|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2015 Матбугат
Күп кенә танылган журналист чыгарган Журфак төркеме юбилеен билгеләп үтте (ФОТО)Быел җәйгә КДУның журналистика факультетын тәмамлавыбызга ун ел була. Безнең төркем 1302 санлы иде, шуңа да студент елларында ук группаның туган көнен 13 февральдә билгеләп үтү гадәткә керде. Ләкин февраль ае җиткәнне көтеп тормадык, төркемдәшләр белән очрашырга булдык. Узган ялларда Казан янында йорт “снимать” итеп көне буе күңел ачтык, җырладык, биедек, студент елларындагы кызыклы хатирәләрне яңарттык, укытучыларны искә алдык. Зөлфәт Зиннуров: “Яңа рецептлар өйрәндем”, – дип кисәткән иде, ул фольгага төреп балык пешерде. Нияз Рахман тәмле итеп шашлык кыздырды. Алия Исрафилова яңа җырлар өйрәнеп килгән иде. Кем беләндер биш, кем беләндер ун ел күрешмәгәнбез, бик сагындырылган. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау, тормышларыбыз матур, уңышларыбыз да җитәрлек. Киләчәктә дә шулай яшәргә, күрешеп торырга язсын иде. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
Энҗе БАСЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|