|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Эльвира Хамматова төрмәдә булып кайтты (ФОТО)Хәлләр болайрак булган. Җырчының әтисе бик бай кеше икән. Әнисе күптән бакыйлыкка күчкән. Аңа һәрдаим әтисе күз астында, аның тәрбиясендә үсәргә туры килгән. Көннәрдән бер көнне әтисе нотариус аша бар мөлкәтен Эльвирага яздыра һәм күп тә үтми, үлеп тә китә. Җырчы нишләргә дә белми. Бу кайгыны авыр кичерә. Әтисен юксына башлый. Тормышында мәхәббәтен очрата. Аның да ахыры матур тәмамланмый. Чөнки ул егетне кызның әтисен яратмаган эшмәкәрләр яллый. Дөресрәге, Эльвира белән әлеге егетне бергә кушып, байлыкка хуҗа булырга телиләр. Егет кеше кызның шампан шәрабына йоклата торган дару салып, документларга ялган кул куйдырта. Ул егетнең исеме – Руслан Вәлиев. Ахыр чиктә, җырчыны өеннән полиция хезмәткәрләре алып китеп, төрмәгә утырта. Байлык дип, Руслан белән аны яллаган “заказчик” атыша башлый. Ә кемнең исән калуын сез җырчының “Рәхмәт сиңа” исемле яңа клибында күрә алачаксыз. Әйе, бу яңа клипның сюжеты иде. Барлык идея Эльвира Хамматованыкы икән. Җырчы һаман да үз репертуарында. Чөнки аның күп клипларында мәхәббәт, моңсу вакыйгалар төсмере чагылган.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|