поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.01.2015 Җәмгыять

«Чишен дә массаж яса!» - мин ничек массаж салонына эшкә урнаша яздым

Урамда чат саен «Эротик массаж», «Body-массаж», «Релакс-студиясе» дигән белдерүләрне очратып була. Сораучысы булмаса, тәкъдим итүчесе дә булмас иде. Клиентлар – ирләр. Ә хезмәт күрсәтү нидән гыйбарәт? Беркөнне мин шундый салоннарның берсенә «эшкә урнашып» карадым.

Эшкә урнашу
 
Интернетта гына да Казанда эротик массаж тәкъдим итүче утызга якын компания исемлеге чыкты. Шуларның һәрберсендә диярлек эшкә яше 18дән узган, чибәр кызлар эзлиләр.
 
Берсенә шалтыратам.
 
– Алло, бу «Боди-релакс» оешмасы. Җаныгыз ни тели, шундый хезмәт күрсәтәбез, – диде челтерәп аккан ягымлы тавыш.
 
– Минем сезгә эшкә керәсем килә, – дим.
 
– Килегез, сөйләшербез, танышырбыз, – дип, кыз адресларын әйтте.
 
Телефон навигаторы өйрәткәнчә, Совет районының «Яшьләр» тукталышында төшеп калдым. Урамнар тыныч, шәһәр үзәге кебек гөрләп тормый. Алай да тирә-ягыңа күз-колак булырга кирәк икән. Автобустан чыгуга, артымнан бер төркем егет: «Әниеңә кияү кирәкмиме?» – дип кычкырып калды. Башта гел бер уй бит, ирексездән, болар шул эротик массаждан соң дәртләрен сүндерә алмый торганнардыр инде, дип уйлап куйдым. Тар сукмак буенча бераз баргач, юлда аунап яткан исерек хатынга юлыктым. Иптәшенең «Тор инде! Тор!» дигән үгетләүләренә дә колак салмый, билләре ачык, кар өстендә ауный... Кеше өстеннән атлап чыгып булмый бит, кар көртләренә чума-чума урап уздым. Нигәдер бу хатын да теге «Релакс» дигән нәрсәдә эшли кебек тоелды. Барасы урыным киноларда күргән ачык киемле, дорфа фахишәләр белән тулы притон булып күз алдыма килеп басты.
 
Өйдәгедән ким түгел
 
Релакс салоны тимер капка белән уратып алынган. Керү өчен капкага беркетелгән төймәгә басасы.  Кем икәнлегемне сорап, ачтылар. Ишегалдыннан бераз баргач, тагын бер тимер ишеккә юлыктым. Кабат бик.
 
Мине ачык йөз белән каршы алдылар. Телефоннан сөйләшкән Диана минем кебек ике аяклы, ике куллы, спорт костюмы гына кигән гади бер кыз булып чыкты. Әйтерсең мин күптәнге танышымның өенә чәйгә килгән, аягыма җылы башмаклар да сузды. Әңгәмәбез дә озак очрашмаган ахирәтләрнеке кебек гади хәл сорашудан башланды.
 
– Мондый эштә тәҗри­бәң бармы? – ди Диана. Үзе үк өстәп тә куйды: – Булмагандыр, каушаганың кү­ренә. Курыкма, монда тиз ияләнәсең. Кызларыбыз яхшы, барысы да дустанә мөнәсәбәттә. Ә оялу, киеренкелек дигән әйбер берничә сеанстан соң бетә ул, борчылма.
 
Икенче соравы акча турында иде. Кызларның монда эшкә килүләренең төп сәбәпләре дә шул бит. Салонда эшләүче кызларның күбесе минем кебек студентлар икән. Барысы да диярлек чит төбәкләрдән килгәннәр. Кемдер шул рәвешле укуына түли, кемдер фатирга акча юнәтә. Хезмәт хакы 50гә 50 итеп каралган: клиент сиңа түләгән акчаның яртысын хуҗабикәгә бирәсең, калганнары үзеңә. Клиентны тиешенчә канәгатьләндерә алсаң, ул сиңа «чәйлек» тә калдыра ала. Бу акчалар инде үзеңә генә булачак.
 
Диана шәхси тормы­шым турында да кызыксынды.
 
– Егетең бармы? – ди.
 
– Юк, – дип җавап бирдем.
 
Салонга эшкә урнашу өчен җенси тормыш тәҗрибәсе булу хуплана икән.
 
– Алайса сиңа авырга туры киләчәк... – диде ул, клиентларга тәкъдим ителгән хезмәтләрнең  яртысын күңеленнән сызып атып. Аннан мин башкара алырлык хезмәтләр исемлеген сузды. – Менә боларын үтәрсең.
 
Дөрес, үзе үк кат-кат ассызыклады: салонда интим хезмәт күрсәтелми, массаж ясаучылар фахишә түгел. Син монда ирләргә җенси мөнәсәбәткә керми генә рәхәтлек бирергә тиеш. Ә инде аларның өстәмә ихтыяҗларын канәгатьләндерү синең үз иркеңдә.
 
Салонның барлык тә­рәзәләре каплаулы, монда көндез дә ут сүндерсәң, дөм караңгы.
 
– Яктылык клиент та­ләпләре белән көйләнә. Эш вакытында тирә-якта шәмнәр яначак. Мондый эңгер-меңгердә сиңа да каушамаска җиңелрәк, аңа да ләззәт алырга рәхәтрәк булачак, – дип сөйләде хуҗабикә.
 
Ул салон белән үзе таныштырып чыкты. Бүлмәләр төсләре белән аерыла. Мин «кызыл» һәм «зәңгәр» бүлмә белән таныштым. Калганнары, көндезге ике генә булуга карамастан, буш түгел иде. Бүлмә уртасында зур түшәк тора. Мин кергән бүлмәдәге түшәк әле суынып та өлгермәгән, тузган мендәрләр, бөгәрләнеп беткән юрганнар аунап ята иде.
 
– Кайвакыт үзебез дә шушы ятакларда йоклыйбыз. Эш бик соң гына бетә бит, кичен таксига түләгәнче, шунда гына кунып калучы кызлар бар. Иртән инде автобус белән кайтып китәләр. 500 сумнары да янга кала, – ди Диана.
 
Тик нигәдер миңа ул түшәктә йоклау идеясе бер дә ошамады.
 
Монда да дресс-код
 
Ишектән килеп керүгә клиентны башта хуҗабикә каршы ала икән. Кем килгәнен алар алда экран аша күзәтеп тора. Хуҗабикә клиентка үз хезмәтләре исемлеген тәкъдим итә. Соңыннан аны бөтен матурлыкларын күрсәтеп торган эш костюмы кигән кызлар белән таныштыралар. Ул шулар арасыннан үзенең күңеленә хуш килгәнен сайлап ала. Берьюлы ике кызны сайларга да була, анысы өчен инде өстәмә түлисе.
 
– Бәйрәм көннәрендә төрле тематикага багышланган костюмнар киябез. Безнең кызлар шәфкать туташы, полиция хезмәткәре булып киенергә ярата. Сиңа да эш өчен бер-ике кием алып куярга кирәк булачак. Ә озын үкчәле туфли кию мәҗбүри, – дип таныштырды мине «дресс-код» белән Диана.
 
– Ә ул киемнәрне каян аласыз соң? – дип кызыксынам.
 
– Бөтен җирдә бар алар. Безнең кызлар «Колхоз базары», «Бик зур»дан киенә. Анда бәяләр дә тешләми, сайлау мөмкинлеге дә зур. Мин үзем Яңа елга «Кар кызы» костюмын «Колхозка»дан алдым, – диде хуҗабикә.
 
Массаж өчен төрле кремнар, майларны үзе сатып ала икән.
 
Клиент кызны сайла­гач, аны душка кертеп җибәрәләр. Массаж ясаганда кыз да, ир-ат та анадан тума шәрә калырга тиеш. Монда тәртип шундый.
 
– Әгәр дә ир теләсә, син эчке киемнәр белән керә аласың, аннан эш барышында ул үзе сине чишендерәчәк. Ирләрнең те­ләкләре төрле. Берәүләр шәрә булса да, озын үкчә яки чулки кигән кызларны күрәсе килә. Алар өчен аерым акча түләргә кирәк инде, – диде Диана.
 
Эш вакытында кызларның чәчләре җыелган булырга тиеш икән. Бу шәмнәр, массаж майлары чәчкә ябышмасын өчен эшләнә. Чәч туздыру өчен дә егеттән өстәмә акча сорыйлар.
 
Аңлагансыздыр, салонның төп хезмәте – баштан алып аякка кадәр «релакс» массаж ясау. Массаж дип инде, ул сәламәтлек өчен түгел, тәнгә кагылу ярдәмендә иргә ял, ләззәт бирү дигәнне аңлата. Әгәр ир, кызып китеп, массаж ясаучыга бәйләнә башлый икән, кыз риза булмаса, ул «штраф» түләргә тиеш була. Сакчылар урамга ук чыгарып атарга мөмкиннәр.
 
Иң кызыгы – миннән шәхси тормышым турында төпченсәләр дә, массаж ясау тәҗрибәм булу-булмау турында – ләм-мим, бер сүз сорамадылар.
 
– Иң беренче таләп – матур тышкы кыяфәт, зифа буй-сын. Калганын үзебез өйрәтәбез, – диде Диана.
 
Һәр яңа килгән кыз махсус дәресләр үтә икән. Коллегаларың эш алымнарын өйрәтә. Аннан өйрәнгәннәреңне үзләрендә үк  сынап карыйсың. Соңыннан, бераз тәҗрибәлерәк кыз белән, клиент янына кертәләр. Берничә шундый практик дәресләрдән соң инде җиң сызганып эшкә керешәсең.
 
Массаж ясатмасаң, сөйләшеп утыр

Әлеге «бизнеста» креативлык та кирәк икән. Кемдер клиентларның башын дәртле биюләре белән әйләндерә, ә кемдер оста психолог булуы белән ир-атларны үзенә карата икән.
 
– Кайбер ир-атлар безнең янга, ләззәт алудан биг­рәк, сөйләшер өчен килә. Минем бер даими клиентым бар, ул берьюлы биш сәгать өчен түли. Ышанасыңмы, шул вакытның яртысыннан артыгын без сөйләшеп кенә уздырабыз, – дип сөйләде миңа шунда эшләүче Радж исемле кыз.
 
Шунысына игътибар иттем, кызлар клиентларына балага караган кебек карый. Тормышта үзләреннән җитдилек, җаваплылык таләп иткән көчле затлар бу кызлар алдында күңелләренең нечкә якларын ачып сала икән.
 
Монда эшләгән кыз өчен ниндидер мораль чикләүләр, оялу кебек сыйфатлар булырга тиеш түгел. Кайбер клиентлар «Лесби-шоу» сорый, бу очракта инде син, салон таләпләре буенча, кызлар белән үбешергә дә тартынып торырга тиеш түгел.
 
Кайвакыт ирләр хатыннары үз-үзләрен карамаганга, фигуралары бозылганга монда килә, имеш. Ләкин монда акчага хезмәт күрсәтүче кызларның тышкы кыяфәтләре дә идеаль димәс идем. Аларның күбесе 90-60-90 пропорцияләреннән шактый ерак.
 
– Һәр ир-атның да үз зәвыгы бар бит. Кемгәдер ябыклар ошый, ә кемгәдер «тотып карар җире» булган хатын-кыз кирәк, – дип аңлатты моны Диана.
 
Студент кызлардан кала араларында берничә бала анасы булганнары да бар.
 
Ә мин эшкә бармадым. Кабат-кабат шалтыратып, «Кил инде», – дип тә үгетләмәделәр. «Эшләргә теләүчеләргә кытлык юк», – диде Диана.
 

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.01.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»