|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2015 Мәдәният
“Айсылу”: тагын бер татар фильмы төшерелде11 февраль көнне кичке сәгать 6.30 да Казанның “Мир” кинотеатрында премьера - режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән “Айсылу” татар фильмын тәкъдим итү чарасы була. Анда керү — ирекле. Фильм рус субтитрлары белән экранга чыга. Татарстанда төшерелгән нәфис фильм “татар көлбикәсе” хакында. Картинаның төп герое — Айсылу исемле яшь чибәр кыз. Аңа табигатьтән җырлау сәләте бирелгән, әмма ул гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге караңгы. Әмма бер көнне кызның тормышын төптән үзгәртердәй вакыйга була... Картинада рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары башкара. Фильм татар телендә төшерелгән.
Быел бу тарихның дәвамын сериал рәвешендә төшерү планлаштырыла, дип хәбәр итә кинотеатрның матбугат хезмәте.
|
Иң күп укылган
|