поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.02.2015 Җәмгыять

Әфган сугышы батыры истәлегенә мемориал такта ачылды

Самараның Зоя Космодемьянская урамындагы 85 санлы мәктәп бинасында кайчандыр шушында укыган интернационалист-сугышчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Альберт Равил улы ХӘЛИУЛЛИН истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы уздырылды.

- Беренче чыгарылышым булганга күрәдер инде, мин Альберт укыган классны бик яхшы хәтерлим һәм яратам. Классташлары арасында ул иң мөлаем, иң талантлы, иң тирән хисле укучыларның берсе иде. Яхшы укырга да, берәр нәрсә ватылса, төзәтеп бирергә дә, гитарада һәм аккордеонда уйнарга да, походларга йөрергә дә өлгерә иде. 

10 сыйныфны тәмамлаганда Альберт Мәңгелек ут янында почет каравылында тору хокукына ия булды. Моның өчен иң алдынгы укучы булырга кирәк иде бит. Мәктәп линейкаларына комсомол оешмасының әләмен күтәреп чыгу вазифасы да аңарга йөкләнгән иде. Әйе, Альберт бала чагыннан ук җаваплы, көчле рухлы шәхес булып үсте, - дип сөйли аның класс җитәкчесе Татьяна Степановна Канаева. - Хәтеремдә уелып калган тагын бер вакыйга аның тормышына зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. “Татьяна Степановна, чираттагы комсомол җыелышына әләмне мин күтәреп чыга алмыйм, чөнки башка эшем бар”, - дип әйтте ул миңа беркөнне. Мин директор янына барып, аны алмаштыруны соралдым. “Байрак күтәреп чыгудан баш тарткан кеше комсомол буламыни? Патриот буламыни?!” - дип ачуланды директор. Моны ишеткән егет тиешле эшен эшләргә бармады, линейкага килде, ләкин байракны башка укучыга тоттырганнар иде инде. Моны күреп кәефе төшкән Альберт озак кына башын салып утырды. Шул мизгелләрдә нәрсә уйлаганын белмим. Ләкин бу хәлдән соң бер ел вакыт та үтмәде, ул Әфган сугышына китеп барды...
 
1983 елда Куйбышевның 85 санлы мәктәбен тәмамлаган Альберт Хәлиуллин политехника институтына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаганда повестка килә, һәм 84нче елның язында аны армиягә алалар. Урта Азиядәге гарнизоннарның берсендә өч ай әзерлек үткәндә аларны Әфганга җибәрүләре турында билгеле була. Присяга тантанасына килгән әтисе Альбертны башка урынга күчерү турында кайгырта башлый. Ләкин егет иптәшләре белән бергә Әфган сугышына керергә карар кыла һәм бераздан Кандагарга оча. Бәлки шушы җиңел булмаган сайлау алдында торганда ул мәктәптә байрак белән булган хәлне исенә төшергәндер.
 
Хәлиуллинны аэродром саклый торган батальон бүлеге командиры итеп билгелиләр. Яшь, әмма бик җаваплы командирның эше дошманга ошамаган, күрәсең, 28 декабрьдә снайпер пулясы Альбертның гомерен өзә. Әнисенә бу хәбәр 5 январьда гына килеп ирешә. Тагын берничә көннән соң, кайгыдан карайган ана белән атаны өметләндереп, Альбертның соңгы хаты да килә ... “Исән, исән!” дип талпынып алган ата-ананың өметен өзеп, цинк табут килеп җиткәч кенә алар зур кайгыларына ышанырга мәҗбүр булалар... 
 
Бу вакыйгалардан соң 30 ел гомер узып киткән инде. Ләкин бөтен мәктәп балалары да, Татьяна Степановна да, классташлары да Альберт Хәлиуллинның истәлеген кадерләп саклыйлар, аның көчле рухына сокланалар, үрнәк алалар. 85 санлы мәктәптә укыган балалар өчен ул үзләре кебек үк шук-шаян малай да, шул ук вакытта герой да.
 
Өч ел элек Самара шәһәр администрациясе һәм Россия десантчылары берлегенең махсус гаскәрләре һәм һава-десант гаскәрләре ветераннарының региональ оешмасы “кайнар” нокталарда хезмәт иткән егетләр укыган мәктәпләрнең барысына да мемориаль такталар элү идеясе белән чыккан иде.
 
- Әфган сугышында һәлак булган 245 якташыбызның берсе дә онытылмасын өчен башладык без бу эшне. 2015 елда Россиянең һава-десант гаскәрләре 85 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шуңа күрә быел 45 истәлек тактасы эләргә ниятлибез, - дип әйтте үзенең чыгышында оешманың рәисе Виктор Калиничев.
 
Митингта чыгыш ясаган сугыш ветераннары, укытучылар һәм депутатлар арасында шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов та бар иде. “Бүген Альберт Хәлиуллин истәлегенә ачыла торган мемориал такта янында без локаль конфликтларда Ватан өчен гомерләрен куйган бөтен якташларыбызны искә алырга тиешбез. Альбертның һәм башка батырларыбызның истәлеге мәңге саклансын иде. Алар бит күпмилләтле һәм күпконфессияле Россия халыклары тыныч яшәсен өчен гомерләрен бирделәр. Мәңгелек дан аларга!
 
Самара шәһәр администрациясе һәм шәһәр Думасы яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен бик күп эшләр башкара. Мемориал такталар һәм музейлар ачу бу эшнең бер өлеше”, - дип сөйләде депутат.
 
Мемориал тактаны сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Владимир Пронин һәм Россия десантчылары берлегенең махсус гаскәрләре һәм һава-десант гаскәрләре ветераннарының региональ оешмасы рәисе Виктор Калиничев ачтылар.Тантана мәктәп укучылары башкаруындагы “Тынычлык булсын” (“Пусть будет мир”) җыры белән тәмамланды.
 

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 6 | 07.02.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»