поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2015 Милләт

Рафаил Хәкимов: “Татар японны кылыч ясарга өйрәткән”

Япон белән татар арасында уртаклык була аламы? Бер карасаң, ике арада меңнәрчә чакрым ара, диңгез бар. Ә уртак якларыбыз бар икән шул. Күптән түгел Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил ХӘКИМОВ Токиога барып кайтты. Без аннан ике арадагы элемтәләр турында сораштык.

– Татар белән японнарның уртаклыгы нидә? Бер уйласаң, безне меңәр чакрым ара, диң­гез аерып тора.

–Татарстан Хөкүмәте вәкил­лә­ре Япониянең Симанэ префектурасында булды. Бу – япон­нар­ның борынгы урыны, биредә япон мә­дәнияте барлыкка килә. Биредә самурайларның кылычлары элек тә ясалган, әле дә җитештерелә. Иң кызыгы шунда: кылычка дигән тимерне бүген дә борынгы технология белән коялар һәм ул “татара” дип атала. Атамасы татарга якын бит! Япон тарихчылары фаразлаганча, мон­дый технологияне алар татарлардан өйрәнгән. Бу чама бе­лән VII гасырга карый.
 
Элеккеге кешеләргә аралашырга киртәләр булмаган. Мин болай дип уйлыйм: татарларның бабалары – һуннар, төркиләр ул вакытта ук тимер коя белүче халык буларак дан тоткан. Ул вакытта бу зур көч, акыл дигәнне аңлаткан. Төрки каһанлыгы юкка гына иң көч­ле дәүләт булып саналмаган, аларның армиясе дә иң көчлеләр­дән була. Японнарга тимер кою технологиясе Амур, Маньчжурия, Корея ярымутравы аша барып җи­тәргә мөмкин. Кем белә, бәлки, японнар Амур буенда яшәгән утыз татар кабилә­сеннән тимер коярга өйрәнгән­дер дә.
 
Аннары музыкадагы уртак­лык­ны әйтми мөмкин түгел. Безнең көйләр биш нотага нигез­ләнгән, японнарның музыкасы да безне­кенә охшаш. Композитор Рәшит Кәлимуллин Япониядә чыгыш ясый, оркестр татар көй­ләрен уйный. Тамашадан соң композиторга: “Рәхмәт, бик матур итеп япон көйләрен уйнадыгыз”, – дип мактау сүзләрен җит­кергәннәр. Әкият­ләрдәге персонажлар, сюжетларда да охшашлыклар шактый. Ур­так­лык күп.
 
– Японнарга Татарстан нәрсә белән кызыклы?
 
– Японнар – тарих белән кызыксынучы милләт, алар тарихларын өйрәнә, саклый, популярлаштыра. Әлбәттә, икътисадый кызыксыну да бар. Гомумән, ике якта да кызыксыну бар. Мин үземнең эш юнәлешем өчен җа­вап бирә алам. Безнең Тарих институты Симанэ университеты белән килешү төзе­де. Без моңа кадәр дә аралаша идек, конференция уздырдык, әм­ма инде рәсми килешү имзалангач, эш тагын да кызурак барыр дип өмет­ләнәм.
 
Мәсәлән, Япониядә татар тарихы, шәхесләре белән бәйле урыннар, вакыйгалар шактый. То­кио­дагы мәчетне татарлар тө­зегән, милләттәшләребез зур җәмгыять буларак яшәгән. Татарча белем бирә торган мәктәп оештырганнар, татар телендә газеталар нә­шер иткәннәр. Биредә галим Габдрәшит Ибраһимов, язучы, җә­мәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, Муса Бигиевлар булган, эшләгән. Мөһаҗирлектәге татарлар тормышы турында архивларда да, шәхси коллекция­ләрдә дә документлар шактый. Безгә аларны өйрәнергә кирәк. Дәүләт архивларындагы ке­ше­ләр, галимнәр белән элемтә бар. Ә шәхси архивларда сакланган документлар белән авыррак. Аларны безгә бирергә куркалар. Бу аңлашыла да, Россиягә кайтса, югалыр дип шикләнәләр. Шуңа да аларны бер урынга туплап, фонд оештырырга кирәк дигән фикер бар. Токиода моның өчен аерым бүлмә бирү турында да сүз булды. Барлык тарихи документларны электрон форматка күчерергә кирәк.
 
Япониядә архивларда борынгы татар тарихына кагылышлы документлар да бар. Татар-монгол чирүеннән японнар да курыккан. Хубилай хан аларга һөҗүм итәр өчен әзерләнгән, ике тапкыр гаскәр җыелган. Ялгышмасам, бу 1271 елда була. Японнарны бары тик тайфун гына коткарып кала. Аларның бә­хетенә давыл чыгып, Хубилай ханның кораблары җи­мерелә. Аннары инде өчен­че тапкыр яуга чыгарга теләмәгән, Япониягә кул селтәгән. Шул рә­вешле утрау яуланмый кала. Японнар да сугышка әзерләнгән булган.
 
Икенче эш – Япониядә яшәү­челәрне Татарстан белән таныштыру, аларга республиканы таныту. Тарих, мәдәният, бүгенге яшә­еш, сәяси һәм икътисадый тор­мышны чагылдырган чаралар уз­дыру мөһим.
 
– Дөньялар үзгәрә, Рос­сия­нең Көнбатыш белән мөнәсә­бәтләре киеренке. Хә­зер Көн­чы­гышка авышу кү­зәтелә. Татарстанга Япония нәрсәсе белән файдалы?
 
– Россия зур, әмма Татарстан бер утрау буларак яши, биредә тормыш тотрыклы, икътисадый үсеш тә күзәтелә. Инвестиция өчен тынычлык кирәк. Чит илләр моны күзәтә бит. Моңа кадәр дә бездә компьютерлар җитеште­рүче Япония ширкәте уңышлы эшләде. Моның белән генә чик­ләнмәс дип ышанам. Кызыксыну булганда мө­нәсәбәтләрне көчәй­тергә кирәк. Япония белән аралашу безгә файдалы, алар – бик ышанычлы халык. Икътисадын карагыз: алар техно­логияләре алдан бара, тырыш милләт. Татарны хөрмәт итәләр. Мин Токио һәм Симанэ префектурасында татар мәдәнияте көн­нәрен уздыру кирәк дип уйлыйм. Бу зур адым булыр иде. 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 16 | 06.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»