|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2009 Матбугат
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ ИҢ САЛЛЫ ЯЗМАЛАРЫН «МАТБУГАТ.РУ»ДАН УКЫГЫЗ«Казан утлары» - татар телендә чыга торган зур тарихлы бердәнбер калын әдәби журнал. «Казан утлары» - гасырлар дәвамында татар халкының рухи дөньясын: тарихын, әдәбиятын, сәнгатен чагылдырган энциклопедик басма. Татар язучыларының иң күренекле романнары, повесть-хикәяләре, шагыйрьләрнең иң яхшы шигырь-поэмалары иң әүвәл «Казан утлары» битләрендә дөнья күрә. «Казан утлары»н дөньяның егерме илендә алдыралар. Алар арасында АКШ конгрессы китапханәсе, АКШның Иллинойс, Индиана, Колумбия, Англиянең Оксфорд, Глазго университетлары, Лондон һәм Берлин шәһәр китапханәләре, Франция, Финляндия, Нидерланд, Германиянең Шәрекъны өйрәнү институтлары, Болгария дәүләт китапханәләре, башка гыйльми үзәкләр бар. Ә бүгеннән «Казан утлары»нда чыккан иң кызыклы язмаларны «Матбугат.ру» сайтыннан да укып бара алачаксыз. Укып кына калмагыз, язмага һәм темага карата туган фикерләрегезне дә сырлап куегыз.
--- |
Иң күп укылган
|