поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.01.2015 Язмыш

Фәридә Вагыйзова ярты гасыр күрешмәгән туганнарын эзләп тапкан

Тормыш гел сынаулардан тора. Иң авыры – туганнардан аерылып, якын кешең белән бер күрешергә тилмереп яшәүдер, мөгаен. Кемдер гомер буе туганнарын эзләп тә, очрашу бәхетенә ирешә алмый. Ә менә Похвистнево районының Подбельск авылында яшәүче Фәридә Гыйльметдин кызы ВАГЫЙЗОВА туганнарын эзләп тапкан һәм бүген шушы бәхетенә сөенеп яши.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче әти-әнисе алты яшьлек Сәлимәне ятим калдырып, бер-бер артлы мәңгелек йортка күчкәч, баланы абыйсы һәм җиңгәсе Үрнәк авылына үз тәрбиясенә ала. Артык кашыктан котылырга теләпме, ата-ана назын күрми үскән уналты яшьлек кызны димләп, кияүгә бирәләр. Гаиләдә бер-бер артлы Сафиулла исемле малай һәм Миңнур исемле кыз туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сәлимәнең ирен фронтка алалар һәм тиздән аның һәлак булуы турында хат килеп төшә.

Сәлимә өчен кара көннәр башлана. Каената белән каенана үзләре исән чакта оныкларын тәрбияләргә булышалар, ә алар вафат булгач, Сәлимәгә нужаны берүзенә генә тартырга кала. 
 
Шулай интегә торгач, сугыш та тәмамлана, сугыштан соңгы иң авыр ач-ялангач еллар да үтеп китә. 1950 елда Сәлимәгә бәхет елмая – ул Гыйльметдин исемле ир-егеткә тормышка чыга. Үзең теләп, яратып барган кеше белән яшәүләре искиткеч зур бәхет икән ул. Гыйльметдин Сәлимәнең ятим сабыйларын да читкә какмый, үз балаларыдай күреп үстерә. Ә уртак мәхәббәт җимешләре Фәридәләре тугач, шатлыкларының иге-чиге булмый.
 
Ләкин Сәлимәгә бәхетле булып яшәргә язмаган икән. Фәридәгә ике ай да тулмаган көннәрнең берсендә Гыйльметдинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Сәлимә өчен кояш сүнгән, дөнья беткәндәй була. Ләкин балалар хакына яшәргә кирәк бит, үлгән артыннан үлеп булмый, дип туганнары һәм күршеләре аны яңадан тормышка кайтаралар. Тик шунысы үзәкне өзә: Фәридә бераз үсә төшкәч, әнкәсенең күзләренә карап:
 
- Әнкәй, кайда соң минем әтием?! Нигә кайтмый ул?! Башкаларның әтиләре беркая да китми бит. Китсәләр дә, әйләнеп кайталар. Кайда минем әтием? - дип җәфалый башлый. Сабый балага ни әйтеп була соң?
 
Кызы үсеп, мәктәптә укый башлый. Ә хәреф танырга өйрәнгәч, әнкәсенең сандыгында әтисеннән калган кәгазьләрне табып ала. Шулар арасында әтисенең туып-үскән авылы исеме дә табыла.  Кыз тагын әтисе турында сораша башлый, һәм Сәлимә аңа әтисе турында сөйләми булдыра алмый.
 
- Әтиеңнең әти-әниләре, бөтен туганнары эшчән, намуслы, тырыш гаилә булган. Аларның хуҗалыгында ике ат, сыер, ун баш сарык булган өчен, кулакка санап, авылдан сөргәннәр. Бердәнбер улларын күрәләтә үлемгә алып бармас өчен, хәер-дога биреп, шундый ук гаиләдән булган дустына ияртеп, качыралар. Алар Үзбәкстан якларына юл тота.
 
Зирәк, уңган, яхшы тәрбия алган Гыйльметдин биредә дә югалып калмый, укый, тырышып җитәкче урыннарда эшли. Язмыш җилләре аны Самарага алып кайткач та, ул сөекле әти-әнисе, апасы белән сеңелесе язмышын белә алмыйча мәңгелек йортка күчә.
 
Әнисенең шушы сүзләреннән соң тугызынчы сыйныфта укучы Фәридә әтисенең туган ягы - Чиләбе өлкәсе Кунашак авылына  хат язып җибәрә. Авыл кешеләре кызның инәлеп язган хатына битараф кала алмыйлар, җавап язып кунакка чакыралар. 
 
Озакламый әтисенең апасы Бәдривафа белән сеңелесе Гыйльмивафадан да хат килеп төшә. Бу көн Фәридә күңелендә онытылмас вакыйга булып истә калган. Ул елны язгы ташу сулары авылны басып киткән. Бөтен халык шау-шу килә, әйберләрен коткара, ә Фәридә өчен бу язгы ташу сулары шундый яхшы хәбәрләр алып килә. Туганнары табылган бит!
 
Туганнар хат алышып торалар. Ә унынчы сыйныфны тәмамлагач, Фәридә Себер якларына, табылган туганнары янына кунакка китә. Аны абыйсы Сафиулла һәм әнкәсе хәер-фатиха биреп озатып калалар.
 
Туганнары кызны вокзалда каршы алалар. Шул вакыттагы сөенечне сөйләп бетереп тә булмый. Шатлыклы күз яшьләренең бертуктаусыз акканын гына хәтерли ул. Туганнары хәсрәтле елларда репрессия корбаннарын терлек вагонына төяп, сөргенгә озатулары, юлда күп кешеләрнең ачлыктан, суыктан, авырулардан вафат булулары, килеп җиткәч, кыр уртасында җир казып, землянкада яшәүләре турында сөйлиләр.
 
Шушы гөнаһсыз кешеләрнең канлы күз яшьләре түгелгән, бихисап гомерләр өзелгән  урында Прокопьевск шәһәре калкып чыга, данлыклы күмер чыгарылган Кузбасс барлыкка килә.
 
Татар халкы беркайчан да, беркайда да югалып калмый бит ул. Күп кыенлыклар күрсәләр дә, Фәридәнең апалары Бәдривафа белән Гыйльмивафа тормышка чыгып, беренчесе - өч, икенчесе ун бала табып үстергәннәр. Табышкан туганнар арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнаша, кунакка йөрешү, хәл белешү башланып китә.
 
Шунысы кызык,  Гыйльмивафа апаның кызы Мәүҗидәгә һәм аның ире Миңнуллага  Гали авылында үткәрелгән Бөтенроссия авыллары Сабан туена килергә насыйп була, һәм алар биредә күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар.  Миңнулла да Кемерово ягында танылган кеше булып чыга - Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев репрессия елларында газап кичергән бөек татар халкын югары бәяләп, имам вазифасын башкаручы Миңнуллага һәм тагын егерме тугыз мөселманга хаҗга бару өчен матди ярдәм күрсәтә.
 
Ә Фәридә ханымның язмышына килгәндә, ул техникум  тәмамлый, бухгалтер, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Аннан соң сөйгән егете Мәҗит белән тормыш корып җибәрәләр, уллары Маратка, кызлары Гөлнарага тормыш бүләк итәләр, читтән торып институт тәмамлыйлар һәм эшләрендә югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Хәзер балалары да шул ук юлдан атлый - Марат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итә, ә Гөлнара укытучы булып эшли. Алар күптән инде үз гаиләләре белән яши.
 
Соңгы вакытта Фәридә Вагыйзова  Похвистнево муниципаль районында инвалидлар оешмасын җитәкли. Әле менә Подбельскида спорт спартакиадасы үткәргән. 
 
Әйе, тормышның кадерен белеп, онытылмаслык эшләр башкарырга тырышып, янып яши Фәридә ханым. Башкача булдыра да алмый, чөнки тормыш авырлыгын күреп үскән кешеләрнең шатлыгы – туганлыкта, дуслыкта, бер-береңә ярдәм итеп яшәүдә бит ул. 
 
 

Ирле-хатынлы Фәридә һәм Мәҗит ВАГЫЙЗОВЛАР.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»