|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Илнур Баязитов дүртенче мәртәбә никах укыткан13 гыйнвар көнне җырчы Илнур Баязитов никах укытты. Тормыш иптәше итеп Башкортстанның Яңавыл районы Асадыбаш авылы кызы Лилияне сайлаган. Бу – җырчының дүртенче никахы икән. Intertat.ru хәбәрчесенә башка никахларның ни өчен таркалуы хакында бәян итте. - Аерылышуда гел ирләрне генә гаепли итеп калдыралар. Өч мәртәбә өйләндем, әмма бәхетнең нәрсә икәнен тоеп яшәмәдем. Күп очракта хатын-кыз гына бәхетле булырга тиеш сыман. Бер дә дөрес әйбер түгел ул. Кем белгән инде... Бәлки беренче мәртәбә 19 яшемдә өйләнәсе дә калмагандыр... Язмыш эше инде анысы... Аллага шөкер, бүгенге көндә бер улым белән ике кызым үсеп килә. Иң олысына 15 яшь инде. Яннарында булырга туры килмәсә дә, көчемнән килгән кадәр ярдәм итәм, - дип сөйләде Илнур Баязитов.
Дүртенче тормыш иптәше Лилия белән никахны Азнакай шәһәренең “Ак мәчет”ендә укытканнар. Илнур үзе тумышы белән Азнакай районының Балтач авылыннан. Бүгенге көндә дә әнисе шунда гомер кичерә. Шулай да яшь пар никахны язга калдырырга теләгән. Әмма Илнур мәрхүм әтисен төшендә күреп, икенче көнгә үк никах укытырга була. “Быел гыйнварның 12 сеннән 13нә әтием төшемә керде. “Гыйнвар, 13”, - диде дә, мин кисәк кенә уянып киттем. Уянгач, аңламыйча тордым. Шуннан соң никах укытырга кирәклеген аңлатып кергәндер дип юрадым. Шул көнне үк Азнакайдагы хәзрәт белән сөйләшеп, кичкә никах та укыттык. Бу хәлләрдән соң әтиемнең башка төшкә кергәне булмады”, - ди җырчы. Никах шаһиты булып композитор Сафуан Хәбиров барган. Әлегә никахтан профессиональ фотолар әзер булмаса да, килгән кунакларның телефонга төшергән фотосын күрә аласыз.
Җырчы тормыш иптәше Лилия белән “Вконтакте” сайтында таныша. Ул чагында аның өр-яңа “Уйларымда син генә” исемле җырына төшерелгән клибы чыккан була. Илнур шушы клибын аңа җибәрә. Менә шуннан алар язышып китә дә инде. Ара ераклыгы да шактый була. Ул вакытта Лилия – Уфада, Илнур Азнакай шәһәрендә яшәгән. Бер елга якын язышып торганнан соң, икесе дә Казанга күченеп килә. Ярты еллап аралашкач, никах укыталар. Ә туйны яшьләр быел җәйгә ясарга ниятлиләр.
- Лилия алган белеме буенча эстрада өлкәсендә кайнамаса да, иҗатымны аңлый торган кеше булып чыкты. Ул үзе бухгалтер, менеджер һөнәрләрен үзләштергән. Иреннән ике ел элек аерылган. Беренче сыйныфта укучы Илфат исемле улы бар. Бүгенге көндә өчәүләп яшибез, – диде Илнур Баязитов.
Җырчының февраль аеннан сольный концертлары башланып китә. Әлегә шул оештыру эшләре белән йөргән чагы. Әйтергә кирәк, аның концертларына килгән тамашачы җырчының тормыш иптәшен шунда күрә алачак. Синтезатор артында басып торучы мөлаем кызны күрсәгез, ул Лилия үзе булачак. Ә без, үз чиратыбызда, «яшьләр»не тагын бер кат никах көннәре белән котлап, озын һәм тигез гомерләр теләп калабыз!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|