поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2015 Язмыш

Апа, ә сезнең кызыгыз бар идеме?

“25 яшемдә әнием миңа серне ачты: мине кызлыкка алганнар икән. Үз әти-әниемне табасым, кем икәнлекләрен беләсем килә. Бәл­ки минем энекәш­лә­рем, сеңел­кәшләрем бардыр, туганнарым белән очрашыр идем. Бу хакта уйламаган бер көнем дә юк. Очрашу ничек булыр дип төрлечә күз алдыма китерәм. Мине ни өчен бала тудыру йортында калдырганнарын белмим. Әмма ничек кенә булса да, аларны күптән гафу иттем инде. Тик хәбәр генә бир­сеннәр иде. Зинһар өчен, булышыгыз миңа. Өзелеп көтәм. Мондый бил­гесезлектә яшәү искиткеч авыр”.

Матбугатта басылып чыккан бу хәбәрне укучылар күп булган. Ярдәм, киңәш сорап язган Ла­рисаның республиканың төрле районнарында яшәүче берничә туганы, хәтта берничә әнисе табылды! Кемдер очрашуга риза булса, кемдер араны өзеп куярга ашыкты. Әле бу көннәрдә генә Ларисаны эзләп республика районнарыннан тагын яңа туганы шалтыратты. “Бу безнең кыз булырга тиеш. Бөтен мәгълүмат туры килә”, – дип өметләндерде алар.

“Ничек бар, шулай калсын”
 
Ларисаның туганы булырга мөмкин бу кешеләр белән күп аралаштык. Алар өчен борчылып яшәдек бу көннәрдә. Араларыннан берсе шалтыратып, кү­решергә ярдәм итүебезне сорады. Каршы килмәдек. Тик шул ук кешеләр икенче юлы: “Ничек бар, шулай калсын, ул бала да тыныч кына яшәсен”, – диделәр. Икенче “туганнары” шунда ук телефонын табып күрештерүне таләп итте. Өченче­ләре исә Интернет челтәреннән Ларисаның үзен эзләп тапкан. Дүртен­челәре безгә хат язып җибәр­гән. Боларның һәр­бер­се белән аерым-аерым сөй­ләшеп, үзебез дә туганлык җеп­ләренең очына чыгарга тырыштык. Бу сөйләшүләр вакытында Лариса үзе дә югалып торды, телефонын алмады. Баксаң, Беренче каналда баручы “Жди меня” тапшыруы җи­тәкчелеге аңа барысы да ачык­ланмый торып беркем бе­лән дә сөйләшмәскә кушкан икән.
 
Буталчыклар җитәрлек
 
Әмма югалган баланы чын әти-әнисе белән очраштыру теләге башка бер кергәч, тынычланып буламыни ул? Ничек тә булса Ларисага ярдәм итәргә теләдек. Бала тудыру йортында калдырылган сабыйларның туган вакыты башкача теркәлгән очраклар да бар. Ә мондый хәл кешене эзләгәндә буталчыклар да китереп чыгара. Татарстанда 1981-1982 нче елларда бер үк фамилиядәге дүрт хатын-кыз сабыен бала тудыру йортында калдырып чыккан. Заманында ха­тын-кыз табибы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Сания апа Камалиева менә нәрсәләр сөйли: “1980 нче елларда уллыка алу ничектер модалы күренешкә әйләнде. Бала тудыру йортына бала табучы хатыннар белән бергә бала алырга теләгәннәре дә кереп ята, чыкканда бәби белән кайтып китә иде. Бала шунда ук яңа гаилә исеменә языла, әле сабый тудырган өчен дип декрет акчасы да түләнә. Үзләре тапкан кебек була инде. Күп гаиләләр әнә шулай балалы булды. Үз әнисе баладан баш тартуы турында язу калдыра иде. Кыз­лыкка-уллыкка алучы кеше­ләргә исә сабыйның чын әнисенең фамилиясен генә әйтәләр”.
 
“Аны тәрбияләп үстерерлек   мөмкинлегем булмады”
 
...Ә бу көннәрдә Ларисаның янә бер әнисе табылды. Фамилиясе, көн-еллары да туры килә. Озак кына шалтыратырга кыймый йөрдек, нишләргә?! Әгәр дә кайбер әниләр кебек кызын кабул итмәсә нишләрбез? Шулай да телефоннан Фәния ханым белән сөйләшергә булдык.
– Фәния апа, сезнең кызыгыз бар идеме?
– Бар иде.
– Сез аны калдырып чыктыгызмы?
– Әйе, сез мине ничек эзләп таптыгыз?..
– Фәния апа, сезне кызыгыз эзли бит. Балагыз белән очрашыр идегезме?
– Очрашыр идем, ай, балам...
– Кызыгызны ни өчен калдырып чыктыгыз, дип сорасам, ачуланмыйсызмы?
– Әни үлде, әтисе юк иде, аны тәрбияләп үстерерлек мөм­кин­легем булмады...
Фәния апаның күп еллардан соң “юк, кирәкми” дип әйтмәвенә дә сөендек.
 
Чөнки бу эзләү эше белән шөгыльләнгән вакытта кайбер әниләрнең кырт кисеп баладан кабат баш тартып куюларына борчылып, аптырап калган идек. Әмма күп еллар ялгышлык белән эшләнгән адымны төзәтергә бүген дә соң түгел бит. “Үткән-беткән, бар да артта калган”,– дигән иде миңа берсе башка эзләргә юл калдырмыйча. Тик Ларисаның берни дә белмәгән кеше турында әни дип өзелүе генә үзәкне өзә. Аның әнисен эзли башлавына да 7-8 ел вакыт үткән.
 
Ничек җавап табарга?
 
Әлегә нәтиҗә чыгарырга ир­тәрәк. Әнисе булу-булмавын, туганнарымы, түгелме икәнен белү өчен ДНК анализы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Ана булмый – ана кадерен, ата булмый ата кадерен аңламассыз, дигән гыйбарә бар бит. Күрәсең, Лариса үзе балалар тапкач, чын әнисен күрү теләге тагын да арткандыр. Югыйсә янә­шәсендә үзен үстергән әнисе дә бар. Тик билгесезлек күңелне тырнап тора. Тапкан анамы, әллә бакканы  кадерлеме – әле менә шул сорауга да җавап табасы бар. Бу һәм башка сорау-җаваплар турында киләсе язмаларда хәбәр итәрбез. “Ватаным Татарстан” Ларисаның язмышын алга таба да күзәтеп барачак. 

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 11 | 24.01.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»