поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2015 Фаҗига

Биектау районы Мәмдәл авылында янгын чыгып картларны йортсыз калдырган (ФОТО)

Мин килгәндә Мөхәммәтгали абый йоклый иде. Кызы Филсинә: “Әле генә авыллардан кайтып керде, аяклары талган”, - дигән сүзләрне башта аңламадым. Баксаң... 82 яшен тутырган карт авыллар буйлап хәер сорашып йөри икән. - Тамчыдан күл җыела бит. Бераз булса да ярдәме тимәсме дип йөрим инде. Кызым, минем үз нигеземдә, үз йортым белән яшисем килә... - дип күз яшьләренә буыла-буыла моң-зарын сөйләде карт

Абзар тулы мал иде

Әле кайчан гына Мусиннар гаиләсе Биектау районының Мәмдәл авылында җир җимереп эшләп, яшәп ятканнар. Сиксәннең аръягына чыккан Мөхәммәтгали бабай белән Сания әби зур хуҗалык алып барырга да, йорт-куралтысын карарга да авырсынмаганнар. Уллары Илгиз, киленнәре Энҗе дә алар белән яшәгән. Яшьләр күбрәк Биектау-Казан юлын таптаган.
 
Мөхаммәтгали карт гомере буе күмәк хуҗалыкта эшләгән кеше. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмаган. Бакча тулы сый-нигъмәтләр белән шаккаттырган авылдашларын. Бәрәңге, 150 төп помидор, бакчаның иңеннән-буена сузылган кыяр, суган, кишер түтәлләре дисеңме - барысы да булган аларда. Әле күптән түгел генә Мусиннар үз көчләре белән 300 кв метрлы сарай да салып куйганнар. Ул сарайны гына төзергә дә ун еллап вакытлары киткән. Абзар тулы мал да тотканнар. Улларына дип күршедәге йортны да сатып алганнар. Без сүз белән әйткәндә, барысын да үз хезмәте белән, тир түгеп эшләп табучы, тырыш кешеләр булган Мусиннар. Бәхетсезлек аяк астында гына йөри дип тикмәгә генә әйтмиләр, бөтен хезмәтләре чын мәгънәсендә утта яна.
 
Картлык көнендә - урам уртасында
 
2014 елның 10 ноябре. Мөхәммәтгали бабай, гадәттәгечә, иртә таңнан торып мал-туар арасында чуала. Уллары иртән каравыл эшеннән кайтып, бераз хәл алыйм, дип, өйләрендә ятып тора. Иртәнге тынлыкны аяз күктә яшен суккан күк Мөхәммәтгали бабайның:  “Янабыз! Коткарыгыз! Янабыз!” - дип кычкырган тавышы боза. Өйдәгеләр башта ни эшләргә белми каушап кала.
 
Алар аны-моны абайлаган арада ут үзенекен эшли: абзардан чыккан янгын бер мизгелдә, бөтен тирә-якны төтенгә күмеп, инде өйгә дә үрмәли башлый. Өйдәгеләр исә, үз-үзләрен белештермичә, нәрсә туры килә, шуны кулларына эләктереп, тәрәзәдән генә сикерергә өлгерә. Ярый, киленнәре Энҗе өйдән әби белән бабайның документларын алып чыга. Ә Илгизнекеләр ут эчендә кала.
 
- Картлык көнебездә урам уртасында калырбыз дип уйламаган идем. Өйдән ашыгып чыгып киткәндә өстемә бер иске бишмәт кенә кидем. Шуның белән генә калдым бит, - дип елый Сания әби.
 
Болай да бөтерчек кадәр генә карчык фаҗигадән соң бөтенләй бирешкән, кайгыдан колаклары да начар ишетә башлаган.
 
Тай гына исән калды
 
Янгында ике йорт көлгә әйләнгән, күршеләренең йорты да зыян килгән. Соңыннан янгын Мусиннар абзарыннан чыкканы ачыклана.
 
- Иң кызганычы – мал-туар. Алар абзардан чыга алмыйча шунда калды. Этебез бәйдә иде, ул да янып үлде. Мескен атыбыз үзе ашый торган улагы өстендә үлгән. Песиебез берничек тә ут эчендә калырга тиеш түгел, хәзер күршеләребездән аны гел белешеп торабыз, - дип сөйли Филсинә апа.
 
Утта тайлары гына исән кала. Аны абзар артына аркынга куйган булалар.  Илгиз аны уттан коткарам дип бакчадан чыгармакчы булган, ул исә кире утка ыргылган. Шулай озак азапланып, күрше малае белән колынны көчкә коткарганнар.
 
Янгыннан калган харәбәләрне, өйдән калган вак-төякне җыешырга авыл халкы ярдәм итә. Ләкин зур-зур бүрәнәләрне алып атарга кеше көче генә җитми. Алар әле дә шул урында җештырылмаган килеш ята.
 
Язга чыккач район хакимияте техника белән ярдәм итәр дип өметләнәбез. Яңа йорт салабыз дисәк тә, иске өйнең калдык-постыкларын чыгарып атарга кирәк бит, - ди Филсинә ханым.
 
Мөхәммәтгали бабайларның тормышлары болай да җай гына бармаган. Караклардан да күп иза чиккәннәр. Гараждагы мотоциклларын алып чыгып киткәннәр, арканда торган бозауларын урлаганнар... Бакчаларыннан ел саен капчык-капчык суган, помидор югалган. Инде каракның кулыннан тоткач та, тавыш-гауга күтәреп йөрмәгән үзләре.
 
Янгыннан соң:
 
- Мөхәммәтгали абый нәфесен тыя алмыйча җыйды, менә хәзер бер мизгелдә бөтен җыйган мал-мөлкәте янып бетте, - дип әйтүче ачы телләр дә табылган.
 
Ләкин гаилә бу сүзләргә дә артык игътибар итми.
 
- Без кеше малына тимәдек. Гомер буе көчебездән килгәнчә эшләдек. Эшләми кая барасың, тормышны алып барырга кирәк бит, - ди Филсинә апа.
    
Авыл, дип саташа
 
Бүген Мөхәммәтгали бабай гаиләсе белән кызлары Филсинәдә яши. Максаты – ничек булса да кышны чыгып, иске нигездә яңа йорт салырга.
 
- Әти шәһәрне үз итмәде. Төннәрен үз йорты белән саташып чыга. Йокысыннан тора да, мин йөреп керәм, дип ишеккә таба бара, аннан, үзе дә аптырап, бер урында басып кала. Төннәрен йөрергә бу бит авыл җире түгел, монда ул ияләнгән ишегалды да, капка төбе дә юк, - дип сөйли Филсинә апа.
 
Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтми Мөхәммәтгали бабай. Мусиннарга халык та бик күп ярдәм иткән. Лаеш районы Имәнкискә авылы мәчетендә аларга 6 мең сумга якын акча биргәннәр. Шул ук авылда бер гаиләдә бабайга ике яшь кыз 20 мең сум чыгарып биргән. Бабай аларның исемнәрен дә истә калдырмаган инде.
 
- Шул мәрхәмәтле җаннарның исемнәрен дә белмим, күрсәм, рәхмәтләр яудырыр идем үзләренә. Безгә район хакимияте дә шулкадәр акча бирмәде - ди Филсинә ханым.
 
Дөрес,  болай да көч-хәл белән җыйган акчаларын үзләштерергә ниятләүчеләр дә табылган.  Берсендә исә  Мөхәммәтгали бабай Әтнә районында ялгыш исерекләр йортына килеп кергән. Шунда бер ир-ат аның паспортын тартып алып, “Ялган сөйлисең!” - дип бугазына ук ябышкан. Көч-хәл белән качып котылган бабай.
 
АМусиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләсәгез, редакциягә шалтырата аласыз. Бездә банк реквизитлары бар. Яки  8987 424 26 80 телефонына да акча салырга була.
 
 
1
 
 
 
2
 
 
3

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»