|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2015 Мәдәният
Камалда куелган заманча Хуҗа Насретдиннан ФОТОрепортажБүген Г.Камал театрында премьера. Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектаклен режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. Хуҗа Насретдин - мөселман көнчыгышының танылган фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк, дип белдерә тарихчы әдәбиятчыларыбыз. Хуҗа әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар барлыгы мәгълүм. Әлеге шәхескә төрле илләрдә һәйкәлләр дә куелган. Хуҗа Насретдин синкретик әдәби образ. Үзендә аксакал, шул ук вакытта җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия. Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.
Камалдагы “Хуҗа Насретдин”ны сәхнәләштерүдә төрле буын шәхесләр катнашты. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов, ә музыканы яшь композитор Эльмир Низамов язган.
Театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов белдергәнчә, спектакльдә Сергей Скоморохов тагын бер кат иҗатының иң югары ноктасына җитүен, алдынгы заман театры күзлегеннән фикер йөртүен исбатлый. «Концептуаль эклектик театр теле: тере ишәк һәм гаять зур очып йөрүче фил, үткән заман һәм “фэнтэзи” стилендәге костюмнар текстны актуальләштергән, киң кулланылышлы метафоралар бүгенге көн проблемаларына якынайта һәм, шул ук вакытта, мәңгелек темаларны күтәрә – болар бар да сәхнәгә куючы рәссамның хезмәте”, – ди театр белгече.
Режиссер белән берлектә спектакльнең сәнгати образын тудырганда Скоморохов күчәреннән какшаган, кире ягы белән әйләндерелгән дөнья атмосферасын тудыручы күчмә декорацияләр ясаган. Шул ук вакытта рәссам синтетик жанр табигатен дә, суфыйлык мотивларын да һәм төп геройның үзенчәлекләрен дә онытмый, ди сәнгать белгечләре.
Эльмир Низамовны исә Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә эшләп карау кызыксындырган икән.
- Дөресен генә әйткәндә, Фәрит Рәфкатович нинди генә пьеса тәкъдим итсә дә, мин ул эшкә барыбер алынган булыр идем. Бикчәнтәев – зур режиссер һәм яшь композитор өчен аның белән эшләү – бик кызыклы тәҗрибә. Мин әлеге спектакльгә музыканы инде ноябрьдә үк иҗат итә башлаган идем. Аңа кадәр без Фәрит Бикчәнтәев белән шактый күп аралаштык, мин текстлар белән таныштым. Спектакльнең музыкаль бизәлешендә өч төп юнәлешне аерып күрсәттем. “Хуҗа Насретдин” спектакленең үткән куелышындагы музыкаларны яңадан эшкәртеп, заманча вариантын тудырдык. Насретдинга музыкаль тема иҗат иттелде һәм аның варияцияләре булдырылды. Шулай ук, аерым сәхнәләрнең атмосферасын сурәтләүче композицияләр эшләнелде.
Спектакльдә Хуҗа образын Фәнис Зиһаншин башкара. Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы - аның ишәге. Алдагы куелышлардан аермалы буларак, төп герой сәхнәгә тере ишәк белән чыга.
“Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасы Г.Камал исемендәге театрда 6,7,8 һәм 19 февральдә тәкъдим ителә.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
Шамил АБДЮШЕВ фотолары
|
Иң күп укылган
|