• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42
  • Продаю Газель тентованный 2007 года и иже каблук на базе ваз 2107 2012 года. Не дорого. Заинск. 9397333989
  • Казанда булмә сатыла 17 кв м. балконы бар ремонт ясалган. 89509469991
  • Кәҗә тәкәсе сатыла, бәтиләре дә бар. 89534010031
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань тел 89274544590
  • Требуется личный водитель для руководителя. Все вопросы по тел. 89503243636
  • Продаются кресло-коляски с приводом для управления одной рукой комнатная и прогулочная,в том числе для детей-инвалидов. Цена договорная. 89179150564

 

 

 
Архив
 
06.02.2015 Җәмгыять

70 ел элек булган аулак өй

ТНВдан “Аулак өй” тапшыруын караганда 70 ел элек булган аулак өй искә төште. Сугыш туктаган ел иде. Көз көне. Дус кызым Асиянең әнисе башка авылга кунакка киткән. 13 яшьлек Асия мине, 11 яшьлек кызны, әнидән сорап, үзләренә кунарга алып китте. Ул әнисе белән генә яши, әтисе сугышта үлеп калган. Үсмер кызлар аның әнисеннән аулак өй ясарга рөхсәт алып калганнар.

15-17 яшьлек шул кызлар кабакка арпа ярмасы кушып, бәлеш пешерделәр. Кич җиткәч, аулак өйгә аларның егетләре – яңа гына мыек чыга башлаган үсмерләр килде. Уен, җыр-бию, күңел ачу башланды. Без Асия белән сәке түренә менеп утырып, кызык карыйбыз. Мине дә уенга тарттылар, җырлаттылар, биеттеләр. Малай-егетләр арасында гармунчы да бар, билгеле (без яшь чакта гармун уйнарга өйрәнүче егетләр күп иде, хәзер генә ул гитара дип аталган, фанер кисәгенә кыллар тезелгән нәрсәне чиртәләр). Уеннан туктап, бәлеш ашарга утырдылар, ишек бикле. Ишегалдын, капка төбен малайлар сырып алган (ул чакта “оя” саен 6-7 бала бит), өйгә керергә телиләр, әмма аларга керергә рөхсәт юк, билгеле.

 
Бәлеш ашалып беткәч, урамда малайлар тавышы тынды һәм хуҗа кызы Асия, ни булды икән дип, ишегалдына чыгып китте. Аннан кычкырып елап килеп керде. Карасак, малайлар нәзегрәк бүрәнәләрдән тезеп ясалган өйалдын сүтеп, урам буйлап тезеп киткәннәр, түбәсе генә калган. Егетләр: “Елама, Асия, төзеп куябыз аны”, – дип, чыгып киттеләр. Кызларга чыкмаска куштылар. Бераздан өйалды үз урынына “килеп утырган” иде. Егетләр теге малайларны тотып, үзләреннән үк төзеттергәннәр һәм бүтән андый шуклык эшләмәскә ант иттергәннәр икән. Уен-көлке аннан соң да дәвам итте әле. Төнге унбердә таралдылар – “норма” шулай куелган иде.
 
Элекке аулак өйләр бик кызык, күңелле була, анда йөзек салыш, күзне бәйләп, кешене кулыннан тану, йолдыз санарга чыгу, төрле җыр-бию оештырыла иде. Яшьләр шул рәвешле күңел ачып, авыр тормышларын җиңеләйткәннәрдер инде. Кызларның да, егетләрнең дә аякларында чабата, күбесенең күлмәкләре ямаулы һәм моңа берсенең дә исе китми, чөнки барысы да бер чама иде...
 
Ул вакыттагы теге шук малайларга хәзер 80-85 яшьләр тирәсе инде. Кайберләре бәлки исәндер, хатым басылып чыкса, искә алып көләрләр. Аулак өйдәге бу хәл элекке Тәкәнеш районы, Алгай авылында булды. 

Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 1 |
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№7 (901078) / 06.02.2015 20:26:52

мин узем аулак ой тапшыруын карамыйм,кыскартырга кирэк дип уйлыйм,

№6 (901073) / 06.02.2015 19:28:00

Нэрсэ генэ дисэгез "Аулак ой" тапшыруын хэркем яратып карый. Кризис дип кыскартмасалар ярый инде.

№5 (901051) / 06.02.2015 17:45:20

Менэ пажалыста, карт бабайлар трусиклы кызлар санап йори урамда...
Син ничек тузэсендер.

№4 (901050) / 06.02.2015 17:44:16

Эй, Динар син дэ йорисен инде..
Карама берни дэ, асфальт кара да, карга санап йор лутчы!

№3 (901049) / 06.02.2015 17:43:09

К. Динар, хәзер татарда ислам буенча яшәгән кеше бармы соң ул? Кызлар җәй көне болай да урамда кечкенә трусик киеп йөриләр, тора бара бөтенләй шәрә йөрмәсәләр ярый инде. Син үзең дә матур кызлар очраганда күзеңне йомып читкә карамыйсыңдыр.

№2 (901044) / 06.02.2015 17:13:11

ислам буенча, никахлашмыйча кызлар белән егетләр берсенә берсе карарга да тиеш түгел, кагылырга да тиеш түгел, әмма кирәк эш белән тиз генә карап алу ярый, мисал өчен, кыйммәтле сату-алу булганда кешене истә калдыру кирәк булырга мөмкин, яки, өйләнер өчен карап алу ярый. һәм, ялгыш кына күз каршына хатын-кыз эләксә, шунда ук башка якка карыйсы, яки күзне йомасы, йә ул күренешне каплыйсы.

№1 (900983) / 06.02.2015 14:25:27

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments