВНда катнашып, аның командасы җиңүле урыннар ала. “Кечкенәдән актив булырга яраттым. Спорт белән шөгыльләнү, үзеңне төрле яктан сынап карау, һәрвакыт үсеш юлында булу - бу минем яшәү рәвеше”, - ди ул.

Югары белем алгач, дусты нигез салган компаниядә менеджер булып эшли башлый. Бәйгедә катнашу аларның икесенең дә уртак теләге була. “Аңа кадәр без миллион эшләп карамакчы идек инде. Тик без алган юнәлеш тиешле акчаны китермәде, чыгымнары күбрәк тә булды әле. Интернетта видеролик төшереп, миллион отарга була дигән бәйгене күргәч, моның ярдәмендә максатыбызга ире­шергә мөмкин булуын аңладык”, - диде Айдар. 

Видеода төшәргә команданы бер атна эчендә җыялар. Роликта яңгыраган җырны, шигырьне, гомумән, бөтен сценарийны Айдар үзе яза. Буа буендагы флешмобны оештыруда тагын бер милләттәшебез - Алинә Сабирҗанова ярдәм итә. Төшерү эшенә ике көн вакыт китә, әзер видео­ны егетләр сайтка ноябрь ахырында куялар. Ике атна эчендә ике меңнән артык тавыш җыялар алар. “Бәйгедә Россиянең төрле төбәгеннән катнаштылар. Барлыгы 147 видеоролик иде. Көрәш бик көчле барды. Безне катнашудан төшереп калдыру өчен дә тырыштылар. Гомумән, безнең видео башкалардан күпкә көчлерәк иде. Үзебезне җиңүгә лаек­лы дип уйлыйм”, - ди ул. 
Бәйгедә катнашуларының максатлары да кызыклы. Әлеге акча аларга яңа бизнес проект ачу өчен кирәк була. “Үз эшеңне булдыру бик кирәк. Бу хөкүмәткә дә файдалы, яңа эш урыннары да дигән сүз. Дөрес, салымнан соң безнең исәпкә 650 мең сум гына күчте. Ролик төшерүдә катнашучыларга да 5әр мең сум бирергә вәгъдә иттек. Калганын шәхси эшебезне ачу өчен тотачакбыз”, - дип, әңгәмәдәшем үзләренең планнары белән бүлеште.
 
Айдар тормышын бизнес белән бәйләсә дә, үз-үзен төрле яктан камилләштерү, үстерү өстендә даими эшли. Милләттен дә онытмый. “Үз халкымны, аеруча туганнарымны бик яратам, татар булуым белән горурланам. Гел туган телдә аралашмасам да, гаиләдә, кайбер дус­ларым белән татарча сөйләшәм. Гореф-гадәтләребезне саклап, тарихыбызны белеп яшим. Башкача мөмкин дә түгел. Гаилә корганда да булачак тормыш иптәшемнең бары тик татар милләтеннән булуын телим”, - ди ул. 
 
Һәр яктан да килгән, тормышта күп максатлар белән янып-көеп яшәгән Айдарга уңышлар, теләкләренең чынга ашуын телик!
 
Туган елы: 1990 елның 1 гыйнвары
Белеме: ИжДУның “Җылылык техникасы” факультетын, аннан соң магистратураны кызыл дипломга тәмамлый
Эш урыны: Менеджер
Гаилә хәле: Өйләнмәгән
 

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№2 (901611) / 10.02.2015 09:44:07

ошый миңа бу егет

№1 (901601) / 10.02.2015 05:58:54

Молодец егет !

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D