|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2015 Мәдәният
Марсель Иванов вафатБүген, 1 февраль көнне сәгать төшке икеләрдә танылган композитор, күп артистларның концертларын оештыручы-администратор булып эшләгән Марсель Иванов арабыздан китеп барды. Ялларда композитор гаиләсе белән тормыш иптәше Лилия ханымның туган ягы - Менделеевск районының Псәй авылына кунакка кайткан була. Бүген кире кайтырга дип, машина белән Казанга юлга чыгалар. Руль артына уллары утыра. Юлда барганда Марсель әфәнденең кисәк кенә йөрәге тибүдән туктый.
50 яшен узып бер адым гына ясаган әти кешенең улы һәм кызы кала. Мәрхүмнең туганнары, якыннары кайгысын без дә уртаклашабыз. Авыр туфраклары җиңел булсын...
--- |
Иң күп укылган
|