поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.02.2015 Икътисад

Казан үзәгендә завод һәм офислар калмаячак

Якын киләчәктә Казанның тарихи үзәгендә яңарту көтелә. Биредәге завод цехларын һәм офис үзәкләрен башка җиргә күчерергә телиләр. Шәһәр үзәгендә исә торак йортлар һәм күңел ачу урыннарын гына калдырырга җыеналар.

Казанлыларга тиздән шәһәр үзәгендәге офислары белән саубуллашырга туры килмәгәе. Мондагы кайбер завод, сәнәгать цехларында эшләүчеләрнең дә шундый хәлдә калуы ихтимал. Кайбер мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә шәһәр мэриясе Казанның документлар һәм хокукый актлары җыелмасында шәһәрне яңача планлаштыру проектын бастырган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, шәһәр үзәгенең мәйданы 1,181 мең гектар тәшкил итә.

Җитәкчеләр сүзләренчә, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы, “Таткрахмалпатока” заводы, Казан стандарт булмаган җиһазлар заводы урнашкан җирләрдә киләчәктә торак йортлар, балалар бакчалары, парк һәм скверлар, кунакханәләр һәм рестораннар барлыкка килергә тиеш.
 
Офис үзәкләрен дә шәһәрнең башка районнарына күчерергә телиләр. Төгәлрәк әйтсәк, аларны тарихи үзәкнең көньяк-көнбатышына, Идел һәм тимер юл арасында, Декабристлар һәм Вахитов урамнарындагы кварталга, яңа ипподром ягына урнаштырырга планлаштыралар. Хәер, офис үзәкләренең “күчүенә” Казанда 1 апрельдән тормышка ашырылачак түләүле парковка системасын кертү дә “булыша”. Шәһәр үзәген яңача планлаштыруга багышланган иҗтимагый тыңлаулар да узачак. Ул 6 февральдә Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсендә үтәр, дип көтелә.
 
Моннан тыш, Казанда Бауман, Петербур урамнарыннан кала, өченче җәяүлеләр урамы барлыкка килергә мөмкин. Казанның документлар һәм хокукый актлары җыелмасында Сул як Болак урамын машиналардан арындырып, җәяүлеләр зонасына әверелдерергә телиләр.
 
Киләчәктә метрополитенның ике яңа линиясе һәм биш яңа станциясе дә төзеләчәк икән. Шулай ук Казанның зур боҗра участогын төзергә җыеналар. Ә башкаланың кече боҗрасында 3 транспорт чишелешен төзү, Кече Кабан күлендәге күперне реконструкцияләү көтелә. Межлаук һәм Чернышевский урамнарындагы җәяүлеләр күперчекләре булдырылырга мөмкин. Тагын бер кызыклы яңалык - гомуми озынлыгы 32 километр тәшкил иткән велосипед юлы планлаштырыла. Бу велосипед парковкаларының артуына китерәчәк. Хәзергә алар 12 булса, киләчәктә аларның саны 10га артыр дип көтелә.


Интертат.ру
№ | 03.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»