|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2008 Спорт
«РУБИН»: БИШТӘН-БИШ12 апрель көнне үзенең чираттагы уенын безнең якташларыбыз, Мәскәү асты “Химки” командасына каршы чит кырда үткәрде. Соңгылар Рәсәй Премьер Лигасының 16 баскычында урын алып торалар иде. Алга кереп әйтеп китәм, ул урын алар артыннан кала. Үз чиратында “Рубин” таблицаның иң өстендә инде нык урнашты. Бу уен, мөгаен, үзенә ике төп сорау белән җәлеп итеп, шул ук вакытта аларга җавап та биргәндер дип уйлыйм. Беренче сорау: “Рубин” 5 тапкыр рәттән җиңә алачакмы? Икенчесе: “Химки” кайчан җиңәчәк? Мәскәүле фанатларның кызганычына каршы, икенче сорауга җавап табылмады. Һәрхәлдә, бүген түгел. Ә беренче сорауга тулы җавап булды. Уенга күчик. Уенның беренче яртысы тупның бер яктан икенче якка күчүе белән, акрын гына темпта үтте. Ике коллективның да исәпне ачарга мөмкинчелекләре җитәрлек иде. Әмма тип-тигез уен һәм - беренче тайм нәтиҗәсе буларак абсолют тигезлек. Безнең якташларыбызның тренеры Корбан Бердыев ниләр әйткәндер “малайларга”, белмим, әмма икенче яртыга “Рубин” башка булып чыкты. Мөгаен, тапкандыр сүзләрен... Безнең якташларыбыз үзләрен чит кырда “патшалар” итеп тоеп алга омтылалар. Берничә тапкыр Березовскийның капкасына һөҗүм итәләр. Ләкин нәтиҗәсез. Беренче гол исә 56 минутта “Химки” сакчыларының игътибарсызлыгы аркасында барлыкка килә. “Рубин”ның һөҗүмчесе Гөкдениз Карадениз, каршы команданың хатасын каравыллап, Березовский белән күздән-күзгә кала. Карадениз үзенең “виз а ви”сын артык тырышлыксыз үтә һәм тупны буш калган капкага юнәлтә. 0:1! “Рубин” шатланып бетә алмый, шундук үзенең капкасына “11 метрлык”ны ала. Бу эпизодта Рязанцев Чехны “кочаклый”. Стандартны башкарыр өчен 11 метрлык ноктага Чех үзе килә. Стадион тынсыз кала... Рыжиков тупны капканың почмагыннан чыгара. Әмма хөкемдар, пенальтины яңадан тибәргә куша. Рыжиков капкадан вакытыннан алда чыга. Стадион тагын тына һәм безнең голкиперыбыз тагын өстен. Башка сыймаслык! Рыжиков, Рыжиков ай-да Рыжиков! Киләсе һөҗүмне тагын Карадениз ясый. Төркиянең уенчысы тупны алып ярты кырны үтә һәм Березовскийга мөмкинчелек калдырмыйча исәпне 0:2 ясый. Кая йөри “Химки”ның сакчылары??? Өченче голда исә Березовскийның гаебе башкалардан күбрәк. Капкасыннан тупны алырга дип чыккан голкипер, Кобенко ярдәме белән тупка ирешә алмый һәм нәтиҗә буларак исәп 0:3. Голны үзенең исеменә Кобенко яза. Заменалар вакыты җитте. Бердыев Кобенко урынына Баляйкинны, Ребров урынына Кабзены чыгара. Муслин һөҗүмчеләр санын арттыра. Соңрак ике тупның авторы Карадениз урынына чыккан Нобоа (87 минутта), 88 минутта ук исәпне 0:4 ясый. Бу гол да исә “Химки”ның үзләре ясаган хатадан соң барлыкка килә. Ассистентлар буларак Кабзе һәм Сибайаны әйтеп китик. Якташларыбызны рәттән җиңгән бишенче уен һәм 15 очко белән котлыйбыз. Ә Славолюб Муслин коллективына уңышлар теләп калабыз. Футбол белән яшәгез!
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|