• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 23 Июнь Римма Никитина
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Вадим Захаров
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.
  • Казанда, Азино ягында 1 булмэле фатир вакытлыча арендага бирелэ. Бэясе 13 000 сум+ КУ. Т.8-9674643949.
  • Требуется продавец - консультант, в ортопедический салон для продажи медицинских изделий. График с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: мусульманка с 25 лет, со знанием татарского языка. Исполнительность Ответственность Умение обучаться Оклад +% от продаж. Условие для совершения намаза имеется.Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299.(г.Казань)
  • Казанда 46-48 размерлы бер генә тапкыр киелгән хатын-кыз күлмәкләре сатам.тел.89270325256
  • Казанда, Кайбицкая урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Унайлыклар бар. Тукталышларга якын. Бэясе коммуналь тулэулэрне кертеп, 15000 сум. Т.89196307461.
  • Сабада сүтеп алу бәясенә каралты сатыла. Ягъни буш. Такталары күп, баганалары имән. Түбә буяучы кирәк. Бәясе килешү буенча. 89518908834
  • Казанда, Авиастрой районындагы Тэцевский урамында 2 булмәле квартира сатыла. Бәясе 1900000. 89172603269 Мунир.
  • Правка дисков от 400 руб. Аргон. Шиномонтаж. 89274847770

 

 

 
Архив
 
09.02.2015 Җәмгыять

Татарстандагы бердәнбер Советлар Союзы герое белән ӘҢГӘМӘ

Борис Кузнецов – бүгенге көндә исән булган Татарстанда бердәнбер Советлар Союзы герое. Аңа 89 яшь. Ә герой исемен алганда аңа нибары 17 яшь була. Ул тарихны каһарманның үз авызыннан тыңлыйк әле.

“Үзем сорап киттем”

- Минем балачагым Казанда үтте, - дип сөйли Борис Кириллович. -  Ленин исемендәге 4 нче мәктәптә укыдым. Җиңел атлетика, бокс кебек спорт төрләре белән шөгыльләндем. Башка иптәшләремнән кыюрак булуым белән аерылып тора идем дияргә була. 7 нче сыйныфтан соң, 1940 елда һөнәр училищесына укырга кердем. Әмма анда  озак укырга туры килмәде, безне эшкә алдылар. Вагон төзү заводына эшкә урнаштым. 30 метрлы станокта 14–18әр сәгать эшли  торган идек. Аннары батареялар өстенә башны куеп бераз гына йоклап алабыз да тагын эшебезне дәвам итәбез.
 
Сугыш башлангач, мин  фронтка җибәрүләрен сорап, берничә тапкыр гариза биреп карадым. Яшьрәк булу сәбәпле,  башта җибәрмәделәр. 1942 елда кабат хәрби комиссариатка барганда, мин 98 килограмм авырлыкта идем. Хәрби комиссар миңа карады да: “Бу егет фронт өчен бара”,– диде. Башта Горовецк лагерьларына эләктем. Анда ике айлык өйрәнүләрдән соң, Волхов фронтына җибәрделәр. Шунда сугыш  чирканчыгы  алдым.
 
“Без күргәнне күз алдына китерүе дә кыен”
 
Сугышта кичергәннәрнең барысы да бүгенгедәй хәтердә. Без Ленинградны азат иткәндә  күргәннәрне күз алдына китерүе дә бик авыр. Меңләгән үле гәүдәләрне чаналарга салып алып баралар да, туганнар каберлегенә җирлиләр. Ленинградлыларга көненә 125 грамм ипи кисәге бирәләр иде ул чакта. Ул хәтта ипи дә түгел, яртылаш пычкы чүбе иде.   
 
15-20 көн эчендә нинди генә коточкыч хәлләр күрмәдек. Аннары безнең 52 нче армиянең 254 нче укчы дивизиясен Воронеж шәһәренә китерделәр. Аны азат иткәннән соң, җирдә бары тик мәетләр белән торбалар гына калды. Звенига шәһәрен алгач, Днепр елгасына таба киттек. Аны алу өчен безнең командование бары тик көчлеләрне генә сайлап алырга карар кабул итте. Немецлар Днепрга пушкалардан, минометлардан ата. Шунда политбүлек башлыгы унҗиде кешене сайлап алды. Сүз кыска булды: без йә елгада батырылабыз, йә  елганың уң ягына саклану плацдармы төзибез. 194З елның 22 октябрендә төнлә бүрәнәләрдә елганы уңышлы гына кичеп чыктык. Биредә иртән  башланган сугышта ике көн каршы тордык. Ул сугыш түгел, тәмуг иде, кул сугышына кадәр барып җиттек. Шунда дүрт иптәшебезне югалттык. Немецлар безнең траншеяга якынлашкач, пушкадан яуган снарядлар  бездән унбиш-егерме метр гына  читкә төшә башлады. Шул чагында рота командиры да һәлак булды. Ротаны атакага алып баруны, сержант кына булсам да, үз өстемә алдым. Ул һөҗүмдә кабат ике солдатыбыз үлеп калды. Соңгы снарядлар калганда,  мин ике  немец солдатын пушкалары белән бергә әйләндереп капладым,  танкларын юк иттем. Шуннан соң мин берни дә хәтерләмим. Биш-алты метр читкә барып төшкәнмен. Җиденче тәүлектә генә госпитальдә аңыма килдем. Авыр контузия алганмын.  Мин госпитальдә ятканда яныма политбүлек башлыгы белән команда бригадиры килеп “Советлар Союзы Герое” исеме бирүе турында хәбәрне җиткерделәр. Ул чакта миңа 17 яшь иде.
 
“Герой исемен башта аңламадым”
 
Советлар Союзы Герое нинди исем булуын да аңлап җиткерми идем. Китаплардан укып кына Төньяк полюсны өйрәнүчеләр белән очучыларга гына ул исем бирелә, дип уйлый идем. Ул чакта аңа әлләни әһәмият тә бирмәдем. Бары тик сугыштан соң минем алга зур бурычлар куелганнан соң гына аңлый башладым.
 
Миңа сугыштан соң  күп кенә җәмәгать эшләрендә катнашырга туры килде.
 
Сугыштан соң мине Көнбатыш Украинага политбүлек башлыгы итеп җибәрделәр. Ул чакта миңа 21 яшь иде. Үзәк Комитет каршындагы югары партия мәктәбендә белем алдым. Украинада без авыл хуҗалыгын торгыздык. Анда эшләгәндә  бандитлар минем машинама да, фатир тәрәзәләренә дә аттылар. Советлар Союзы  партия җитәкчесе буларак юк итмәкче булдылар. Яшәү белән үлем арасында калган мизгелләрем күп булды. Шулай да исән-сау калып 1953 елда Казанга кайттым. Күп кенә эре предприятиеләр төзелешенә өлеш керттем. Завод директоры да булып эшләдем.
 
Сугыш башланмаса, мин төзүче булыр идем, дип уйлыйм. Югары партия мәктәбендә мин инженер һөнәре дә алып чыккан идем. Илебез чәчәк атсын өчен  барын да эшләгән булыр идем. Мин яшь буынга да авырлыклардан куркып калмасыннар, алларына куйган максатларына ирешсеннәр, дип телим.
 
Хатыны Әлфия ханым: “Борисның кулыннан килмәгән эше юк”
 
– Борис Кириллович турында күп сөйләргә була. Без аның белән бөтен Россия буйлап төрле чараларга йөрибез. Россия Президенты  Владимир Путин белән дә очраштык.  Өйдә аның кулыннан килмәгән эше юк. Тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Кибеткә үзе йөри. Кешеләргә ярдәмчел. Ул мәҗлесләрдә  бик матур итеп җырлый. Элек ансамбльгә дә йөргән. Җәй көне без бергәләп балыкка йөрибез. Аннары тоткан балыкларыбызны туганнарга, күршеләргә таратабыз. Борис Кириллович шифаханәләрне яратмый. Барса да, берничә көннән кайтырга ашыга башлый. Безне ел саен теплоход белән Санкт-Петербургка, Әстерханга алып баралар. Теплоходта җырлап-биеп кайтабыз. Ул төз гәүдәле, беркем дә аңа үз яшен бирми. Без бер-беребезне саклап яшибез.
 
Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 221 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, шуларның 26сы - Казаннан

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

бүгенге көндә исән булган Татарстанда...

И, Ходаем, иртэгэ Татарстан ълэчэкме эллэ?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments