поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2015 Фаҗига

“Йортыбыз янды, әти хәер сораша...”

Беркөнне редакциябезгә килгән Филсинә ханым Биектау районы, Мәмдәл авылындагы туган йортларының, мал-туарларының, барлык мал-мөлкәтләренең янып бетеп, карт әти-әнисе – Мөхәммәтгали абый белән Сания апаның һәм энесе Илгиз белән аның хатыны Энҗенең бер кат киемнән урамда калулары турында сөйләде.

– Яшьләре сиксәннән узган әти белән әни һәм хатыны белән энем яши торган туган йортыбызда 10 ноябрьдә, көпә-көндез янгын чыккан, – дип сөйләде Филсинә ханым. – Маллар карап йөргән әти абзарда төтен чыкканын күргән дә, өйдән энемне чакырып чыгарган. Икәү йөгереп чыгып, көчәйгән төтенне күреп, нишләргә белми торганнар, аннан энем Илгиз су шлангасына ябышкан, әмма су килмәгән, киленебез Энҗе өйдә краннан чиләк белән су агыза башлаган. Әти урамга чыгып: “Янабыз!” – дип сөрән салган, ярдәм сораган. Ул арада абзардагы коры печән дөрләп яна башлаган. Аннан энем өйдә берни белми телевизор карап утырган әнине кереп алган. Ут көчәя барган. Үзебезнең авылдагы янгын сүндерү машинасы килгән, әмма инде бар куәтенә котырган янгынны туктатырга аның гына көче җитмәгән. Авылдашлар да ярдәмгә килгәннәр. Энем белән килен: “Өйгә йөгерешеп керәбез, нәрсәгә ябышырга белмибез”, – дип сөйләделәр соңыннан. Каушаудан чәйнек капкачын тотып чыкканнар. Документлары ут эчендә калган, ярый әле килен йорт документларын алып чыгып өлгергән. Искереп беткән микродулкынлы мичне күтәреп чыкканнар, ә өр-яңа, кыйммәтле иттарткыч шкаф башында утырып калган. Бер телевизорны, әти белән әнинең кайбер таныклыкларын коткара алганнар... Безнең ике йорт иде: янәшәдә безгә орынып диярлек яшәүче әби белән бабай үлгәч, Илгизнең улына булыр дип, әти аларның йортын да сатып алган иде. Шул йортларны тоташтырып, ничә еллар буе тырышып, блоктан 36 метрлы сарай салган идек. Ул сарай печән, олаулап утын, терлек азыгы, капчыклап он, писүк, яхшы такталар, хуҗалык кирәк-яраклары белән шыплап тулган иде. Бөтенесе дөрләп янган... Анысы гынамы, ат, тана, ике бозау, 11 баш сарык кычкырып янганнар. Ат улагына егылып үлгән, эчәкләренә кадәр агып чыккан диделәр. Энем малларны коткарырга дип абзарга йөгереп кергән, әмма утның кызулыгына түзә алмыйча, йөгереп кире чыккан. Этебезгә кадәр янып үлде. Инде бер ай эзлибез, мәчебезне таба алмыйбыз. Әни аны кечкенә чагыннан алып үстергәч, ул гел аңа ияреп йөри, әти белән әни янында йоклый, бигрәкләр дә акыллы иде... Сигез тавык белән бер таебыз гына исән калды. Көндезге унберләрдә яна башлаган йорт икенче көннең таңына кадәр янды. Безнең йортларны коткарып булмаслыгын аңлагач, янгын сүндерүчеләр (берничә машина) күршеләрнең йортларын саклый башлаганнар, йорттагы әйберләрен, мал-туарларын чыгарганнар. Әмма, кызганыч, безнең туганнар яши торган йортка ут капкан, өйләренең эче янган...

Әтиләр туган йортны гел страховать итеп килеп, бу эштән ике ел элек кенә баш тартканнар иде. Күрәчәк булгандыр инде. Энем Илгиз Казанда сак хезмәтендә эшли. Йокымсырап алганда төш күргән. Эштән кайткач, аны әнигә сөйләгән: “Кызыл бозау белән кызыл әтәч күрдем, әтәчен тота алдым, бозавы тоттырмады”, – дигән...
 
Авыл халкы, күрше авыллар бик ярдәм итте. Биектау районы Социаль яклау бүлегеннән 30 мең сум акча бирделәр, район хакимияте әтиләргә һәм йортлары янган күршеләргә унар мең сум бирергә вәгъдә итә. Без ирем Илгизәр белән Казанда үз йортыбыз белән яшибез, балаларыбызның үз тормышлары, алар аерым торалар.
 
Әти белән әнине, энем Илгиз белән хатыны Энҗене үзебезгә сыендырдык. Янгында йөзе пешеп беткән энем күзләрен мөлдерәтеп, ялкын эчендә басып торган атны кызганып сөйли. Безнең фаҗигадән соң телевизорда Тәтеш районында янгын чыгып, өч баланың ут эчендә янып үлгәнен күрсәттеләр. Шунда энем: “И-и, безне Ходай саклаган икән әле, кара инде, бу балаларның аналары хәзер ничек яшәр?” – дип, үкси-үкси елады. “Безнең әти белән әни ут эчендә калсалар нишләр идек?” – дип өзгәләнде. Шулай да хәсрәтебез зур инде. Әти Биектау, Яшел Үзән, Әтнә районнары авылларына барып, хәер сорашып йөри. Җиденче сыйныфны тәмамлаган көннән колхозда бил бөгеп, ат җигеп, көтү көтеп, гомер буе салган, төзекләндереп, яңартып яшәгән йорты иде бит ул аның. Тик тора белмәде ул, безне дә тик тотмады, бик тырыш иде. Зур бакчаларны тутырып бәрәңге, яшелчә үстерәләр, абзар тутырып мал асрыйлар иде. “Идән астында 150-200ләп банка кайнатма, тозлаган-маринадлаган кыярлар, помидорлар, салатлар бар иде”, – ди әни. Бер көндә барысы да юкка чыкты. “Мин Казанда яши алмыйм, үз нигеземдә торасым килә”, – ди әти. Аның авылларда йорт борынча кереп, хәер сорашып йөрүен күз алдыма китерәм дә, җаным бәргәләнә. Авылларда күбесенчә олы кешеләр яши бит инде. “Хәлгә керәләр, булдыра алганча ярдәм итәләр, барысына да Аллаһның рәхмәте яусын”, – ди әти. Кием-салым, кирәк-ярак бирүчеләр дә бар икән, ләкин машина булмагач, аны ничек алып кайтасың? Әле беркөнне Казандагы Северный поселогында ике пар аяк киеме биргәннәр үзенә. Әти аларны бер йортта онытып калдырган. Аннан яңадан йорт саен кереп, шуларны эзләп йөргән, әмма тапмаган. Өйгә кайткач: “Бик яхшы аяк киемнәре иде, онытып калдырып әрәм иттем бит”, – дип, кабат-кабат сөйләп утырды. Йорты кадәр йорты, барлык малы янып беткән бабай кемдер бушлай биргән ботинкаларны кызганып шулай сөйләнеп утырсын әле, безнең хәсрәтне шуннан аңлагыз инде...
 
Мин сезнең редакциягә аптыраганнан килдем. Ярдәм өмет итеп. Хәзер безнең туган нигезебез сугыштан калган җир кебек. Әти-әни исән чакта, шул нигезгә йорт тергезергә ниятлибез. Картларны тилмертмисе иде бит. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итсеннәр иде. Акчаны кызымның телефонына салырга була, номеры: 89625575626
 
Шулай ук минем “Связной банк”тагы счетыма салырга була, моның өчен шул исемдәге банк терминалында 2989523753045 саннарын, аннан минем паспортның соңгы дүрт санын җыярга кирәк: 3677.
 
Ә мөмкинлеге булган кешеләр акчаны банк аша күчерә алалар.
 
Реквизитлары түбәндәгечә:
 
Сбербанк
Получатель: Галлямова
Фильсина МУХАМЕТГАЛИЕВНА
 
Счет получателя:
40817810262000262138
 
Банк получателя:
Отделение N8610
Сбербанка России г. Казань
 
БИК банка получателя: 049205603
Корреспондентский счет:
30101810600000000603
 
Код подразделения Банка:
428610070
 
Барыгызга да алдан ук зур рәхмәт. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»