|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2015 Интернет
Бүгеннән ".tatar" доменын теләсә кем терки алачак. Нибары 125 мең сумгаБүгеннән ".tatar" доменын премиаль теркәү этабы башланды. Бу ни дигән сүз? Бу зонада доменны теркәү өчен дәүләт органы да, тауар маркасына ия оешма да булу мәҗбүри түгел. Бүгеннән ".tatar" зонасында домен теркәү өчен бернинди киртә юк. Хәер, бер киртә бар икән. Бәя. Әлегә охшаклы доменны бары тик кыйммәт бәягә генә эләктереп була. Әйтик, рәсми теркәүче булган "Руцентр"да бу "бәхет" 125 мең сум тора: http://nic.ru/cgi/na_ntld.cgi Алга таба бәяләр мондый булачак: 13.02.2015 көннән - 62 500 сумнан башлап. 25.02.2015 көннән - 12 500 сумнан башлап. 10.03.2015 көннән - 2 500 сумнан башлап. Һәм 23 март кичке сигездән ".tatar" зонасында доменны нибары 830 сумнан теркәп булачак.
--- |
Иң күп укылган
|