поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2015 Җәмгыять

Уен (ХИКӘЯ)

Әминә, ире Наилнең әле йөреп яткан, артык иске булмаган машиналарын үзе белән киңәшми-нитми генә сатып җибәргәнен белгәч, аптыравыннан телсез калды. “Ни исәп белән саттың? Эшкә ничек йөрисең хәзер?”, – дип ирен күпме генә кысмасын, Наилдән юньле җавап ишетмәде. Иң гаҗәбе, ире машина саткан акчасын кайтарып хатынына күрсәтмәде, бирмәде.

Унсигез ел бергә яшәп, иренә ышанмаска хакы булмаган хатын, берәр уе бардыр, комачауламыйм, дигән өмет белән тавыш чыгармады. Шулай да, Наилнең нигәдер үзе белән киңәшмәве генә эчен тырнады. Әллә шул хәтле бергә гомер итеп, ире хатынын санламый да башлады инде? Бу арада аңламый башлады әле ирен Әминә. Элек тә ул артык басынкы, сабыр холыклы түгел иде. Соңгы арада юктан да кабынып китә. Йөзендә кара болыт шәүләсе. Күзләрендә ниндидер аңлап булмаслык борчу. Кайвакыт өйдә үзенә урын таба алмаган шикелле, бар фатирны бер итеп кызу-кызу атлап йөри дә, кая киткәнен дә әйтмичә, урамга чыгып китә. Кичләрен кайдадыр еш кына тоткарланып та кайта башлады. Хатынның башына шик-шөбһә төште. 
 
Әллә кырыктан узгач берәр хатынга ияләште инде? Инде сабырлыгын җуя башлаган Әминә күңелендәге шикләрен иренә ачты. “Кайда йөрисең син төнгә хәтле? Әллә картая барган саен аза башладыңмы?”. Наил сүз озайтып тормады. “Саташма!” – диде дә, тагын каядыр чыгып китте. 
 
Әминәне иң аптыратканы иренең соңгы айда хезмәт хакын һаман да өйгә алып кайтмавы иде. “Кая хезмәт хакың?” – дигән соравына ире башта, тоткарлап киләләр, дип котыла барды. Әминәнең көннән көнгә гаҗәпләнүе артты. Ире эшләгән җирдә хезмәт хакын тоткарлау дигән нәрсә моннан ун-унбиш ел элек булса да, соңгы арада даими үз вакытында түләп баралар иде. Бер көнне Наил хатынын кайтып “сөендерде”. Ул автобуста эштән кайтканда аның хезмәт хакын кемдер урлаган! Әминә иренә бер ышанырга, бер ышанмаска белмәде. “Син ун яшьлек баламени акчаңны югалтып йөрергә? Ничек яшәмәк кирәк хәзер? Мин алган акча күпкә барыр дисеңме?”. Әнә кызларына да укуы өчен түләргә дә вакыт җитеп килә. Инде ике ай буена үзен борчыган сорауны бирде Әминә иренә: “Нигә машинаны миннән сорамыйча саттың? Ә акчасы кая?”. Наилнең исе китмәде: “Минем машина. Телим икән сатам, теләмим икән, юк”. Әминә телсез калды. Бергә тигез эшләп, дөнья йөген тигез тартып, бу минеке дип, кайчан мал бүлешә башладылар әле алар?.. 
 
Шуннан башлап Әминә иреннән башкача акча күрмәде. Тора-бара хатынга иренең отышлы уеннар белән мавыгуын ишеттерделәр. Саткан машина акчасы да уен автоматының төпсез бугазына киткәне билгеле булды. Тиз арада Наил гаражларын да сатып җибәрде. Хатынының тилмереп әйткән сүзләрен ул ишетмәде. Соңгы арада ир танымаслык үзгәрде. Ике-өч көнгә бер отышлы уен уйнап кайтмаса, Наил үз-үзен тота алмыйча, хатынына каты бәрелде. Акча сорап, акча таптырып бәйләнде. Бер-бер артлы өйдән сатарлык әйберләр югала башлады. Ирне, әйтерсең дә, сихерләгәннәр иде. 
 
Әминә, аның кайда соңгы тиенен туздырып йөргәнен белеп, уен залының хуҗасын эзләп тапты. Тик муенына калын чылбыр таккан, зур корсаклы Ашот: “Мин монда берсен дә көчләп китермим”, – дип, өстән аска карап кына җавап бирде. Кичен Әминә залның ишек төбендә ирен каравыллады. Тик Наил, аны күреп, башка җирдә отышлы уен тапты. 
 
Наилнең апасы белән энесе килеп, туганнары белән сөйләшеп карадылар. Тик бер “ычкынган” Наил акылга утырмады. Аның әллә нинди, үзе генә белгән дөньясы бар иде. Чынга ашмас ялган хыяллар дөньясы. Азартка бирелгән зомби дөньясы. Әминә аны күпме тырышса да, аңлый алмады. Әйтерсең, ирен алыштырып куйдылар. Бер кичен хатын автоматлы залның ишек төбендә ирен каравыллап басып торды да, эчкә үтте. Аның үз күзләре белән күрәсе килде иренең бу дөньясын. Инде күпләрне таный да башлаган иде Әминә. Монда йөрүче бәхетсез халык көн саен диярлек бер үк. Әнә күзгә күренмәгән ятмәгә ныклап капкан бахыр уенчылар, дөньяларын онытып, автоматның клавиатурасына шап-шоп бар көчкә суга-суга, баерга тырышып утыралар. Вакыт үткәрергә кергән очраклы ир-егетләр күренә. Ирләрдән дә ныграк исереп, тәртип бозган әхлаксыз хатын-кызлар кычкырыша. Кайда эләккәнен дә ныклап аңламаган вак-төяк юеш борыннар чуала. Әйе, Әминәгә хәләлме-түгелме чара белән тапкан акчаларын шушы йортта җиңел генә калдырган кешеләр кызганыч иде. Ә бар артында басып торган хатынга барыбер кебек. Гөнаһ турында уйламый да, булса кирәк. Әнә үзен ничек иркен тотып, оста гына автоматларны ача. Вак-төяк отышка чыккан акчаны уйнаучыларга түли. Сыра, тәмәке сата. Тик һәр уен алдыннан хуҗасы Ашот килеп, зур отышларны җыеп алып, бу бахырларга вак-төякне калдыруы кем өчен сер соң? Ачыктан ачык алдау бит бу! Кемгәдер ялган бик тә килешә. Әнә Ашот кешеләрне алдаганда кызармый да, оялмый да. Мондый җиңел табыш бирә торган клубы шәһәрдә бер генә түгеллеге турында үзе мактанып сөйли. Тегендә йортым бар, монда фатирым бар, берничә затлы машинам бар, янәсе... Ә бит кемдер аның бу байлыгын үз фатиры, үз йорты, балаларының бәхет хакы белән түләгән. Отышлы уеннар белән бәйләнеп, бурычка батып, гайләләрен йорт-җирсез калдырган кеше юк түгелме? Билгеле түгел, бәлки, кемдер тир түгеп тапкан акча аларга җиңел генә киләдер? Бәлки, шул сәбәпле, акча түгү алар өчен кызганыч түгелдер? Менә бит, ничек акча килә – шулай ук китә. Икенчедән, нинди генә булмасын, бу ир-егетләрнең гайләләре, балалары юк түгелдер. Шуны аңлый торып, Ашот кебекләр бер гөнаһсыз сабыйлар өлешенә кул суза түгелме соң? Әминә монда озак утыра алмады. Тыныч кына карый алмады бу акылдан язган кешеләргә. Кичерешләре башына чыкты аның. Менә кая эләккән аның ире! Акылын, намусын югалтканнар, шайтан коткысына бирелгәннәр арасына. Кемдер абына, сөртенә, ялгыша. Кемдер шуннан файдаланып, үзенә табыш ясый. Кырыенда торганнарны упкынның эченә төртеп төшерә. Кемгә уен... Кемгә үлем...Уен гына димә. Тормыш уен түгел шул...Үзе белән уйнаган кешене әнә нишләтә...
 
Әминә белән Наилнең түгәрәк дөньялары кителде. Йортларыннан кот китте. Тормышларыннан ямь китте. Мөнәсәбәтләре күптән ир белән хатынныкы түгел иде. Наил үзе казыган чокырга төшкәннән төшә барды. Бурычлары аны чоңгылга суырды. Гайләсе турында онытты. Әминәгә кешелектән чыккан иреннән башка югары уку йортында укып йөргән кызларын да сөйрәве бик авыр иде. Аның, бәлки, ире акылга утырырмы дигән өметен Наил көннән көн сүндерә барды. 
 
Түземлек дигәнең дә кешедә чиксез түгел. Ире алган зур гына кредит өчен судка чакырып кәгазь килгәч, Әминә баруын барды, тик шунда ук Наил белән аерылышырга гариза калдырып кайтты. Зур булмаган фатирларын бүлгәнче ярты елга якын вакыт узды. Һәм, ниһаять, үзе акылдан язарга торган, арыган, чәчләре вакытсыз агарган Әминә кызы белән аерым фатирга күченеп, өч елга беренче тапкыр җиңел сулады. Ишетеүенчә, гайләсен югалткан, эшеннән куылган, бурычлары өчен фатирыннан язган Наил уен залыннан ерак яшәми булса кирәк. Шунда, юл буенда гына яши Наил. Үзе кебек отышлы уенга ашыкканнарның аяк астында, җылылык үткәрү юлындагы торбада яши кебек, исән булса...
 
 

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»