поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.01.2015 Мәдәният

Нәҗип Нәккаш: Бизәкләрдә яшәү мәгънәсе (ФОТО)

"Татарстан яшьләре" хәзер атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе көнне чыга. Пәнҗешәмбене халык арасында атнакич дип тә әйтәләр. Атнакич – ул җомгага каршы кич, ә җомга төрки халыкларда бәйрәм көне саналган. Пәнҗешәмбе кичендә милләттәшләребез туган-тумача, күрше-күлән белән җыелышып төрле уеннар уйнаганнар, өлкәннәрнең гыйбрәтле хикәятләр сөйләгәнен тыңлаганнар, кич утырганнар, кыскасы, җомга көнгә әзерләнгәннәр. Безнең «Атнакич кунагы» сәхифәсе дә сезне кызыклы кешеләр, илдә-көндә билгеле шәхесләр белән очраштырып, сезне аларның күңел байлыклары, уй-хыяллары белән таныштырыр. Бүгенге кунагыбыз – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (Нәккаш).

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми хезмәткәр вазыйфасын башкарган Нәҗип әфәнде каллиграфия өлкәсендәге хезмәтләре белән танылды. Ул иҗат иткән шәмаилләр, тугралар, гарәп графикасы нигезендә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең хәдисләре, урта гасыр шагыйрьләренең хикмәтле сүзләре язылган Коръән аятьләре мәчетләрдә генә түгел, дөньяның байтак музейларында да куелган.

– Нәҗип абый, Сезнең хезмәтләр хакында уйланганда сирәк дигән сүзне еш кабатларга туры килә. Сез институтта сирәк кулъязмалар белән эш итеп, текстолог буларак, аларның байтагын безнең хәзерге телгә күчереп, халыкка кайтардыгыз. Шәмаил, тугра, шәҗәрәләрне бик сирәк кеше генә иҗат итә ала.Иң элек шуны тәфсилләп бирегез әле: нәрсә ул шәмаил?


– Шәмаил сүзе гарәп теленнән «нәрсәнең дә булса тулы, яхшы сыйфаты» дип тәрҗемә ителсә, фарсы телендә сурәт, картина, портрет мәгънәсен белдерә. Гадәттә шәмаилләр Коръән сурәләреннән алынган өзекләрдән, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең хәдисләреннән, урта гасыр шагыйрьләренең хикмәтле сүзләреннән тора. Аларның эчтәлегендә үз-үзеңне яхшы тоту, әдәп-әхлак кагыйдәләре урын алган.

Шәмаил – Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен җиткерү ысулы. Аны юкка гына түр башына элмәгәннәр.

Мин 400дән артык шәмаил эшләдем. Әйтик, иң яраткан шәмаилемдә Коръәннән 3 нче аять, Җиңү сурәсе язылган: «Без Аллаһ сиңа ап-ачык җиңү бүләк иттек». Мин гарәпнең «Мән җәддә-вәҗәдә» әйтемен дә бик яратам. Ул, безнеңчәгә тәрҗемә итсәң «Кем тырыша – шул тормышка ашыра» дигән сүз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да байтак юлларын шәмаилгә күчереп эшләдем. Соңгы елларда халкыбыз тормышындагы олы даталар, әһәмиятле вакыйгалар да шәмаилгә күчте. «Сөембикә манарасына ай кую», «Хәтер көне», «Болгарстанның Ислам динен кабул итүен», «Белем бәйрәме», «Колшәриф мәчетен торгызу» әнә шундыйлардан.

– Иҗатыгызда тугралар зур урын тота. Аларга да аңлатма биреп китегез әле.


– Борынгы төрки телдә тугра – «тамга», «билге», «әләм», «герб» мәгънәләренә ия, икенче төрле «исемне гарәпчәгә кәгазьгә төшерү» дигән сүз. Тугра кешенең ата-бабасы, нәселе, шөгыле хакында сөйли. Ул шәхси мөһер, герб буларак та киң кулланылган. Һәр кешенең туграсы аның башкаларныкына охшамаган шәхси сыйфатларын да күрсәтә, аның холкын ачып сала, хәтта тышкы кыяфәтен, нәсел кушаматын да чагылдырырга мөмкин. Аларның корабка охшаганнары да, чәчәкне хәтерләткәннәре дә, аерым кош, хайван, кылыч-сөңге рәвешендә ясалганнары да бар.

...Бервакыт танышларым үзләренең остазлары Иван Леонидович Лубенниковның туграсын эшләп бирүне үтенделәр. Энә карагы формасында эшләнсә шәп булыр иде диделәр. Бу миннән генә түгел, ә исем-фамилиядәге хәрефләрнең рәте ничек туры килүеннән дә тора, дим. Хәрефләрен куеп карыйм, энә карагына туры килә бит. Соңыннан ни өчен шулай ясатырга теләгәннәрен дә аңлаттылар. Баксаң, энә карагы байлык һәм уңыш билгесен аңлата икән. Ясаган туграларым меңнән артып китте инде. Араларында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин кебек дәүләт эшлеклеләренең дә, гап-гади танышларымның да тугралары бар. Аларның һәркайсын нәни генә бер сәнгать әсәре дип атарга була, чөнки һәркайсына шәхесләрнең нәселен, холык-фигылен аңлатучы сурәт-хәрефләр ясалган бит.

– Сезнең шәхси туграгызда очып баручы кош сурәтләнгән. Моның символик мәгънәсе нинди?


– Очып баручы кош сурәтеннән бик күп төрле мәгънә чыгарырга мөмкин. Үземчә мин моның белән очкан кош кебек тиз үтеп китә торган фани дөньяны, шул дөнья эчендәге үземне сурәтләдем. Очкан коштай тиз үтеп китә торган кыска гына гомердә ниндидер эз калдырып, үзеңнән соң игелекле эшләр калдырып китәргә иде. Бу тугра, кыскача гына әйткәндә, әнә шул омтылышны, ягъни минем яшәү рәвешемне аңлата.

– Нәҗип абый, Бауман урамындагы сәгать-һәйкәл белән Сез үзегезгә дә һәйкәл куйдыгыз кебек. Биредәге өч сәгатьтә дә саннар гарәп хәрефләре белән татарча «бер», «ике», «өч» ... «унике» дип язылган. Бу – дөньяда цифрны сүзләргә алыштырып ясаган бердәнбер сәгатьтер, мөгаен.

– Бердәнберме-юкмы икәнен төгәл әйтә алмыйм, әмма әлегә татарча сүзләр белән язылган бердәнбер сәгать икәнен әйтә алам.


Әлеге композициянең авторы – металлчы рәссам И.Башмаков үзенә булышуын сорагач, шактый уйланып йөрергә туры килде. Нәтиҗәдә сәгать таблоларында татарча язылган саннар гына түгел, ә сәгать яннарында Тукайның өч шигыреннән юллар да барлыкка килде. Миңа күп тапкырлар әйткәннәре бар: чит илдән килүчеләр экскурсоводлардан әлеге юлларда нәрсә язылганын сорап аптыраталар икән. Ә инде әлеге хикмәтле юлларның бөек шагыйребез Тукайныкы икәнен белгәч, аларда, бигрәк тә мөселманнарда аның иҗаты белән кызыксыну бермә-бер артадыр дип уйлыйм.

– Казаныбызның мең еллыгын үткәрдек, Универсиада үтте, безгә килүче туристлар саны елдан-ел арта бара. Әмма милли символларыбыз, татарча язулар мәчетләрдә, музейларда гына күренә. Бу хакта ниләр уйлыйсыз?


– Дөрес әйтәсең, милли бизәкләрне куллануда без һаман да кемнәндер куркабыз, өстән ниндидер фәрман килгәнне көтеп ятабыз шикелле. Метро станцияләренә милли язу үрнәкләре, шәмаилләр, татар-төрки шагыйрьләренең әсәрләрен урнаштырырга кем комачаулый?! Әйтик, без архитектор Максим Быков белән түрәләргә метроның «Тукай мәйданы» тукталышында бөек шагыйребезнең кайбер шигырьләреннән гарәпчә юллар язып урнаштыру фикерен әйткән идек, баш тарттылар. Моның сәбәбе – ул чорда исламга карата ниндидер шикле мөнәсәбәтнең тамыр җәя башлавы булгандыр дип уйлыйм. Бәлки яңа төзеләчәк станцияләрдә безнең идеяләрне дә файдаланырлар әле, кем белә... Ә болай заказсыз, эшсез бер дә тик утырганым юк – шәмаилләр, тугралар ясау өстенә байтак мәчетләрнең эчке һәм тышкы якларын бизәү өчен паннолар эшлим, соңгы елларда кабер ташларына да мәрхүмнәрнең исемнәрен гарәп хәрефләре белән язып, хәтта туграларын эшләтә башладылар.

Аллага шөкер, соңгы вакытта зәргәр, ягъни ювелир әйберләргә дә татарча, гарәпчә Коръән аятьләрен эшләтә башладылар. Алтын, көмеш кулоннарга, медальоннарга «Аллаһ ризалыгын насыйп итсен», «Аллага тапшырдык» кебек мәгънәле сүзләр язу модага керде бит.

– Нәҗип абый, яшьләр арасында сезнең эшне дәвам итүчеләр бармы?


– Русия Ислам университетларында, Казан педагогика көллиятләрендә студентларга байтак еллар каллиграфия буенча дәресләр бирдем. Булачак дин әһелләре, укытучылар гарәп, латин язуында, кириллицада матур язу нигезләрен өйрәнде.

Төркиядә укып кайткан Рамил Насыйбуллов дигән егеткә зур өметләр баглыйм. Ул хәзер Русия Ислам университетында эшли.

– Өч улыгыз барын беләм. Аларның кайсында булса да рәссамлык таланты бармы?


– Бар. Олы улым Наил буярга бик оста. Үтә чиста эшли, миңа караганда тизрәк буйый. Ул сәнгать мәктәбенә дә йөреп, матур гына рәсемнәр ясарга өйрәнде, әмма бу эшен ташлады.

Уртанчы улым Нияз яшьтән үк баян классына йөрде, гармунда уйнарга өйрәнде.

Кечкенәсе Назыйм башта сәнгать мәктәбендә укыды, хәзер инженер-архитектор. Бер реклама компаниясендә әйдәп баручы дизайнер. Универсиаданың байтак объектларына эмблемалар, күрсәткеч (реклама) такталары аның эскизлары буенча эшләнде. Эстакада, күперләр өстендә кичләрен янып торган милли бизәкләрне дә үзе уйлап тапты. Шәмаилләр белән дә кызыксына, гарәп язуын белә, сәләте бар. Менә ул минем эшне дәвам итәр дип өметләнәм.

– Бирсен Ходай! Нәҗип абый, cезгә алдагы гомерегездә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.


– Рәхмәт!


Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Яхшылык кылыгыз!» дигән хәдисе язылган шәмаил. Уртада «Адәмнең яхшырагы – кешегә файдалы булганы» дип язылган. Кырыйда «Яхшылык кылсагыз – үзегез өчен, яманлык кылсагыз – шулай ук үзегезгә» дигән сүзләр.



Бу шәмаилдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Бишектән башлап ләхеткәчә гыйлем алудан туктамагыз!» дигән хәдисе язылган.



«Татнефть» берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Ринат Галиевнең туграсы 


Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ 2 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»