|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2015 Җәмгыять
Уттан качкан качкынРНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллегенә өлкән яшьтәге бер татар абзые килеп керде һәм тирән борчуын сөйләде. Бу кеше тумышы белән Кызыл Октябрь районыннан, ә бүгенге көнгә кадәр Украинаның Луганск өлкәсендә яшәгән Рифкат Бәдретдинов булып чыкты.
Рифкат абый 1948 елның маенда Семочки авылында туган. Җирле мәктәптә 8 классны тәмамлап, Кочко-Пожарда урта белем ала, аннары Казан медицина институтын тәмамлый. 1970-1991 елларда Совет армиясенең хәрби көчләрендә хезмәт иткән. Түбән Новгород, Забайкалье, Украина һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларында булган. 1988-1991 елларда Киев хәрби полкында медицина хезмәте җитәкчесе вазифасын үтәгән һәм 1991 елда хәрби көчләр сафыннан лаеклы ялга чыккан. 1992 елдан алып 2014 елга чаклы Украина сәламәтлек саклау системасында эшләгән.
- Без хәләл җефетем Венера ханым белән икебез дә биредә туып- үстек. Мәктәп һәм институтлар тәмамладык, улыбыз да биредә туды. Хәрби хезмәттә чакта төрле гарнизоннар үтеп, ахыргы тукталышыбыз Украинаның Луганск өлкәсенә туры килде. Узган елның 7 июлендә чираттагы ялыбызны алып, туган-тумачаларны күреп кайту нияте белән туган якларга юл тоттык. Без юлга чыкканда ук артиллерия уты аша үттек.
Семочки авылына килеп төшкәч, Украинада тынычлык урнашканчыга чаклы дип, биредә терәлеп калдык. Тик анда тынычлык әлегә күренми. Телевизор экраныннан качакларга һәм мәҗбүри рәвештә күчеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү турында хәбәрләрне ишетеп, туган якларыбызда төпләнеп калу турында уйлана башладык. Тик, кызганычка каршы, телевизордан сөйләнсә дә, безгә бернинди статус бирмәделәр, өлкә федераль миграция хезмәте идарәсенә юлладылар. Аннан да канәгатьләндерерлек җавап булмады. Без бит бирегә тулы әзерлек белән килмәдек, өстебездә җәйге киемнәр генә иде, хәтта кайбер документларыбыз да анда калды. Украина дәүләте тарафыннан пенсия түләнми, биредәге түрәләр дә аннан пенсия кәгазьләребезне соратмый. Россиядә гражданлыгыбыз булмаганга күрә, эшкә урнашуы да кыен. “Безнең кебекләргә социаль программалар һәм льготалар бармы, кем статус бирә икән?” - дигән сораулар борчый. Төп мәсьәлә бит торак та, кием-салым да түгел, ул яктан күршеләргә һәм туганнарга рәхмәт, булышалар. Әле генә Семочки мәчете финанс ярдәм күрсәтте. Шул уңайдан мәчет мәхәлләсенә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Безнең өчен иң мөһиме - материаль кыенлыклар. Җирле администрация, социаль яклау органнары һәм эш белән тәэмин итү үзәгеннән бернинди ярдәм юк, - дип сөйләде уттан качкан качкын.
Әйе, телевизор экранында гына җиңел хәл ителә торган эшләр чынбарлыкта глобаль проблемага әйләнә кайчак. Дәүләт тарафыннан битарафлыкка юлыккан боек күңелле кешеләрнең моңсу карашларын күреп, аларны кызганып башта авыр уйлар чуала...
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|