• 19.09 "ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 19.09 Спектакль "Чипполино". Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 10:00; 13:00
  • 20.09 "СУПЕР-КИЯҮ" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 20.09 "Сөй гомерне, сөй халыкны...". С.Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. 14.00. Г. Тукай әдәби музее
  • 21.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Нагорный". 17.00
  • 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Сентябрь Сергей Рыжиков
  • 19 Сентябрь Анастасия Колесова
  • 19 Сентябрь Сәлимә Әминова
  • 19 Сентябрь Нури Арсланов (1912-1991)
  • 19 Сентябрь Юрий Гвоздь
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.
  • Покупаю прицеп (бочка) тракторный поливомоечный опм 3.5,тел 89600587559
  • Арпа сатыла ,89870627119
  • Актанышта частный дом яки квартира снимать итер идек, тиз арада , семьялы 2 балалы без.озак вакытка тугел, мебель бн булса эйбэт булыр иде 89600823449
  • Шәһәр үзәгендә тәритипле кызларга бүлмәне арендага бирәбез. 89503281017
  • Бодай сатабыз. тел. 89093070738
  • Актанышта 2 булмэле фатир сатыла. Набережная янында. 89179077379
  • Казанда Адоратский ур. 60 йортта 1 бүлмэле квартир сатыла. Мәйданы 33 кв. м, зал 17, кухня 8 кв.м. Санузелга кафель ябыштырылган, балкон пыяла рамнар куелган. Тәрәзәләр агачлы, тыныч урамга карый, кояшлы як. Күршеләр сабыр, тыныч холыклы гаилә, ишегалдында видеокүзәтү куелган, матур балалар мәйданчыгы бар. Олылар һәм балалар поликлиникаларына җәяү генә барасы, якында гына ике мәктәп, татар гимназиясе(№13), "Золотая шайба" спорт комплексы, кибетләр, базар, яшелчә базары (оптовый). ЖКХ буенча бурычлар юк, өлкән яшьтәге бер собственник, чистая продажа. Бәясе - 3 190 000 сум. тел 8 917 223 97 39
  • 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ. собственник. 89655846630

 

 

 
Архив
 

04.02.2015 Матбугат

ТНВда кыскартулар: кешеләрме әллә хезмәт хакымы?

Журналистлар арасында ТНВда йөз кешене кыскартачаклар дигән сүз таралган. Миләүшә Айтуганова да, Илнур Фәйзрахманов та кыскартуларның булачагын кире какмый. Йә хезмәткәрләр, йә хезмәт хаклары кимиячәк.

Бу көннәрдә татар журналистлары арасында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә кыскартулар булачак дигән сүзләр таралды. Кемдер йөз кешене эштән җибәрәләр икән, кемдер барлык хезмәткәрләрнең 10%ын кыскарталар икән дип белдерә. Фейсбукта да бу темага фикерләр куера.

"Бездәге халыкның 10%ын кыскартырга, аларга тимәгән очракта, хезмәт хакларын 15%ка киметергә дигән сүзләр йөри. Әле беркем дә кемне кыскартачакларын белми, бәлки шуңа күрә артык борчылучы да юктыр. "Болгар" радиосында алты кеше, ә телевидениедә йөзләп кеше кыскартуга эләгәчәк икән дип тә әйтәләр. Без үзебез төшкә кадәр дәфтәрне өстәлнең бер почмагына, төштән соң аны икенче почмакка төртеп куючыларны эштән җибәрерләр дип өметләнәбез", дип белдерде Азатлыкка ТНВда эшләүче бер журналист. Исемен күрсәтмәүне үтенде ул.
 
Телерадиокомпания генераль директорының радио буенча урынбасары, "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов кыскартуларның булачагын кире какмый, шулай да тырышып эшләүчеләргә кагылмаячаклар. 
 
"Кыскартуларның күләме, кемнәргә һәм ничек кагылачагы турында мин әлегә өздереп әйтә алмыйм. Бу мәсьәләне директорлар шурасы белән килештерү кирәк булачак. Әлбәттә, Русиядәге кризис сәбәпле үзгәрешләр булачак. Без бәяләр артканга хезмәт хакларын арттыру (индексация) булыр дип торабыз, шул ук вакытта бөтен компанияләрдә һәм министрлыкларда кыскартулар бара", ди Фәйзрахманов. 
 
Ул хезмәткәрләрне кыскартканда иҗат кешеләре һәм техниклар арасында кемгә дә булса өстенлек бирү ягында түгел. "Алар берлектә. Әгәр иҗат кешеләре җитештермәсә, техниклар аны эшкәртеп чыгара алмаячак, киресенчә, техниклар булмаса иҗат кешеләре үзләре эшләгән әйберне эфирга чыгара алмый", ди Фәйзрахманов.
 
Ул кыскартулар булган очракта, иң беренче чиратта, хезмәткәрнең җитештерүчәнлеге, эшне ихлас башкаруы исәпкә алыначагын әйтә. "Без атнасына 40 сәгать эшләргә тиеш. Кемнәр күбрәк эшли, кемнәргә ихтыяҗ бар, кемнәрнең тапшыруларын яраталар... Һәр җирдә дә тырышып эшләгән кешене саклап калу дигән әйбер бар. Шулай ук кайбер ставкалар берләштерелергә дә мөмкин. Әгәр чыннан да инде кыскартырга дигән шарт куела икән, бу вариант та каралырга мөмкин. Бүген уйланулар бар, әмма төгәл генә мәгълүмат юк", ди Фәйзрахманов. 
 
Шулай да ул кыскартуларның ТНВны да читләтеп узмаячагын әйтә. Чөнки, аның сүзләренчә, КамАЗ, "Түбәнкаманефтехим"да ун меңләп кешегә кыскарту турында искәртү кәгазе тапшырылган инде. 
 
ТНВ генераль директоры урынбасары, ширкәтнең баш продюсеры Миләүшә Айтуганова кыскарту сәясәтнең Мәскәүдән үк килүен, "кризиска каршы чара" чагылышы икәнлеген әйтә.
 
"Хәзер бөтен ширкәтләргә (оешмаларга) "кризиска каршы чаралар планы" әзерләргә кушылган. Ул безгә дә килеп җитте. Төрле юлларны уйлыйбыз. Ничегрәк булыр, әлегә төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки генераль директор (Илшат Әминов) һәм аның урынбасарлары нәкъ шушы проблем өстендә эшли. Без аны, акционерлык җәмгыять булганга, директорлар шурасына ("ТАИФ") тәкъдим итәргә тиеш. Ул анда гына хәл ителәчәк", ди Айтуганова.
 
Аның сүзләренчә, ТНВда йөз кешене кыскарталар икән дигән сүзләр гомумән дөреслеккә туры килми. 
 
"Без хәзер төрле вариантларны карыйбыз. Бәлки, ул хезмәт хакларының кыскартылуы булыр, бәлки кешеләрне кыскарту... Өч төрле вариант әзерләнә. Директорлар шурасы кайсын кабул итәр, алга таба шуның буенча эшләячәкбез", ди Айтуганова. 
 
Үзе ул телевидениедә татарча тапшыруларны ничек кенә булса да саклап калу ягында. "Бу кыскартулар "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" эфирында берничек тә тамашычыларга сизелергә тиеш түгел. Бөтен татар тапшыруларын да, шул тапшыруларны әзерләгән кешеләрне дә саклап калу кирәк. Һәр оешмада тиешенчә эшләмәгән кеше бар, әгәр алар бар икән, бирелгән вазифаларын үтәмиләр икән, бәлки, аларны язма рәвештә ике ай алдан кисәтербез. Әле бу юнәлештә эш башланды гына, ике атнадан ниндидер ачыклыклар булачак", диде Айтуганова. 
 
Бүген ТНВда 700гә якын кеше эшли. Миләүшә ханым ширкәттә уртача хезмәт хакының күпме икәнен әйтмәде. 
 
ТНВ журналистлары арасыннан берәү Азатлыкка "бу кыскартулар гади хезмәткәр өстенә төшәчәк, бездә түрә-кара үзен беркайчан да рәнҗетми ул", диде.
 

Наил АЛАН
Азатлык
№ | 03.02.2015
Азатлык печать

Фикерләр

№127 (901615) / 10.02.2015 10:09:27

Лэмны мин укымадым.))) Комментта ялгышларны синең өчен калдырым. Нәрсәгә бәйләнер идең)))
Синең кебекләргә миннән кызыл чүпрәк)))))

№126 (901437) / 09.02.2015 13:49:12

үләм!, шту син! ЛЭМны да, Явабатаны да укыган бит ул!..))

№125 (901436) / 09.02.2015 13:47:26

Иркә, (Айзик Азимовның татар булуы турында бүген генә белүең бик кызганыч!
Син менә СССРның атом бомбасы атасының чи татар булуын беләсеңме соң?)
ой-ой-ой))))))))

№124 (901431) / 09.02.2015 13:29:21

Замнар кайда да куп икэн.

№123 (901405) / 09.02.2015 07:23:29
№122 (901404) / 09.02.2015 07:16:51

күпме яшьләр эшли БСТда.

http://tv-rb.ru/litsa-telekanala/

№121 (901401) / 09.02.2015 06:45:56

КЫСКАРТМАСЛАР !

№120 (901337) / 08.02.2015 17:50:50

ТНВ да иң яхшы журналист Рамиль Гарипов сөйли дә белә,тапшыруы да 100% актуаль.
Ул Иртәнге "Манзара" тапшыруына Илнар Хөснуллинны ник утыртканнардыр кошмар. Авыз ачып 1 сүз әйтә елми бит ул. Ул эшләгән көннәрне тапшыруны карыйсы да килми. Марсель Аскаров бн Айзат Шаймарданов шулай ук өметле егетләр. бик яхшы сөйлилэр. кызыклы сюжетлар эзерлилэр. МОЛОДЦЫ!!!! Ә "Болгар" радиосыннан Гөлшат белән Рөстәм китсә бииииик әйбәт булыр иде. бер җүнле әйбер сөйли белмиләр. АЙГӨЛ,НАИЛЯ,ГӨЛНАЗ,ФАИЛ,ДИЛБӘР,АЙСЫЛУ,МАРСЕЛЬ,ИЛФАР менә дигән алып баручылар. Элек Илнур Файзрахманов та тапшырулар алып бара иде их кире кайтсын иде ул вакытлар. Бик мәгънәле,сүзнең тәмен белеп сөйли иде. Бик сагынам аның эфирда эшләгән вакытларын.

№119 (901294) / 08.02.2015 14:34:33

ТНВда кыскартулар турында суз бара,причем монда онкология

№118 (901291) / 08.02.2015 14:26:29

Айзик Азимовның татар булуы турында бүген генә белүең бик кызганыч!
Син менә СССРның атом бомбасы атасының чи татар булуын беләсеңме соң?

№117 (901289) / 08.02.2015 14:22:04

Әйе, Эллэ берэрсенен улми калганы бармы? Мин чир белэн догаларнын бернинди уртаклыгы юк икэне турында яздым, так что бармак белэн теге нэрсэне ботама.

№116 (901285) / 08.02.2015 13:53:40

Эйе, алай дисэн иртэн юк булучылар, рак авырулары кебек сызлланмыйлар инде. Нишлэтэсен, улем дэ торле адэм баласы очен.
Суз бит, улми калу турында бармый монда. Яшэу рэвеше турында.

№115 (901283) / 08.02.2015 13:25:40

Мин-татар!!!, тәкә түгел, көне белән сөзми. Бездә дә булды андыйлар. Авырмыйлар, эх тә итмиләр, аракыны чөмерәләр иде. Менә шундыйларны иртән эш урынындамы, өйдәме, юлдамы үле килеш табалар иде. Булды андый хәлләр, күп булды, хәзер дә булып тора. Алланыкын беркем белми. Кичтән генә сөйләшеп утырасың шулар белән, ә иртән инде юк. Бик серле үлем. Диагноз - йөрәк.

№114 (901272) / 08.02.2015 11:38:21

Иркә, синең татар телен такы-токы гына белүеңнән татар теле, фән белән танышлыгың дару сертификаты белән танышлыктан артык булмаганнан фән һәм фән эшлеклеләре юкка чыкмый. Кайсы фән өлкәсенә кермә, татр исемен очратмый калмыйсың. Чокчына башласаң, основоположнигы да татар булып чыга. Монда кемдер язганнан чыгып, научный фантастикага нигез салучыны карый башлаган идем, Саратов мишәре, Американың курнекле язучысы Айзек Азимов булып чыкты.

№113 (901264) / 08.02.2015 11:21:59

Мин-татар!!!, //мондагы карышып утыручылар, әлбәттә, кылычын да узачаклар.Кемдер кылычны узачак, кемдер узмаячак. Эш шунда.//

Мин-татар!!!, Иркә пәйгамбәр булган бит инде. Күрәсеңме монда карышып утырганнарга нинди язмыш язды. Үзе үк алла ролендә дә)

№112 (901261) / 08.02.2015 11:16:57

Энҗебикә сузлэрен дорес дип кабул итсэн миннэндэ изге кеше юктыр Сонгы 5-6 елда вообще бернинди чир белэндэ чирлэгэнем юк, хэттэ манкада акканы юк. Бэйрэмнэрдэн сон, кубрэк жибэрелсэ инде, бераз баш авырткан шикеллерэк була конечно, но ансыда обед житкэнче бетэ. Аллага, торле догаларга карата минем карашны бик эйбэт белэсез, так что аларнын бер катышыда юк минем сэлэмэтлектэ.
Ялганчы Иркэ тагы нидер ойрэткэн була бит эле, белемен булса башта малаенны дистрофиядэн дэвалар иден, но куренгэнчэ анлык белемен юк.

№111 (901259) / 08.02.2015 11:13:52

Ой,,, ул Россия медицинасындагы фән эшлеклеләре... Павлов һәм Мечниковтан соң Россиядә алар юк.

№110 (901258) / 08.02.2015 11:11:36

Грипп йогышлы авыру түгелмени ул? хыт 200 процент иммунитетың булса да, организмга эләккән вирустан котылу юк дип үрәткәннәр иде безне. пандемия вакытында иммунитетлы кешеләр булмыйдыр инде алайсак.Кара ул азиядән ни генә чыкмады инде, птичийе да, эболасы да, спиды белән гепатиты да, бер дә иммунитетлды кешеләре юк икән.

№109 (901257) / 08.02.2015 11:10:45

Энҗебикә, ))))

кылыч сәвиршинне ниәбизәтелне))) әмма мондагы карышып утыручылар, әлбәттә, кылычын да узачаклар.Кемдер кылычны узачак, кемдер узмаячак. Эш шунда.

Ә менә минем кебекләргә кылыч та кирәкми)))чөнки минем өчен кылыч әнинең рактан үле булды. Миңа 21 яшь кенә иде. Шул вакытта мин үземә сүз бирдем. Мин бары үз көемә, үз рәхәтем өчен һәм бер кеше сүзенә карамыйча яшәячәкмен.Апалар әни яшен уздылар, Аллага шөкер!

Мин сезгә Козловның "Философские сказки" ын тәкдим итәм. Көлә-көлә укыдым кичә.Әлбәттә, ул язган әйберләр минем өчен яңалык түгел, әмма күпләргә файдалы булуы бар.Анда да шул мин әйткән кояш икән.Әмма ул анда томан гына тарата. Иң мөһиме үзегезне югалтиау. Югалткан булсагыз, кабат кайту.Яшәүнең үзеннән дә матур әйбер юк.

№108 (901256) / 08.02.2015 11:07:31

"Татар ТВсы әнә шундыйларга юл бирсен иде" дигәнне "Татар ТВсы әнә шундый тапшырулар эшли алганнарга юл бирсен иде" дип укырга

№107 (901253) / 08.02.2015 11:02:54

Иркә, тапшыруның максаты, дәвалау ысулларын пропагандалау, вообще пропоганда түгел бит. Төрле сетларда, татар теле кухня теле генә, урычса белмәсәң югары дәрәҗәләргә ирешеп булмый дигән карашның дурес түгеллеген курсәтү өчен кебек бит. Фоат әфәнде Ахмәтҗанов, гади авыл егете. Медецинага да ялгыш кына килеп кергән. Шуңа карамастан, урысча белүе чамалы гына булса да, башы эшлгәнгә, ялкау булмаганга, чит илләрдә дә танылырлык дәрәҗәдәге фән эшлеклесе була алган. Әнә, татар илендә дә авылда туып үскәннәр уйлап табуга авторлык таныклыкларын куя башлаганнар. Андыйлар бик күп бит ул татар арасында, татар теле белән яшәүчеләр арасында. Айтуганова ТВсы яшелле-кызыллы тавыш белән акыручыларны, слуат кебек "профессор"ларны гына күрсәтеп, татарны мескен итеп танытмакчы буса да, сирәк-мирәк кенә Фоат Ахметзянов кебекләр турында эшләнгән кебек талантлы, урынлы тапшырулар да чыгыштыра. Татар ТВсы әнә шундыйларга юл бирсен иде. Ул чакта, түләгән налог акчалары да кызганыч булмас иде.

№106 (901252) / 08.02.2015 11:01:38

6 айлап алдан күрсәтәләр. Әлбәттә, авыру кызган чагында да бар инде алар...

№105 (901251) / 08.02.2015 10:59:18

Иххх, ә сез аны соң узгансыз....Сез узганда таралып өлгергән булган.
Һәр кеше организмы төрле, шунлыктан төрлечә уза.

№104 (901250) / 08.02.2015 10:54:59

№94!!! Сүз грипп турындамыни???

Грипп белән авырмау серләрен дә беләм.Әйтәм ич, улымның 22 яшенә җитеп бер тапкыр да ! йөткергәне юк!Борыныннан сары маңка акмады.Беренче парацетамолны алты яшендә бирдем! Анда да үзем гаепле, ситуацияне самотекка җибәргән идем...
Антибиотикны беренче тапкыр 14 яшендә бирдем, әлегә беренчесе һәм соңгысы.Тамак асты лимфа узеллары бүрткән иде. Анда үз гаебе -30 градуста көзге юка куртка белән чыгып киткән иде, сүз тыңламыйча.

№103 (901248) / 08.02.2015 10:47:23

Онкомаркерлар жанкисэк, авыру таралгач кына курсэтэ шул, Иркэ!

Минем берничэ танышым онкомаркер аша узгач, улеп тэ киттелэр. Сон килгэннэр врачка, чир азган булган, башка органнарга таралган диделэр.

№102 (901247) / 08.02.2015 10:47:02

Авырганда инде булмый, билгеле. Бу таныш тойгы, ул чакта нишләтсәләр дә, шуңа риза булып ятасың. Булды андый чаклар, бераз хәл керә башлагач та, урыннан кеше ярдәме белән торып, берничә адым атлау, кулга кашык тотып, аны авызга якын китерүләр дә газап белән бер иде. Минем бүгенге халәтем, дөньяга яңадан тугандай, шатлык һәм бүгенге көнгәчә Илаһыма берөзлексез рәхмәт хисләре кичереп, яңа белемнәргә омтылу миңа тик торганда кинәттән бирелгән диеп уйлыйсызмы? Болар - тормышта "ут һәм кылыч" аша узган аяусыз көрәш нәтиҗәсе. Яшисегез килә икән, көрәшегез, көрәшеп җиңгәннәр сүзенә колак салыгыз, үкенмәссез, чөнки "суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп булмый", "только опыт создает настоящего мастера".

№101 (901246) / 08.02.2015 10:43:46

№96, әйе, мин нәкъ шул турыда язам да.

Өченче тапкыр кабатлыйм!1. беренче операциядән соң (а) сүз ашказаны- эчәк раклары турында бара б) врачка бармагыз димәдем) һәм дәвалау курсы узгач дип яздым.
2.ФСКН кагыйдәләрнең артык катгый булуы аркасында наркотик препаратлар сатып ала алу мөмкинлеген юк дәрәҗәгә җиткерә. Менә шунда алар провизорлар янын йөриләр дә инде.Наркотик булмаган авыру баса торган даруларны безгә подбирать итәргә туры килә.Чөнки бездән үтенәләр!!!!Ү-Т-Е-Н-Ә-Л-Ә-Р!Гомумән, врачлардан ишетмәгәнне бездән аңлап китәләр. Гомумән, соңгы җөмлә бәхәсле инде. Врач аңлатырга тиешме, аңа вакыты бармы? Хәзерге официаль! зарплаталар белән юк дип исәплим. Көнбатыштагы кебек 100мең алса, аңлатулар да керегә тиеш. Провизорлар гына бушка консультацияли, әмма соңгы ике ике-өч елда ситуация тирән үзгәрде, аптека челтәрләрен ветврачлардан алып төрле билгесез кешеләр тота, аптекалар сәүдә һәм прибыль ноктасына гына әйләнде, шул сәбәпле эшләүдән дә туктадым.Электоприбор кибетләрендәге кебек впаривать принцибы хәзер...Күбесендә.Ягъни җитештерүче өчен челтәргә керү бушлай түгел...

3.Пиар түгел, халыкка файдалы тапшыру эшләнү турында сүз барса, ветврач булмаса! иртә диагностика мөмкинлекләренә басым ясар иде!!!Хәзер алар күп!УЗИ гына түгел. Хәзер онмакер дигән иртә диагностика анализлары да бар.Әгәр сез үзегезне җитди стрессларга дучар, артык җаваплы кеше дип саныйсыз икән, ел саен узыарга кирәк.Калганнарга да мөмкин һәм тиеш, алары кесәгезгә карап инде билгеле, кесәңдә акча булмаса, тиеш дип кенә булмый бит.
ТНВшниклар менә шундый иртә диагностиканы пропагандаларга тиеш. шул вакыттта ул берничә анализга вакытта, акча да табылачак.



Хатын-кызларга сөт бизләрен тикшерү (узи) диспанеризация программасында каралган. Әмма онкологик үзәк (моның өчен акча түләнгән) 200 ләп кешене ике сәгатькә аралыгына җыйган. Бары бер көн! Минем эш көне иде, озакка китеп тә булмый. Завотделениемга кереп:"Акчага бит, ник шулай бер генә көн һәм ике генә сәгать!- дигәч,- сезнең акчаларыгыз безгә барып җитми!"- дип акырып чыгарып җибәрде. Кайтып киттем.


Кабатлап. Тормышыгызны тискәре эмоцияләрдән - хроник стресстан арындырсагыз, сезнең иммунитет нык булачак һәм сезгә онкология янамаячак.

№100 (901245) / 08.02.2015 10:34:17

Энжебикэ, син эйткэннэр авырудан профилактика дип атала, жанашым.
Ачу сакламау, кунел чисталыгы, кэеф кутэренкелеге кебек эмоциональ халэтне булдырып, яшэу рэвеше итэргэ кирэк.
Э башланган икэн инде, ана эмоциялэрдэн тыш та, башка торле ярдэм- докторлар ярдэме дэ кирэк.

№99 (901243) / 08.02.2015 09:24:16

Аллахы Тагэлэдэн сорап ятып кына чарасын курмэсэн гриптан да улеп китуен бар,Аллахтан сора,дога кыл хэм дарулар белэн дэвалан.

№98 (901239) / 08.02.2015 07:54:36

!!! №92 (фармацевт та шул ук табиб бит инде ул) менә әйттең әле син. Фармацевт та шул ук табиб була икән, көтүче дә шул ук ветврач инде. Юк, көтүче ветврачка якынрак, чем фармацевт врачка, печән чабучы да ветврач була..

№97 (901229) / 08.02.2015 06:50:09

Авырсаң, авыруны сабырлык белән үткәрергә кирәк. Авыру - организмның еллар буе җыелган негативтан, шлактан чистарынуы ул, дару белән аның симптомнары гына югала, авыру үзе юкка чыкмый һәм хроническийга әйләнә. Авырганда диета тотарга, авыр ризыклар ашамаска кирәк, Энҗебикә бик дөрес әйтә, догалар укып, тәүбә итеп, эчеңдәге рухи пычрактан арынырга кирәк, шунда авырудан да терелерсең. 40 градус белән чирлисең икән, сабыр ит, Аллаһтан саулык сора, йолдызларны тәрәзәдән дә күрергә була.

№96 (901228) / 08.02.2015 06:39:59

МИНЕМ бер танышым шуның белән 4 ел авыртты,һаман өметен өзмәде. Һәр көн 15 нче булниска чапты,ярдәм сорап. АкЧАСЫН суырдылар,барган саен 3 мең. ҮЛӘСЕНӘ 3-4 көн вакыт калаганда да 3 меңен биреп кайтты мәрхүмә. УЛ врвч матаен яхшы беләм,үзе дә шундый көнгә калсын иде. 4-5 ел 15 булүниста эшләп кеше таларга чистый өйрәнеп җиткән бит Ә.

№95 (901226) / 08.02.2015 06:12:00

энжебикэ 40 градус температура белэн ятканда бик ярсып булмый,ачнын хэлен тук анламый,шунын шикелле кеше узе авыру курмэсэ авырунын хэлен анламас,сау-сэлэмэт чакта бик рахэт ул урамга чыгып тормышка сокланып йору.

№94 (901225) / 08.02.2015 01:52:05

Энҗебикә, мин бит 40 температура белән авырыйм димәдем. 40 температура белән авырганда дөнья матурлыгын күреп булмый дидем. Алай авырганым бар. Чыннан да, урыннан торып та булмый, әйләнә-тирә дөнья әллә нинди саташулы төш кебек кенә кабул ителә. Тискәрелек түгел, сезне аңлау теләге иде. Мин реаль шул ситуациядә булганым бар, һәм минем кебекләр берәү генә түгелдер, чыннан да авырып ятканда матурлык турында уйлап булмый бит. Әллә сез башка төрле кешеме икән? Сез шулай каты итеп авырганда, тукта, бу дөнья нинди матур, чыгып сокланып керим әле дип әйтерлек һәм шулай урамга чыгып сокланырлык көч табасызмы? мин бик гаҗәпләнәм инде, әгәр шулай булса. Мин мәсәлән, авырып ятканда авыртуны тизрәк баса торган дарулар эзлим, тизрәк терелергә тырышам. Үләрмен дигән уй, соңгы минутларда бу дөньяга сокланырга кирәк дигән уй башка да килеп карамый. Мин дөрес яшәмимме? Миңа үзгәрергә, каты авырып ятканда бәлки чыннан да урамга чыгып сокланырга кирәктер? Бәлки шулай авыру үтә торгандыр? Быел тагы грипп белән авырсам (әле кыш бетмәгән бит) урамда йөреп керергә кирәк әле. Бәлки шулай терелергә җиңелрәктер. Үрмәләп булса да чыгам алла теләсә. Сезгә ачылган дөньяматурлыгы миңа да ярдәм итәрдер дип уйлыйм:)

№93 (901224) / 08.02.2015 00:53:52

№ 91, уй-фикерләрегез киресен сөйли бит. Аларда күпме каршылык! Черки тимәсә, тимисездер лә, ләкин бер дә белмәгән кешегә шулкадәр негатив караш шулай ук хупланмый, кадерлем. Проблемаларыгызны кешедән түгел, үзегездән эзләргә иде."Вы уж пожалуйста, определитесь!"- җаны бәргәләнгән кешеләр авазы ул. Явызлык дигәндә ун мең вагон тискәрелекне күз алдында тоткан идем мин. Менә шул баш калкытып ята ич. Мин кем дә мин кем, мин андый түгел дияргә телисез. Соң чыгыгыз, йолдызлар санап керегез. 40 белән компьютер какмаларына баскаларга ярагач, урамда һава сулап, кар җемелдәгәнне хозурланып карарга да ярый, димәк. Авырма, сәламәт бул!

№92 (901222) / 08.02.2015 00:16:59

Авыру кешенең күңел халәтен дә, физик халәтен дә табиб булган кеше (фармацевт та шул ук табиб бит инде ул) аңларга тиеш, минемчә. Физик авырту төшенке күңел халәтен китереп чыгара. "Төшенке" - бу бик йомшак әйтү инде... Авыру кеше янында утыру үзе бер газап, шуңа күрә сиделкаларга мин түземлек телим.

№91 (901221) / 08.02.2015 00:12:44

"Бернигә карамастан, үз явызлыгыңны җиңәргә өйрәнү мөһим.
40 температура белән ятасыңмы, ярсыма."
Энҗебикә, черкигә дә сукканым юк. Белмәгән кеше турында шундый диагноз ("үз явызлыгың") язу - белмим инде, нәрсә дияргә сезгә???
"тыныч кына шулай кирәк дип кабул ит, чөнки организм бу вакытта үзе авыру белән көрәшеп яткан булыр, син аңа ярдәм итәргә тиеш." Ничек инде тыныч кына ятыйм ди, урамга чыгып, дөнья матурлыгын күрергә кирәк дисез бит!!! Вы уж пожалуйста, определитесь!

№90 (901220) / 07.02.2015 23:46:34

!!!, һәрбер авыруның үз сәбәбе була. Мәсәлән, яман шеш авыруы кемгәдер бик күптәннән үч, ачу, күңел төпкелендә тирән нәфрәт саклаганнан яки кемнедер күралмаудан, хәтта өнәмәүдән, күрергә теләмәүдән, күргән саен ярсып нервыланганнан, үзеңне чыгырдан чыгуга дучар иткәннән, яки үзең сөймәгән кешене үз уйларыңнан азат итмичә, бертуктаусыз аңа бәйлелектән дә була. Бу тәгаен исбатланган, рак авыруы бүген кинәттән башланып китми, ул озак еллар буена өлгереп, тулып ята. Шуңа аны дәвалауга бирешми торган авыру дип атыйлар да инде. Әгәр кеше дөньяга, кешеләргә карашын уңай якка үзгәртми икән, әгәр кеше элеккечә кемнәргәдер ачу-нәфрәт саклый икән,үз зәхмәтен җиңәргә үзендә көч тапмый икән, рак азганнан-аза бара, ахырдан кеше бу нәфрәте өчен дөньялыкта яшәвенең соңгы көннәрендә, яман кеше булса, хәтта айлап әле, түзеп булмаслык газаплары белән түли. Шуңа күрә тормышта дошманыңны да яратырга өйрәнергә, аны үз уйларыңнан азат итәргә, якыныңа, ул ни генә кыланса да, гафу итәргә, хаталарын кичерергә кирәк. Бу вакытта күңел шатлык, сафлык хисләре белән тулы булырга тиеш. Бернигә карамастан, үз явызлыгыңны җиңәргә өйрәнү мөһим.
40 температура белән ятасыңмы, ярсыма. тыныч кына шулай кирәк дип кабул ит, чөнки организм бу вакытта үзе авыру белән көрәшеп яткан булыр, син аңа ярдәм итәргә тиеш. Вирус тормышта шатлык, тормыштан канәгатьлек хисе җитмәгәннән, ә грипп тирә-юньдәгеләргә негатив караш, тискәре фикерләр бәйләме, үзеңне шул гомуми кагыйдәләргә ышандыру,көйләү һәм нәрсәдәндер курку нәтиҗәсендә килеп чыга. Бернидән дә курыкмыйча, тормышка, Аллаһка ышану, үзеңне тирәлек һәм гомум кабул ителгән ялгыш фикерләр коллыгыннан азат итү сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итә дә инде.

№89 (901214) / 07.02.2015 21:18:59

Аптырамагыз ул "акыллыбашлар"га.Аларга андый кайгы, димэк, килмэгэн(килмэсен берук). Якынын кочле авыртудан эрнеп ятканда"Чыгыгыз һәм сокланыгыз! Күңелегез төпкелләренә кадәр, ә тәнегезнең һәр күзәнәге кояш һәм ак матурлык белән тулсын" дип һич кенә дә әйтеп булмый шул. Хотя бы язмагыз бер сүз дә, үзегезгә ничек кенә акыллы булып тоелса да.

№88 (901213) / 07.02.2015 21:15:00

Иркэнен маразмы коннэн кон ныграк куренэ.

№87 (901212) / 07.02.2015 21:08:54

кешенен тилелегенэ шаккатырсын,каты аврып ятканда донья матурлыгы куренэме кешегэ?

№86 (901210) / 07.02.2015 20:41:21

Энҗебикә, 40 температуроа белән үз-үзеңне белештерми ятканда чыгып һава сулап, дөнья матурлыгына сокланганыгыз бармы?

№85 (901204) / 07.02.2015 20:08:46

Авыру, Иркә матурлыкны күреп калыгыз, үпкәләрегезне онытыгыз, кешеләрне гафу итегез дигәндә синең кебек авыруларның терелеп, савыгып китү мөмкинлеген күздә тотып әйткән:
"Чыгыгыз һәм сокланыгыз! Күңелегез төпкелләренә кадәр, ә тәнегезнең һәр күзәнәге кояш һәм ак матурлык белән тулсын. Һәм сез әле озак бу матур көндәге саф һаваны сулаячаксыз." Бигрәк тә соңгы җөмләгә игътибарыгызны юнәлтергә телим. Иркәнең киңәшләренә колак салу - авырудан котылырга теләгәннәр өчен хәлиткеч адым. Үзегезнең дөньяга булган негатив карашларыгызны, нәни генә яктылыкка борып, аларны позитивка алыштыру тау-ташларны да урыныннан күчерердәй көч-куәт бирә, алда торган атлап чыга алмаслык киртәләрне дә җимереп ташлый. Бу вакытта табигать үзе сезгә ярдәмгә ашыга, сәламәт яшәү рәвешенә ачыла, авырулар кул белән юып алгандай юкка чыга. Сынап карагыз, ялгышмассыз.

№84 (901199) / 07.02.2015 19:04:03

Соры корт, бармак күрсәтсәң дә әллә ниләр күреп бетерүче хыялый халык утыра бит инде монда, ник аптырыйсың?...

№83 (901197) / 07.02.2015 18:42:11

Сылтаманы, түбәндә язылган: татар журналистлары сыйфатлы, игътибарга лаеклы тапшыру эшли белмиләр, үзәк телевидениедәгеләр генә яхшы тапшыру эшлиләр дгән эчтәлекле постарның урынсызлыгын дәлилләү өчен куйган идем, юк исә. Ә монда репортаждагы шәһесне тикшерү башланган...

№82 (901194) / 07.02.2015 18:16:15

Иркә№72 (901150) / 07.02.2015 12:44:38

Эх, ИРкә. Моннан да куркынычрак сүзләр сөйләү мөмкинме?! Кешене өмет яшәтә, яшәргә көч бирә, тәнгә сихәтне өметтән ала кеше. Ә син "матурлыкны күреп калыгыз", имеш. Үләсе кешегә пычагымамы синең матурлык?! Үзәгенә үткән сызлануга чыдый алмый, караватта кычкырып ыңгырашып яткан кешенең күзенә матурлык күренәме???? Әллә онкоавыруларны күргәнең юкмы синең? Мәһдиев яман авырудан китте. Һәрвакыт тереләсенә ышана иде. Шул ышаныч аны күпме яшәтте! Колхоздан чөгендер, кишер кайтартып, шуның суларын эчеп, тереләм, дип яшәп алды бераз. Тик соңыннан сулды. Янына кеше кертмәс булды. Күрәсең, синең ише "акыллы әптикәр" өметен суыргандыр. Өметсез калгач, озак тормады...
"Чыгыгыз һәм сокланыгыз!" имеш. Үзәк өзгеч, җелеккә үткән, стенага үрмәләрдәй хәлгә китергән, күзгә элпә салган авыртуны басарга кирәк башта... Әптикәр!

№81 (901193) / 07.02.2015 17:51:57

Табип хэтле табип, халыкка вакытында килегез, вакытында курену- сэламэтлэну яисэ гомерне купмедер арттыру,- дип эйтэ, э син Иркэ бу диагноздан терелмилэр, дип утырасын, кирегэ тырнап!!! Сине укыган кеше нилэр кичерергэ тиеш, эгэр дэ анын проблемалары булса?!
Дорес сойли икэн Эхмэтжанов, узебезнен укыту системасын жимерэ бару, Иркэ роботларны тэрбияли дэ инде,Р.Ш.

Кабатлап, эмоциялэр белэн дэвалау чит иллэрдэ инде ул! Вакытны сузалар, авырудан момкин кадэр озаграк акча суыру телэге генэ,нибары!

№80 (901192) / 07.02.2015 17:23:18

Сезгә ни кирәк инде? Әптикәр ничек дәваланырга кирәген по пунктны язып биргән бит инде. Ә сез, җыен томана, һаман медицина фәннәре докторы, профессор сүзенә колак саласыз. Фармакология кафедрасы профессоры медицина фәннәре докторы Узбекова Динараның (http://www.rzgmu.ru/faculties/medical_f/chair_of_pharm/) да ничтожный булын доказать иткән кешене тыңлагыз.

№79 (901188) / 07.02.2015 17:09:18

Иркә, "...Хахаха, хатыны рактан үлгән..." Аз гына акылы булган кеше беркайчан да болай язмас дип уйлыйм! ШОК! Алдан да, арттан да, мең тапкыр гафу үтенсәң дә, болай язмыйлар. Кеше булырга кирәк! Кайвакыт син миңа робот булып тоеласың...

№78 (901164) / 07.02.2015 13:21:45

Беренче операцияне, дәвалау курсын узыгыз.Аннары мин мин әйткәнчә. Калебегезне үзгәртмсәгез, хет күпме акча түгегез, рак барыбер кайтачак.

Гомумән, күп төр ракларны вирус китереп чыгарганы тсбатланган факт. Бу гомум юнәлеш, димәк исбатланасы гына бар дигән сүз.
Вирус үз эшен иммунитет төшкәндә башлый. рак иммунитет вакытлыча гына төшкшндә башланмый, хроничесикй стресс булганда рак башланырлык иммунитет какшый.Үпкәләр, күп төрле тискәре эмоцияләр алар барысы хроник стресска китерәләр.
Сез аларны позитв эмоцияләргә алыштырып кына юк итә аласыз. Позитив эмоция тудыруда иң эффектив нәрсә - матурлык күрә белү.Тормышның матурлык һәм ләззәт икәнен аңлау.

№77 (901162) / 07.02.2015 13:14:15

Рак күп ашаудан килә диюе исә аның компетенциясендә дә шикләнү уятты...30 процент тәмәке тартудан килә? Кабинеты түшәмендә күргәнме ул санны?

№76 (901161) / 07.02.2015 13:11:46

Главный онколог үзенең хатынын ник коткара алмаган дигән сорау куям мин? Хокукым бармы? Әмма бу сорау хосусан аңа түгел, мондагы оппонентларга!

№75 (901160) / 07.02.2015 13:09:46

Терелеп китүчеләре мин әйткән киңәшкә үзләре барып җиткәндер...

Ашказаны-эчәк ракларын дәвалауда әллә-ни үзгәреш юк. Борис Ким бер 5 ел элек кенә үлде.

№74 (901157) / 07.02.2015 13:01:31

*, курэзэче икэнсен бит)))) Син эйткэннэр ничек дорес: "Главный онкологның да бер авыл гыйбаты, ..., самый главный дәвалаучының аптекарь гына була алуын доказать итәр."

№73 (901152) / 07.02.2015 12:49:27

Иркэ, ашказаны -эчэк рагыннан котылган кешелэр бар, шокер! Танышлар арасында ничаклы, кайсы диагноз белэн дэ яши купмедер, кайберлэре терелеп китучелэре дэ булды.

25 ел элеккеге белэн чагыштырып утыру тинтэклек бит инде!
25 ел элек кэрэзле телефонны тоштэ дэ курмэдек!

№72 (901150) / 07.02.2015 12:44:38

Хахаха, хатыны рактан үлгән...Мин бу фразаны №69 өчен генә язам, бу докторның кайгысыннан көлүем түгел, шәхсән алдан гафу үтенәм.

Бу нәрсәне аңлата?

7нче балниста алтынны куллы абдоминальный хирург бар иде, 25 ел элек мин белгәндә кандидат наук иде, кореец.Боис Ким. Менә шул үзендә рак икәнен белгәч, үзенә-үзе кул салган.Чөнки ул ашказаны-эчәк ракларының дәвалау асылын һәм ни көтәчәген һәм ни белән тәмамланганын яхшы белгәнгә.Медицина бизнесының сөяркәсе булган фәнни медицина вәкиле булганга, ул бүтән юлларны күрмәгән...

Рак авыру күп ашаудан килә дип утыра торган профессорны мин читләтеп узачакмын.Күп ашау, гомумән, бик күп авыруга китерә. Рак алар арасында иң соңгысыдыр мөгаен. Иң беренчесе диабет, аннары йөрәк-кан юллары системасы авырулары.Әйе, сөт бизләре раклары арасында риск факторы булып тора, анда да беренчел түгел.Икенчел. Анда хатын-кыз гормональ балансы бозылган була, симерү шунлыктан.Бу очракта симерү күп ашау белән бәйле түгел.
30 процент тәмәке тартудан дип утыра? Бу аның санымы? Тәмәке тарту сулыш юллары-үпкә раклары белән генә бәйле.2010 елгы статистика буенча Россиядә ул 12 процент.

Гомумән, ашказаны-эчәк ракларын ачыклана икән, беренче операциядән соң дөнья белән хушлашырга әзерләнегез. Бу авыру сезгә дөнья матурлыгын күреп калырга бирелгән. Аны больница койкасында уздырырга түгел.мәсәлән, менә мондый матур көнне күрергә урамга чыкканчы ( бәлки беренче тапкыр күрүегездер!) бөтен булган үпкәләрегезне онытыгыз.Бар кешене гафу итегез.Ул үпкәләр сезнең тормышыгызда булмады, алар бүгенге көн матурлыгы янында шундый вак, ә бу матур көннәр санаулы гына!
Чыгыгыз һәм сокланыгыз! Күңелегез төпкелләренә кадәр, ә тәнегезнең һәр күзәнәге кояш һәм ак матурлык белән тулсын. Һәм сез әле озак бу матур көндәге саф һаваны сулаячаксыз.


№71 (901142) / 07.02.2015 12:02:26

Соры корт. Салуат белән тапшыруны Салуат дәрәҗәсендәге, Фоат әфәнде белән аның дәрәҗәсендәге кеше ясаган инде. Иш ишен таба диләр бит. Фуат Әхмәтҗанов Айтуганова ишеләр белән вакланмас бит инде. Дулженост турында түгел, пофессионализмны күздә тотып әйтәм.

№70 (901138) / 07.02.2015 11:39:42

Заман акчага корылган шул.Хезмәт кешесен хөрмәтләп тапшыру күрсәтү табыш бирмидер.Ә Фоат әфәнде турындагы тапшыруны дәүләт каналы әзерләгәндер.Чыннан да безгә әнә шундый тапшырулар кирәк бит.

№69 (901130) / 07.02.2015 09:59:03

Менә Иркә йокыдан торсын әле. Главный онкологның да бер авыл гыйбаты, тапшыруны әзерләүченең экранда күренмәвен гаеп итеп, самый главный дәвалаучының аптекарь гына була алуын доказать итәр.

№68 (901126) / 07.02.2015 09:14:10

Яман шеш авыруларын дәвалаучы профессор Фоат Әхмәтҗанов турында... Менә бит, нинди югары профессионал дәрәҗәдәге тапшырулар да әзерләнә ала. Иң мөһиме, җырчы-чикерткәләр, "сәхнә йолдызлары" турында түгел, чынлап та ихтирамга лаек шәһес турында:
http://trt-tv.ru/sluzhba-nacionalnogo-veshhaniya/zamandash/zamandash-

)))Әлбәттә, минем үземнең, шушындый ук тапшыруны дөньякүләм билгеле апитерапевит Динара Галиевна Узбекова турында да күрәсе килгән иде...

№67 (901093) / 06.02.2015 22:10:18

Аминов белэн Айтуганова безнен кинэштэн башка яшилэр,ни эшлисен белэлэр алар.нэрсэ булсада узлэрен обидага бирмилэр,ярты ТНВны куып бетерсэлэрдэ узлэре утырып калачаклар шэп хезмэт хаклары белэн((

№66 (901088) / 06.02.2015 21:36:53

Тэкъдимнэр юк гадэттэгечэ.
Ни кирэген татар белми бит ул.

№65 (901083) / 06.02.2015 21:04:55

Критика артык күп монда.Тәгдимнәр кая?Нәрсәләр күрәсегез килә,шуларны язып күрсәтегез әле әфәнделәр-ханымнар.

№64 (901075) / 06.02.2015 19:51:05

куренеп утырмагач синен эйткэн сузлэрен куренмэвенне компенсировать итэргэ тиеш. телен камил, сораулаырн кызыклы булырга тиеш.тамашачынын сине куру телэге тусын. э монда татарча сойлэшэ белмэвенэ оялып яшеренеп утырган кебек тоелды

№63 (901074) / 06.02.2015 19:42:21

Шул ул, йөз урынына түфли үкчәсе Айтуганова фишкасы...Башка беркемдә юк.

Шуның өчен генә дә башка каналлардан куарлар иде...

№62 (901070) / 06.02.2015 19:11:34

куренеп утырса бу нинди ямьсез хатын теевизорга чыгып утырган дияр иделэр. яшеренеп утыргач, ник куренми дилэр. анламассын бу халыкны

№61 (901054) / 06.02.2015 17:50:40

И бэйлэнеп тэ утырасыз!Карангылыкта утыру гадэти режиссерский ход! Ул бездэ барлыкка килмэгэн билгеле,озак ара узэк каналларнын ниндидер тапшыруларында булды, билгеле бездэ дэ ну кулланыла ала.
Бу, ботен игътибарны килгән кунакка юнэлту очен эшлэнэ. Сорауны кем бируе, анын ни дэрэҗэдэ, абруйлы яки ышанычлы кеше булуы мохим тугел, ул нибары кунак өчен ярдәмче генә, юнэлеш бирергэ.

№60 (901045) / 06.02.2015 17:29:33

Мина калса, ул тапшыру ниндидер бик куркыныч хюлиганнан сорау алуга охшаган. Шуны яздырып баралар.) кинада шулай бит. Сорау алучы куренми анда да.

№59 (900952) / 06.02.2015 12:53:48

чэчэк, караңгы почмактан түфли каблугы күрсәтеп утыру Айтуганова фишкасы бит ул, штооо сез?...

№57 (900942) / 06.02.2015 12:30:03

Ой, исемне яшереп геройланучылар куп тэ инде. Узегез шунда эшлэмисезме,чэчэк?

№56 (900940) / 06.02.2015 12:24:58

Айтуганова ул телевидениегэ позор!!!!!ул карангы почмакта утырган тапшыруын карый торган тугел!!!сойлэм теле юк,фикер йортуе урысча,сораулары мэгнэсез..позор!!!ин шэп алып баручылар Казанцева хэм Гарипов.Казанцевага тел теш тидерерлек тугел,шэп! Туган жир тапшыруыда актуаль,кирэкле тапшыру Татарстан халкы очен!!!!

№55 (900908) / 06.02.2015 08:58:34

Эхем-эхем №16. Дорес!

№54 (900896) / 05.02.2015 22:00:37

Аминов шрамотный кешегэ ошаган бит."Семь дней"ны матур алып бара,ике телдэ дэ сойлэшэ.

№53 (900895) / 05.02.2015 21:58:44

Ин беренче итеп зинхар шул Буа театрында эшлэгэн Шарапов хэм Раиль Садриевны алыгыз экраннан.Алар хэтле тозсызларны экраннан курсэтмэсэлэр дэ була.Кеше бит матурлык карар очен телевизор кабыза.Сузлэрендэ,шаяртуларныда бер мэгънэ юк.

№52 (900831) / 05.02.2015 16:24:34

Айтуганова апа узеннэндэ чибәрерәкләрне ТНВга якын да китертми.

№51 (900829) / 05.02.2015 16:18:48

Психологлар эйтуенчэ, эшкэ урнашканда тышкы чибэрлек хэм яхшы кием,матур киемгэ карыйлар икэн, кешелэрне эшкэ кубрэк алалар икэн,белемгэ карап тугел,аннары бары бер эйрэнэсен инде ул узеннен участогына.

№50 (900824) / 05.02.2015 15:49:31

Алсу юкны сойлэмэ эле,белэсен бит хатын-кыз чибэр булса ахмак була,акыллы булса ямьсез була.

№49 (900822) / 05.02.2015 15:43:26

Милэушэ Айтуганова ,бигрэк мэми авыз бит инде ходаем,авызыннан суз чыкканчы,Салават бирелэсе сорауга жавапны эллэ кайчан эйтеп куйган булыр иде,бу Мэдэният дэньсында шундый куренеш булды.ТНВ нын ,ген.дир-нын ярдэмчелэре беренчедэн чибэр,гэудэле,аяк астыннн ут чыгара торган булырга кирэк.Телевидение бит ул синен битен.Внешний вид беренче урында булырга тиеш.Бу урында мин,Хэния Фэрхи,Зэйнэп Фэрхетдинова кебек чибэр ханымнарны курэм)))

№48 (900819) / 05.02.2015 15:30:48

дорес братуха,син узен турында язгансындыр бит?

№47 (900795) / 05.02.2015 12:40:15

ясалма колэ-колэ лэйлэ дэулэтова тапшыруы чыга башлар инде тагын. ул хэерле иртэне узгэртегез, зинхар, бала б-н ойдэ утырганда. иртэ торыла. карап булмый. урысчага куям!!!!!!!!!!!!!!!!!!
"туган жир"не побольше куярга!!!!!!!!!хотябы атнага 2не.

№46 (900788) / 05.02.2015 10:55:08

Ишеттем, Алла сакласын бу мәдәният әһелләреннән!!!

№45 (900787) / 05.02.2015 10:45:20

Барлык тапшыруларның да продюсеры булган (чөнки акча елга булып акмаса да,тамып тора)Миләүшә Айтугановага Ходай "сабырлык","толерантлык","иҗат күәте" бирсен! Барысына да "өлгергәне өчен" Татарстан алдындагы казанышлары өчен Ордены бирергә кирәк әле аңа,беләсегез килсә!

№44 (900775) / 05.02.2015 08:00:57

Киресенчэдер,Салаваты главный,Роберты комиссары буладыр. Чонки Салаватнын кулы жонлырак.

№43 (900772) / 05.02.2015 06:39:11

Әйтәм аны гел икесе бергә йөри бу башкортлар.Салават концертында Роберт юкка гына бөгелә бөгелә мактамаган икән аны. Хәерлегә булсын,язмыштан узмыш юктыр инде.

№42 (900767) / 04.02.2015 23:41:36

ТНВ бик яхшы канал. Нигә аны шулкадәр хурлыйсыз. Карарга кирәк ул каналны, бәяңне биргәнче. Анда бик матур , сәләтле, бар нәрсәне булдыра торган журналистлар шактый. Уңышлар гына телик аларга.

№41 (900766) / 04.02.2015 23:16:33

Ботенлэй колхоз телевидениесенэ эйлэнэ икэн алай булса.

№40 (900761) / 04.02.2015 22:47:25

Мин Роберт Миннуллинны ген. директор итеп куялар дип ишеттем. "Китап" тапшыруы бик популяр бит анын, шунадыр инде. Э Салават гл. редактор була имеш. Сэнгать хэм эдэбият очен жаваплы кеше була инде димэк.

№39 (900746) / 04.02.2015 21:49:43

Әдип,игътибардан читтә калдырганмын репликаңны,гафу!
Кәнишне,миннән дә кулай кандидатураны күрмим бүгенге көндә офыкта.

№38 (900745) / 04.02.2015 21:49:43

Әдип,игътибардан читтә калдырганмын репликаңны,гафу!
Кәнишне,миннән дә кулай кандидатураны күрмим бүгенге көндә офыкта.

№37 (900744) / 04.02.2015 21:47:11

Аерма-исемендә һәм алып баручыларында.

№36 (900739) / 04.02.2015 21:36:49

Бернинди дэ аермасы юк кебек тоела,мина да!Тик Лэйсэнэ Халкымы- иркенрэк темаларга борыла ала, татарлар-рэсмиерэк тонда алып барыла.
Фактта темалар -бер, тэкъдим иту-узгэрэк. Лэйсэнэ бик ошый мина, булдыклы инде кыскасы.

№35 (900738) / 04.02.2015 21:35:13

мин тнвнын бер унай ягын курэм; динне пропагандалау яхшы куелган.

№34 (900737) / 04.02.2015 21:32:30

70 кеше караган ТНВда 700 кеше эшли!!!

№33 (900735) / 04.02.2015 21:30:52

эйтегез эле!!!!!!!!!!!
"халкым минем" белэн "татарлар" тапшыруынын аермасы нидэ??????????

№32 (900734) / 04.02.2015 21:29:27

****

)))Яхшы юмор!!! )))

№31 (900731) / 04.02.2015 21:23:41

Коткарса Сиражи гына коткарыр т.н.в.ны.

№30 (900724) / 04.02.2015 21:03:44

Режиссерлыкка укыдым, диде.

№29 (900722) / 04.02.2015 21:02:49

Салаватта готов быть продюссером.
Миләүшә белән булган интервью да:продюссерлеккә укыдым диде-Салават!!!

№28 (900719) / 04.02.2015 20:50:31

сиражи куптэн готов быть генеральным.

№27 (900717) / 04.02.2015 20:49:57

Акционер булуга карамастан, ТАИФ практически финансланмый, Татарстан хөкүмәте финанслый дип БО язган иде.

№26 (900716) / 04.02.2015 20:47:58

Телерадиокомпания «Новый Век» является единственным спутниковым оператором в Республике Татарстан и включает в себя телеканалы «Татарстан — Новый Век» (ТНВ) и «ТНВ-Планета», радиостанцию «Болгар» и Интернет-портал http://www.tnv.ru. Открытое акционерное общество зарегистрировано 17 мая 2001 года. Полноценное вещание началось 26 августа 2002 года.
Акционерами Общества являются:

Открытые акционерное общество «ТАИФ» (Доля участия в уставном капитале Общества составляет 51,58 %);
Республика Татарстан в лице Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (Доля участия в уставном капитале Общества составляет 48,42 %).[1]


Миләүшәгез нинди Мәскәү турында сөйли соң ул?

№25 (900706) / 04.02.2015 20:07:47

Куясыны синнэн сорап торасылар ди,эхе.

№24 (900704) / 04.02.2015 19:58:12

Эхем-эхем, генераль директор итеп кемне куябыз? Вариантлар бармы?

№23 (900688) / 04.02.2015 18:19:35

Минемчэ, җитэкчелэрнен узлэренэ дэ бик авыр заман.
Аларны алыштырырыга момкин элбэттэ, тик музыканы җитэкчегэ заказать итэлэр.Кем куелса да!
ТНВга курсны татар җэмэгатьчелеге күрсәтергә тиеш!
Депутатлардан таләп итәргә кирәк, татар телевидениесын йозен ачуда.
Мондагы берничэ обиженный бар инде, куарга, ябарга, кыскартырга, бетерергэ! дип кул чаба торган!
Э бетереп нэрсэ тэкъдим итэ ала бу кешелэр, үзләре?!
Берни дә!

№22 (900686) / 04.02.2015 18:14:04

15 тэге пост Матбугатка таныш Күкенеке түгел.

№21 (900685) / 04.02.2015 17:56:50

?, башкортстанда хамитов килгэч, бстнын башлыкларын алып аттылар, янаны куйдылар, карт журналистларны пенсиягэ жибэрделэр, яшьлэр килде. канал узгэрде дип эйтэ алам, бик куп булмаса да, узгэреш бар.

№20 (900683) / 04.02.2015 17:47:20

!, кемгә?

№19 (900681) / 04.02.2015 17:32:33

башлыкларын алыштырырга кирэк.кыскарту гына телевидениене алга жибэрмэячэк.

№18 (900679) / 04.02.2015 17:22:48

Ә Илнур Фәйзрахманов үзе кем булып эшли соң хәзер? Радиодан ишетелгәне, телевизордан күренгәне юк бугай үзенең. Хәер, минем караганым да юк. Халык бик яраткан иде үзен заманында. Нигә ул тапшырулар алып бармый?

№17 (900678) / 04.02.2015 17:11:25

Эхем-эхем,

№16 (900676) / 04.02.2015 17:04:59

И так,постоновили;
В связи с сокращением штата отправить в пенсию Айтуганову М.Л,уволить Аминова И.А.
Подпись: Члены Мру.

№15 (900673) / 04.02.2015 16:56:26

шулай булгач,ТНВның ни гаебе бар?? Тимәгез ТНВга куыгыз сез әйткәннәрне.
Нинди газаплар аркылы үтте татар ТНВ каналын ачар өчен. Сез ышту,аларның тырышуларын бер ничә надан аркасында каналны юкка чыгарырга уйлыйсызма?

минем күрше публичный дом тота иде,акча керми,ирләр йөрми башласа,пастел белән кроватларны алыштырырга кирәкми,ә кызларны алыштырам дияр иде....

Диларис, куке ,

№14 (900671) / 04.02.2015 16:47:20

эминов белэн айтугановадан матур татар тапшыру котмэгез.аларда миллилек юк булмаячакта ,,,чонки гаилэлэрендэ урыс миллэте хокем сорэ. шул фамилия генэ курсэтеп тора кайчандыр бабалары чын татар булганлыгын

№13 (900664) / 04.02.2015 16:10:01

Аминев та Айтуганова да алар бит бик ерак татарнын милли рухыннан,алар икесе дэ урыс йогонтосында яшилэр хэм бик эйбэт аны сендергэннэрдэ,татарны устерергэ хэм баетырга аларнын ислэрендэдэ юк ахыры.

№12 (900653) / 04.02.2015 15:31:07

Бу хэбэр бик соендерде эле дуслар.ТНВ бит ул татар халкын мыскылаучы канал,ботен доньяга курсэтэлэр татарнын мескенлеген,ангыралыгын хэм куркаклыгын.Бер матур йозле кеше курмэссен шул каналда,тухлый татар телендэге попснядан башка карарлык эйбер юк,неужели татар халкы жыр-биюдэн башка эйбер белэн шогеллэнми,кая Дин,культура,тарих?Бу Эминевлар хэм Айтуганавалар закламый зур жавап тотасы булачак эле татар халкы алдында кылган гэмэллэре аркасында,Мэскэудэн куркып яшилэр бит алар,прихвостни кремлевские булып чыга тугелме сон бу кешелэр, дуслар.ТНВ ябылса бик кулай булыр иде татарга.

№11 (900652) / 04.02.2015 15:30:14

япмаска инде аны, эмма дэ лэкин тамырдан узгэртергэ. Айтуганова эшлэгэндэ берничек тэ тамырдан узгэрэ алмый. Нигэ Айтугановага ата-бабасыннан калган урын тугеллэ ул, кадрлар алмашынуы булып тора инде ул хэм шулай булырга тиеш тэ.Матур итеп бер жомлэ оештыра белмэгэн кое йори инде шунда телевидениенен дэрэжэсен тошереп.

№10 (900642) / 04.02.2015 15:14:32

казанда түгел шул ТНВның мәскәүдә...
Балык, Айтуганова китсә ищу да хуҗе булуы бар...
Миләүшә алтын урталыкны тотып бара...
ул бит кукла гына,кукловодлар мәскәүдә...
Иҗат иреге юк,ни теләгәнен эшли алмый Миләүшә.

Ә теге КҮДРӘ малай турында бер ни дә әйтә алмыйм. аның чыгышларын тыңлыйм дә,суң бу малай мәскәүдәме эшли,казандамы эшли? бу әль за красных,әль за белых дип,баш ватам.
хәтә, илбашыбыз шундый булгач, бусы нинди булсын инде...

№9 (900640) / 04.02.2015 15:13:57

Куптэн кирэк! АНДАГЫ ЧУП ЧАРНЫ ЮК ИТЭРГЭ,ТНВ ны япсалар тагын да яхшы булыр иде.

№8 (900639) / 04.02.2015 15:13:33

Хихылдап утручыларны кыскартырга кирэк. Надоели

№7 (900638) / 04.02.2015 15:08:23

Куптэн кирэк! Болгардагына да 70 алыпбаручы эшли тугелме сон инде? Шунын 1-2генэ тынларга була. Хыватит!

№6 (900637) / 04.02.2015 15:03:50

башыннан чери бит инде ул, Айтуганова китсэ, бэлки ТНВ яна сулыш алыр иде.

№5 (900634) / 04.02.2015 14:54:14

бик дөрес әйтәсең!

шулай да ТНВны бетермик әле! безгә - читтә яшәүче татарларга - ТНВ,ТНВпланета бик кирәк!!!
"СекЛеты татарской кухни"ны, "Татар ашларын әзерләү серләре" дип үзгәртсәләр һәм татарча әгүзе әйтеп башласалар,ашка әберләр салганда әгүзе әйтсәләр(башкорт малае шикелле "Тәмле" тапшыруында) безнең күңелләр тагын да күтәрелер иде. башка милләт ашларын да татар халык кухнясынада күрсәтмәсәләр дә була. чөнки күп татарлар татардагы бар ризыкны пешерү серләрен,заманында татар пешергән тәгамнарның исемен дә белмиләр. алып бвручылар Ю.Әхмәтҗанывның "Татар халык ашлары" китабын ачып карасалар да файдага булырие!!

Милләттәшләр ТНВ кирәк!! булган нәрсәне юкка чыгару ахмаклык булырие.
Бу авыр заманда,каналларны саклап калып,аларны алып барырга бик авырдыр шул.

нигә сез шулкадәрле ачулы сез үз татарларыбызга???
Кенәрдә әрмән яши,дуңгыз тота,дуңгыз янында ипи пешерә,ул ипи сезгә ярый! ә үз татарын сытып бетерәләр. нинди халык суң без?

№4 (900630) / 04.02.2015 14:36:25

Кыскартсыннар, нигә кыскартмаска? Барыбер карар нәрсә юк! Аннан соң журналистлар анда тәк себе гына эшкә йөри бит, күбесенең карагыз төп эше тамада булып йөрү, кәнсирт-мәнсирт, шуңа да тапшыруларның сыйфаты юк. Ә Әминев, Айтуганова утырыр и утырачак, бүген именны татарны санга сукмаган җитәкче кирәгрәк, берәрсе шунда милләт дип эш кыра башлый икән аны бит шундук алып атачаклар!

№3 (900625) / 04.02.2015 13:12:53

уемча да Айтуганованын узен кыскартырга кирэк, ТНВ га карата бер унай фикер дэ укымадым телевизор караучылар тарафыннан. Шушы кадэр негатив белдерелгэн житэкче бу эштэ калырга тиеш тугел. Оят та юк инде кешедэ.

№2 (900622) / 04.02.2015 11:56:34

Миләүшә Айтуганова пенсиягә чыккандыр бит инде ул. Иң беренче пенсиядәгеләрне кыскартырга тиешләрдер.

№1 (900618) / 04.02.2015 11:35:41

Акчаларын гына кыскартыгыз инде, ник дисэн эшсез калган кеше аннан ничек яшэр? Ботен кеше буген кредит тули, купмесендэ ипотека, балалары аякка басмаган ул журналистларнын.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом