поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2015 Матбугат

Илфак Шиһапов “Тишек” дигән газета чыгара башлый. Һәм бу шаяру түгел (ФОТО)

Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһапов “Тишек” дигән яңа газета чыгара башлый. Башта моны шаяру дип уйладык. Әмма газетаны теркәү турында таныклыкны күргәч, шигебез калмады. Дөрес, “тишек”не русчага никтер “дыра” дип түгел, ә “яма” дип тәрҗемә иткәннәр. Әмма аннан гына документ юридик көчен җуймыйдыр. Барын да Шиһаповның үзеннән сораштык.

- Илфак әфәнде, газетаны кем белән чыгармакчы буласың?
 
- Кем белән чыгарыйм инде? Үзем һәм яраткан хәләл җефетем белән, тиле әйтмешли. Илсөя рәсемнәр ясый, язгалый. Аннан, иң ирекле уйлый торган һәм юмор хисле авторлар белән сөйләштем, алар ярдәм итәргә әзер.
 
- Газета ни турында булачак?
 
- Юмор белән сугарылган универсаль газета булыр, дип уйлыйбыз. Күбрәк юмор, шулай ук кызыклы репортажлар, әңгәмәләр, киңәшләр... “Тишек” дигәч тә хатын-кызлар тематикасы белән генә чикләнмәбез...
 
- Чыгу ешлыгы, формат, бит саны?
 
- Әлегә айга ике тапкыр, тора бара атналык булыр, дип торабыз. Формат А4. 32 бит. Беренче номер төсле итеп әзерләнә, аннары күз күрер...
 
- Өйгә яздырып булачакмы?
 
- Каталогка кертергә өлгердем. 2015 елның икенче яртыеллыгына язылырга була. 
 
- Нинди бәядән?
 
- Әлегә билгеле түгел.
 
- Газета исеме бик үк гадәти түгел, татар халкы кабул итмәс, дип курыкмыйсыңмы?
 
- “Тишек” - әдәби сүз. Йозак тишеге, коймадагы тишек, башка җирдәге... Мәгарә - чын татарча - Җир Тишеге. “Ертык - тишектән көлә”, “Җир тишегенә кереп китәр идем” кебек гыйбарәләр бар... Ә кемдер ул сүздә нинди дә булса бозыклык күрә икән, димәк, ул үзе әхлакый яктан бозык кеше - уйлары “тегенди” генә... Шуңа, һич тә халык кабул итмәс дип уйламыйм.
 
- Шулаен шулай да, әмма бит Тишек.ру дигән сайт “тегенди”.
 
- Сайт белән газета әз бәйләнгән. Хәер, сайт та бик үк андый димәс идем – аз-маз инде. “Тишек” газетасында тегенди темаларга артык нык игътибар бирмәскә тырышырбыз, дип уйлыйбыз. Тик күпчелек очракта ул темаларны укучы үзе кузгата... Кеше ни белән яши - бар да булачак. 
 
- Максат акча эшләүме?
 
- Максат - татарда ял иттерә торган, башны авырттырмый торган җиңел газета булдыру. Шул ук вакытта күңелләре тулып киткән татар журналистларына тагын бер мәйдан тудыру да дияр идем.
 
- “Шәһри”гә зыян килмәсме? Син бит рәсми рәвештә “Шәһри Казан”да “тир түгәсең”?
 
- “Шәһри Казан”дагы эшемә зыян килер, дип уйламыйм. Болар икесе ике нәрсә. Газеталарны әйтүем...
 
- Син “Ирек мәйданы”н чыгаручы Раиф Усманов, “Безнең гәҗит”че Илфат абый Фәйзрахманов белән, башка нәширләр белән дус. Бу дуслык шушының белән тәмам булыр дип уйламыйсыңмы?
 
- Юк, әлбәттә. Миңа бу эшне башлауда иң күп ярдәм итүче кеше - Раиф Усманов. Илфаттан да кырын сүз булыр, дип уйламыйм, чөнки ул минемдәй бичараларга гел ярдәм итеп тора.
 
- Илфат абый берсендә әйткән иде, яңа газета ачу бик авыр хәзер, поезд инде китте, соңгы вагонга мин өлгердем, дигән иде. Син рельсларга барып төшәрсең дип курыкмыйсыңмы?
 
- Юк, курыкмыйм. Кызык бит. Татарга әле тагын бер егерме-утыз газета кирәк дип саныйм...
 
- Кемдер машина сатып, кемдер фатир сатып ача газетаны. Син нәрсәңне саттың?
 
- Хм... Андый зур нәрсәләр сатып газета ачкан кешене белмим, ләкин минем сатар нәрсә юк шул. Шуңа җиде ай буе ачлы-туклы яшәп газета чыгарырга акча җыйдым. 27 килога ябыктым, тагын ике җирдә эшләдем... Илсөя дә коры сөяккә калды. Җыя барган акчаларны банкага салып базда сакладым. Ниһаять, газета теркәтерлек акча тупланды... Хәзер, беренче номерны бастырырга акча туплыйм. Безнең ишегалдындагы дворник үзбәк китеп барган-шуның урынына эшкә урнашып йөрим.
 
- Бизнес-планын яхшылап уйладыңмы? Газета үзен аклар өчен тираж күпме булырга тиеш? Бу санга кайчан ирешермен дип уйлыйсың?
 
- Мин андый бизнес-план дигән катлаулы материяләр белән эш итә белмим. Безнеке кара исәп белән бит... Тираж күпме җыелса да, Тәңребез биргән нәрсә дип кабул итәчәкмен. Биләргә барып изге тауда ияләрдән сорап кайттым - балакаем, бар да ЗБ булачак диделәр. Шуңа һич борчылмыйм.
 
 

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.01.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»