поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2009 Мәгариф

ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ...

7 апрель көнне Чистай шәһәрендәге 2 нче татар гимназиясендә милли мәгариф мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" уздырылды.

 

Бөтендөнья татар конгрессы (БТК)  башлангычы белән үткәрел­гән әлеге чарада БТК башкарма комитеты рәисе урынбасары Нурия Гәрәева,  БТК башкарма комитетының Татарстан буенча җитәкчесе Тәбрис Яруллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үс­терү бүлеге мөдире Раиф Зиннәтуллин, Чистай муниципаль районы хакимияте башлыгының социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Надежда Сергеева, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Бакирова, икенче гимназия директоры Равилә Гайнетдинова, БТКның Чистай районы бүлеге рәисе Госман Нәбиуллин, Татар иҗтимагый үзәгенең Чистай районы бүлеге рәисе Нил Вәлиев, үзе шушы якта туып үскән шагыйрә Флера Тарханова һәм башка җәмәгатьчелек вәкилләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. 

 

Терсәк якын – тешләп булмый

 

Әлеге "түгәрәк өстәл" эшендә катнашканда былтыр кара көздә Пермь краена барган сәфәр искә төште.  Әлеге сәфәр нәтиҗәсе буларак, газетабызда "Килде болыт, качты кояш яки Байтирәк бәете"  (24.Х.08) дигән язма дөнья күргән иде. Березовка районындагы йөздән артык укучысы булган Байтирәк авылы мәктәбенең михнәтле көннәре сурәтләнде анда.  Кыскасы, моңарчы гөрләп эшләп торган урта мәктәпне башлангычка әйләндергәннәр. Бу көннәрдә Байтирәк балалары районның – өч, күрше-тирәдәге ике район үзәге мәктәбендә укып йөрергә мәҗбүр. Шушы хакта педагогия хезмәте ветераны, биредә байтак еллар мәктәп директоры да булып торган Гөлзинә Малмагутова "Байтирәк бәете" чыгарган, ярдәм сорап шуны БТКга юллаган иде. 

 

Әлеге сәфәр хакында язма чыгып, берничә ай үткәч, редакциябезгә күптәнге авторларыбызның берсе килде. Авторыбыз шул якларда туып үскәнгә, бу мәктәпне яхшы белә икән. "Ул мәктәпнең кайчан урыслаша башлаганын беләсезме? Нәкъ менә Гөлзинә ханым мәктәп директоры булып торганда башланды бу эш. Районда беренче булып параллель  урыс сыйныфлары ачтыручы ул булды. Аның бу эшчәнлеген үрнәк итеп, күрше-тирә татар авыллары, районнары укытучыларын тәҗрибә уртаклашу өчен бирегә җыялар иде. Ул вакытта әлеге "уңай тәҗрибә" бик макталды, бик мактаулы башлангыч итеп күрсәтелде. Тора-бара бөтен фәннәр урысча укытыла башлады", – дип сөйләде ул.  Терсәк якын – тешләп булмый, ди мондый очракта халкыбыз.

 

Чистай бәете чыгармагайлары

 

Әгәр хәлләр үзгәрмәсә, Чистайдагы икенче татар гимназиясен дә Байтирәк язмышы көтә, минемчә. 2006-2007 уку елында татар сыйныфлары белән беррәттән I, III, V "б" урыс сыйныфлары ачылган монда. Гимназия директоры Равилә ханым Гайнетдинова: "Урыслашкан шәһәрдә милли мәктәпне саклау, чын татар булып яшәү катлаулы, гимназиягә балалар җыю кыен,  әлеге чарага аптыраганнан бардык", – дип аңлатты бу хәлнең сәбәбен.  2007-2008 уку елында исә  102 нче һөнәри лицей укучыларын да, лицей ябылуны һәм гимназиядә балалар азлыкны сылтау итеп,  параллель урыс сыйныфлары ачып, бирегә китереп кушканнар. Әлеге җәһәттән БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров быелның  21 гыйнварында, килеп чыккан үзгәрешләр нәтиҗәсендә, татар гимназиясе яшәүдән туктаган,  гимназиянең  элекке статусын тергезүне сорыйбыз, дип Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козловка мөрәҗәгать иткән. Ни кызганыч, башлыктан өметләндергеч җавап алынмаган.

 

Әлеге җавапта (17.02.09.) хәзерге вакытта гимназиядә 350 укучы укуы, аларның  251 е – татар, 87 се – урыс, 8 е – таҗик, 4 есе  чуаш баласы булуы,  16 гимназия сыйныфларының  12се – татар, 4 урыс сыйныфы, 3 сыйныфның (лицейдан килүчеләр) гадәти класс икәнлеге, гимназия уставы буенча (4.4 пункт) уку йортында татар һәм урыс телләрендә укытылганлыгы әйтелә. 2008 елның 1 сентябреннән җан башыннан финанслау кертелгәнлеге искәртелеп,  татар телендә укучы сыйныфларны саклап калу – гимназиянең төп бурычы, дип билгеләнә. Кыскасы, җавап чынбарлыкны шәрехләп бирүдән генә гыйбарәт. Элекке статусны кайтару мөмкинлеге турында ләм-мим. Җаваптагы  җитди бер төгәлсезлеккә дә игътибарны юнәлтәсе килә.  Гимназиянең  2007 елны кабул ителгән әлеге уставында укыту гына түгел,  тәрбия эшләре дә татарча һәм урысча алып барыла, дип язылган.  Лицейдан килгән укучылар быел тәмамлап киткән сурәттә дә, бу инде башка милләт балаларын гимназиягә алырга җирлек калдыра.  Югыйсә, "Урыс сыйныфлары ачсак та, без анда тәрбия эшләрен татарча алып барабыз, милли үзаң тәрбияләүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга зур игътибар бирәбез", – дип сөйли Равилә ханым.

 

Гимназия, мәгариф идарәсе вәкилләре әйтүенә караганда,  шәһәр мәгариф өлкәсендәге иң зур проблема – ата-аналарның балаларын татарча укытырга теләмәве.  Дөрес, гимназия якында гына булса, махсус автобус йөреп торса, балаларыбызны бирер идек, диючеләр шактый. Әмма бу мәсьәлә дә финанслау проблемасына килеп төртелә. Министрлык вәкиле Раиф Зиннәтуллин әйтүенчә, махсус автобуслар фәкать авыл мәктәпләре өчен генә каралган.  "Әмма Түбән Камада,  Чаллыда җаен таптылар,  автобус бирделәр. Кагыйдәдән искәрмә булмый калмый", – ди ул. 

 

Гомумән, милли мәктәпләрне саклап калу өчен җан башына карап финанслау таләбендә искәрмә каралырга тиеш. Бу татар милли мәктәпләре, гимназияләре өчен генә түгел, республикабыздагы чуаш, мари, мордва мәктәпләрен яшәтү өчен дә зарур, дигән нәтиҗәгә килделәр "түгәрәк өстәл" эшендә катнашучылар. Шәһәр җирендә 14-16 бала, авыл җирендә 8 бала булса, милли сыйныфлар ачып, аларны саклап калып була, дип Президентка да, Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгатьләр киткән икән инде. Әмма  акча юклыкны сылтау итеп, проблеманы хәл итүне муниципаль берәмлекләр ихтыярына калдырып, мәсьәлә һаман чишелми килә.

 

Мәктәпләргә кертмиләр

 

"Түгәрәк өстәл" эшендә катнашкан ТИҮнең Чис­тай бүлеге рәисе Нил Вәлиев үз чиратында мәгариф идарәсенә һәм мәктәпләргә зур дәгъва белдерде. "5 нче урта мәктәптә татар секторы барлыкка килде. Анда  1991 елдан татар сыйныфлары ачып укыта башлап 11 сыйныфка хәтле 150 татар баласы тупланган сыйныфлар хасил булган иде. Әле 2008 елның 1 сентябренә хәтле анда йөзләп татар баласы тупланып укыды. Әмма җан башыннан финанслау кертелгәч, VIII-IX татар сыйныфларын гына саклап калып, калган балаларны төрле мәктәпләргә тараттылар. Бу мәсьәләне, җәмәгатьчелек белән килештермичә, мәктәп директоры берүзе хәл итте.  5 нче мәктәпне  18 нчегә кушып, 7 нче мәктәп ачтылар.  Мин әлеге мәктәп балаларының ата-аналары белән сөйләшмәкче идем дә, адресларын бирмәделәр. Бу уку елында Чистайда беренче сыйныфка  105 татар баласы керде. Аларның да ата-аналарының адресларын ала алмадым.  Хәзер ТИҮне балалар һәм ата-аналар белән аралаштырмыйлар", – дип ачынып сөйләде ул.

 

Әйдәгез, бергәләп эшлибез, дип атлыгып торучылар булмаса да, туры сүзле, тынгысыз Нил ага, зур үҗәтлек күрсәтеп,  былтыр мәгариф идарәсе башлыгы  урынбасары Гүзәл Бакирова аша  1 сыйныфка кергән балаларның ата-аналары арасында сораштырып-белешү оештыруга ирешкән.   Ундүрт сораудан торган бик  кызыклы анкета ул. Шуннан ике сорауга гына җавап китерәм.  "Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?" дигән сорауга 15 ата-ана – татарча,  16 ата-ана – урысча, 76 ата-ана – татарча һәм урысча, дип җавап биргән. "Нәселегездә катнаш гаиләләр бармы?" дигән сорауга 59 җавапта – юк,  42 сендә – бар, шуның  14 ендә – бик күп, дигәннәр. Калганнары – җавапсыз.

 

Йомгак урынына

 

Гимназиягә килеп керүгә, шау-гөр килеп торган мохиткә юлыгырбыз дип өметләнгән идек. Ни кызганыч, халыкара сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәтлек дәресләре игълан итеп, балаларны өч  дәрестән соң урамга, спорт мәйданына озатканнар булып чыкты.  Кемгә ничектер,  бу хәл миңа, аяк астында чуалып йөрмәсеннәр әле, дип махсус эшләнгән кебек тоелды.  Дөрес, гимназия үзешчәннәре җырлап-биеп матур гына концерт күрсәтте безгә.

 

Язучы халкы күп күрә бит ул. "Түгәрәк өстәл"  үткәрелгән  сыйныф бүлмәсенең диварында "Туган телем – иркә гөлем" дигән ярым тезмә, ярым чәчмә текст язылган иде. Флера ханым Тарханова аннан өч хәреф хатасы тапты.  Ярый, баш бәласе түгел,  хата төзәтелер. Иң мөһиме – татар гимназиясе рухы сынган кебек  тоелды миңа биредә. Чөнки соңрак җыелышка йомгак ясаганда кабул ителгән тәкъдимнәрнең кайберләренә гимназия укытучылары шактый салкын карады.

 

Гомумән, бик эшлекле тәкъдимнәр яңгырады ул көнне. Беренчедән, уку йортын гимназия-интернат итеп оештырырга була. "Янәшәдәге 18 нче училище бинасын интернат итеп файдаланырга мөмкин. Хәзер ул буш", – дип тәкъдим итте бу җәһәттә Надежда Сергеева.  Гимназист татар балаларын йөртү  өчен  махсус автобус булдыру да тормышка ашмастай хыял түгел. Билгеле, республикадан булышсалар. Өченчедән, гимназияне райондагы барча татар мәктәпләре өчен методик үзәккә әйләндерү фикере дә кызыклы. Дүртенчедән, 2 сыйныфтан алып инглиз телен тирәнтен укыта башлаганда ата-аналарны җәлеп итү мөмкинлеге  күпкә арта.  Гомумән, җан башыннан финанслау җәһә­тендә искәрмә ясау зарурлыгы белән беррәттән тагын бер мөһим мәсьәлә – гимназиягә абруйлы укытучылар туплау проблемасы да бар әле. Гадәттә, ата-аналар, фәлән укытучы укытуын теләр идем, дип китерә сабыен. Билгеле, мондый гимназияләрдә хезмәт хакы да гадәти мәктәпләрдәгедән зуррак, матди-техник база баерак булырга тиештер.

 

Шәһәрдә милли мәгарифне саклап калу уңаеннан, министрлык вәкиле Раиф Кәлимуллинның тагын бер кызыклы фикеренә тукталып китү урынлы булыр. "Теләсә кайсы шәһәр мәктәбендә татар балаларын җыеп, милли сыйныфлар оештырырга, Нил Вәлиев әйткәнчә, милли сектор булдырырга мөмкин.  Урысча укыткан очракта да, тәрбия эшләрен туган телебездә  алып бару зарур. Мин үзем Чаллыда эшләгәндә мәктәп директорларыннан шуны таләп итә идем. Дөрес, милли сыйныф оештыру белән беррәттән сыйныф җитәкчесе итеп татар җанлы укытучы  билгеләнергә тиеш. Әмма бу шартка кайбер мәктәп директорлары  бармак аша карый. Шундый укытучы билгеләнми икән, милли сыйныф оештырудан нинди мәгънә?" – ди ул.

 

– Әгәр гимназия-интернат оештырсак, бу райондагы татар авылларына зыян салачак.  Болай да аларда укучылар саны аз бит, – дип озатып калды  безне гимназия җитәкчеләре. Миңа калса, өстәмә мәшәкать булыр дип шөбһәләнү генә бу.  Талантлы татар балаларын үстерә, тел дигән иркә гөлне тәрбияли торган үзәк булырга тиеш милли гимназия.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 68 | 15.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»