поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.01.2015 Язмыш

80 яшьлек Сәлимә апа беренче мәхәббәтен сагынып яши

Сәлимә апа безне үзе эзләп тапты. - Кил әле, бәбкәм, беренче мәхәббәт тарихымны сөйлисем килә, кил, шалтыратып кил түлке, өч кат тимер ишек аша керәсе бар, шәһәр үзәгендә торам мин, -диде. Каршы килмәдем, киттем Сәлимәне апаны эзләп.

- Шәһәр үзәгендә яшәүче халык шундый тупас, аралашыр кеше тапмыйм, Киров районында торганда күршеләр белән бер гаилә кебек яшәдек, монда бөтенләй башка , - дип каршы алды ул мине.

Сәлимә апа Шәрәфиева Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан. Әти-әнисенең унбишенче баласы, быел 80 яшен тутырган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кергән, берьюлы ике факультет тәмамлаган, Ленинградта (хәзер Санкт-Петербург) аспирантура яклаган. Кыскасы, укымышлы кеше. Кечкенәдән бик актив, тырыш булып төрле җәмәгать эшләрендә катнашып үскән. Авыллары Кәрәкәшледә зур хезмәт куеп авыл тарихы музеен ачкан, хәзер дә тик ятмый. Шигырьләр яза. Әнә, бер дәфтәр язмаларын Шаһинур Мостафин алып киткән икән әле. Сәлимә апа китап чыгарырга җыена. Бүлмәсендә калын-калын альбомнарны күреп исем китте. Баксаң, болар барысы да Сәлимә апаның эше, кулдан язган әле, җитмәсә. 12 колхозның барлыкка килүе, авыл тарихы, музей өйрәнү методикасы, тагын әллә нинди тарихи язмалар бихисап анда.

- Ирем үлгәннән соң күз яше түгәргә, юк-бар уйларга бирелергә ярамый дип максат куйдым үземә. Онытылыр өчен яза башладым. Тик хезмәтем гомере буе бәяләнмәде, күрәсең, беренче мәхәббәтемнең рәнҗеше төшкәндер, - ди Сәлимә апа.

80 яшьлек апаның (әби дип әйтергә тел әйләнми, туника, легинсы кигән, кыска итеп кистерелгән, буялган чәчле, зәңгәр күзле, чибәр хатын каршы алды мине) беренче мәхәббәт турныда сөйләвенә гаҗәпләнеп куйдым. Тик аның шул хакта сөйлисе килә.

Казанга укырга килгәч очраткан Сәлимә апа беренче мәхәббәте Рифкатьне.

– Мин укырга керү имтиханнары тапшырып йөрим, аякта тишек башмак, ике бармак күренеп тора, өстемдә апай төзәтеп биргән күлмәк, кыскасы, хәерчелек заманы, акча юк. Укырга кердем, ике бүлектә укыйсы да бар. Шундый авыр чакта таныштым мин Рифкать белән. Хәер, аны элек тә белә идем. Ул бик укымышлы, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егет. Ул чакта шундый уй сеңгән иде акылыма, егет яхшы укыган икән, димәк, ул акыллы. Эчми икән, димәк, минем мәхәббәтемә лаек. Очраша башладык. Ул булмаса, мин хәзерге Сәлимә булмас идем, мөгаен. Ул миңа нык ярдәм итте. Германиядә хезмәт итә иде. Миңа сапоги, киемнәр алып кайта иде. Акча җибәреп торды. Башта боларны алырга кыенсындым, мәхәббәтем хакына дигәч, ризалаштым. Отпуск вакытында Рифкать белән бер-беребездән аерыла алмый идек. Без йөрмәгән чара, спектакль, концерт калмагандыр. Шундый итәгатьле, тәртипле иде ул, беркайчан куллары белән үрелмәс, миңа «сабыем син” дип дәшә иде. Мин дә аны балаларча беркатлылык белән яраттым. Бишенче курста укыган чакта аның белән вәгъдәләштек, куллар бирештек. Әниләрне дә таныштырдык. Шулай вакыт уза торды, аспирантураны яклаганнан соң, мине Төмәнгә юллама белән эшкә җибәрделәр. Анда баштанаяк эшкә чумдым. Мин Уват районының бер авылында укыта башладым. Мин килгәндә, андагы татарлар «Кара урман» белән «Умырзая»дан башканы белмиләр иде. Килүгә җыр, бию түгәрәге ачтым. Смотр концертлары әзерләп, хәтта Төмәнгә кадәр барып җиттек, беренче урыннар яуладык. Рус культурасы иде Уватта, акрынлап татарчалаштылар. Мине барысы да хөрмәт итә, яраталар иде, җибәрәсләре дә килмәде. Берсендә кызлар клубка чыгарга өнди. Чыгасым килми, вәгъдәләшкән егетем бар ләбаса, ничек клубта танцыда йөрим, ди инде. Ләкин барыбер үгетләделәр. Чыктым. Төмәннән каникулга кайткан бер студент егет күзен дә алмый бит миннән. Озатырга тели, җитмәсә, күршебездә яши булып чыкты. Икенче көнне дә бәйләнә бу, вәгъдәләшкән кеше бар дип тә карыйм, юк, тыңламый. Ул шулай шактый йөрде артымнан, мин дә аңа ияләштем ахры инде, җитмәсә, артымнан икенче бер себер татары урларга дип йөри иде, анысыннан куркып, үзем дә сизмәстән шушы егеткә кияүгә чыгып куйдым. Әкрам ирем булды. Нәселе бик әйбәт. Акыллы, бай гаиләдән. Мин биргән вәгъдәмдә тормадым, гафу үтенеп, Рифкатькә хат яздым.

Әкрам бик яхшы ир булып чыкты, өрмәгән җиргә дә утыртмады, авыр күтәртмәде, хөрмәт итте. Мине хәзер дә балалар әтинең иркә хатыны дип әйтәләр. Ике бала үстердек, кызыксынуларыбыз, шөгыльләребез уртак иде Әкрам белән. Беренче мәхәббәтем барлыгын белде ул. Рифкатькә багышланган шигырьләрне дә укыганы булды, тик беркайчан да көнләшмәде. Берсендә шактый еллар узгач, Рифкать белән очраштык. Ул да өйләнгән, ике баласы бар, без дә гаилә белән. Бу иремә: «Син ике балаң белән Сәлимәне миңа бир, мин сиңа үземнекеләрне бирәм, Сәлимәсез яши алмыйм», - димәсенме? Әкрамым шунда да үзен тыныч тотты: «Синең акылың авыша башлаган бугай», - дип сүзне икенчегә борды. Хатынын яратып яшәмәгән Рифкать, гомер бу минем фотоны күкрәк кесәсендә йөрткән, хатларымны укыган. Гомере дә озын булмады шул. Зорге урамындагы агачлыкта асылынган килеш таптылар аны. Хәзер менә кабере кая икәнен дә белмим. Табасы иде, балаларым да аның хакында белә, аңа кабер ташы куясы иде әни, сине авыр чакта ташламаганы өчен, саф мәхәббәте өчен, диләр.

Сәлимә апаның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырам. Мондый саф мәхәббәт хәзерге заманда бармы икән?

– Рифкать абыйны кабаттан очраткач ниләр кичердегез соң, Әкрам абыйга чыкканыгызга үкенмәдегезме?

- Аның алдында үземне бик гаепле хис итә идем, оялдым, әмма нишләтәсең, язмыштан узмыш юк бит, йөрәк елый, тик.. Соң шул инде. Ирем белән бәхетле яшәдек без. Кайсы миңа ныграк якынмы? Аерып әйтә алмыйм, икесе дә бертигез, Рифкать яшьлек ярым, Әкрам балаларымның әтисе, аны үпкәләтәсем килми, ул минем әнием, туганнарым белән бик тату яшәде.

– Сәлимә апа, гаиләдәге кешегә беренче мәхәббәте белән очрашу эзләү кирәкме икән?

– Син гаилә коргансың икән димәк, яратасың бит инде. Шуңа гаилә, бала беренче урында булсын! Ә беренче мәхәббәт белән очрашу урыны - теге дөньяда. Исән чакта бу күрешүләр гаиләне җимерә, үткәннәрне сагынып кына яшәргә кирәктер, минемчә.

Беренче мәхәббәтенә багышлап язылган шигырьләрен дә укыды Сәлимә апа: ...«картлык килеп чәчләрем агарса да, күңелемдә сине саклармын». «Беренче мәхәббәт» җырын көйләгән саен күземә яшь эленә, ди ул.

Чыгып киткәндә өстәлендәге фотога күзем төште. Сәлимә апаның яшьлектәге фотосы, янәшәсенә ир-ат рәсеме дә куелган: Әкрам абыйныкы...

Белгеч фикере
«Сердәш» психологик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Гөлнара Ибраһимова:


– Беренче мәхәббәтне, гадәттә, бөтен кеше гомере буе күңелендә саклый. Дөрес, ул хатирәләрдә күп нәрсә уйлап чыгарылган, якты төсләр белән бизәлгән, идеальләштерелгән. Уйлап карасаң, аерылышкансыз икән, димәк, мөнәсәбәтләрнең зураюын, ныгуын кабул итә алмагансыз, хисләр артыгракка җитмәгән. Бер елгага ике тапкыр кереп булмый дигәндәй, нигә хисләрне кабат кузгатырга? Кеше хыялында үткәненә кайта. Әмма ул үткән юк инде. Беренче мәхәббәтен исенә төшереп кеше шул чактагы эмоциональ халәтне кайтарырга телиме? Ул чакта үзеңне вакытлыча алдалап була. Әмма гаилә кору - ул хезмәт икәнен онытмаска кирәк. Мөнәсәбәтләрне төзи, мәхәббәтне саклый белү, бер-береңне кадерләү зур тырышлык таләп итә. Үткәннәргә кайтып хыялланып, киләчәктә очып йөргәнче, бүгенге, хәзерге белән яшәргә киңәш итәм. Кайбер вакытта, беренче мәхәббәт белән очрашып сөйләшү дә күп нәрсәне аңларга ярдәм итә. Еш кына сөйләшер сүзләр табылмый да андый чакта. Хисләрне яңартыргамы? Әле менә кичә генә «Опасные связи» дигән әсәр карадым. Беләсеңме, анда нинди фикер әйтелә: әгәр тормышыгызны катлауландырасыгыз килә икән, рәхим итегез! Тик исән калыр өчен чыганакларыгыз җитәрме икән? Әсәрдәге хатын ахыр чиктә үз-үзен югалта, акылыннан шаша. 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»